Логотип Магариф уку
Цитата:

Ура, авылга!

Балтач районында “Ура, авылга! Безнең районда лагерь узачак – әйдә, авылга кайтыйк!” –дип оран салуга шәһәр балалары кыстатып тормаган. Норма авылында оешкан лагерьга гына да 60 бала кайткан.

– Казаннан, Мәскәүдән кайткан балалар шактый, араларында бер авыз татарча белмәгәннәре дә бар. Менә шуларны авыл мохите, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырабыз. Иң мөһиме балалар тарафыннан кызыксыну бар, шулай булгач, үзебезгә дә эшләве күңелле,- ди мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина. 

Биш көнгә (15–19 июль) тәгаенләнгән лагерьда ниләр генә эшләмәгәннәр. “Милли бизәк” остаханәсендә төрледән-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар, бергәләп кинофильмнар караганнан соң, алар буенча фикер дә алышканнар,   әкият геройлары булып,   актерлык осталыкларын да арттырганнар. Әле шулар арасында “Чукрак телефон”, “Самавыр”, “Чума үрдәк , чума каз”, “Кулъяулык”, “Тәңкә салыш” кебек инде онытыла барган уеннарны да үз иткәннәр.  

Татар халык уен кораллары, халык көйләре белән танышу да замана баласына артык булмагандыр. 

“Милли мирас” республикакүләм проектында катнашучы Госман Хәсәншин белән  очрашу; авыл буйлап Сабантуйга бүләк җыюда катнашу вакытында күргән-белгәннәрен сөйләп әти-әниләрен дә шаккатырачак әле бу балалар. 

Кариле авылы чишмәләре белән танышу, кайнап утырган самавыр янында табадан яңа төшкән коймак белән чәй эчүләр онытырлыкмы соң?! Шагыйрә, шашка буенча дөнья чемпионы Ч.Габделганиева белән очрашу, Сабан туенда уеннарда катнашып, бүләкләр алу хакында да кабат-кабат искә төшереп, “Әйдә, киләсе елга да авылга кайтыйк”, –диячәк әле алар. 

Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ