Урмай мәктәбенә – 150 ел
Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай урта мәктәбе быел зур тантана алдында тора. Мәгърифәт, белем йортына нигез салынуга 150 ел тула. Шулай итеп, мәктәпнең башлангычы мәдрәсәләргә барып тоташа. XIX г...
Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай урта мәктәбе быел зур тантана алдында тора. Мәгърифәт, белем йортына нигез салынуга 150 ел тула. Шулай итеп, мәктәпнең башлангычы мәдрәсәләргә барып тоташа. XIX гасырның 60 нчы елларында Урмай авылында ике мәчет булган. Алар каршында мәдрәсәләр эшләп килгән. Октябрь инкыйлабыннан соң аларның эшчәнлеге туктатылган. Әмма шул җирлектә халыкны агарту, грамоталы, белемле итү максатыннан мәктәпләр оештырылган. Авыл зур булу сәбәпле, биредә ике мәктәп эшләгән.
1974 елда яңа тип проект белән 640 укучыга исәпләнгән өч катлы бина төзелә. Хәзер анда 364 укучы белем ала. Аларга 39 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укучылары район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулавы, бу мәктәптә сыйфатлы белем бирелү хакында сөйли.
Мәктәпнең юбилее алдыннан оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә дә, нигездә, шушы мәктәп укытучылары һәм укучылары үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрен яклады, чыгыш ясады. Конференциядә Чувашстанның Комсомол, Шемурша, Татарстанның Апас, Кайбыч районнарыннан килгән укучыларның фәнни хезмәтләре дә тематика ягыннан төрлелеге, актуальлеге белән аерылып торды. Укучыларның фәнни эшләренә Казаннан килгән галимнәр, ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллин, КФУ укытучысы, доцент Рамилә Камил кызы Сәгъдиевалар бәя бирде. Конференция делегатларын “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова белән шул газетаның хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова сәламләде. Конференцияне оештыруда мәктәп директоры Фениз Камалдинов, Чувашстанда яшәүче татарларның милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов үзләреннән зур өлеш кертте.
Мидхәт Садыйков.
Комментарийлар