Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмән урта мәктәбендә – Хәтер митингысы

Бүген Бөек Ватан сугышы башланганга нәкъ  82 ел. Шул уңайдан мәктәп бакчасындагы һәйкәл янында Хәтер митингысы узды. Митингта Мамадыш районы башлыгы ярдәмчесе Ришат Сәмигуллин катнашты һәм чыгыш...

Бүген Бөек Ватан сугышы башланганга нәкъ  82 ел. Шул уңайдан мәктәп бакчасындагы һәйкәл янында Хәтер митингысы узды. Митингта Мамадыш районы башлыгы ярдәмчесе Ришат Сәмигуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов, Республика Рәисе Аппараты вәкиле катнаштылар.  Авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, укучылар һәйкәлгә веноклар салды.

Урта Кирмән, Арташ, Алан, Калатаудан Бөек Ватан сугышына сигез йөздән артык кеше чакырылган булган. Сугыш чоры авырлыкларын кичергән, Ватаныбызны саклаган ветераннарны хөрмәтлибез. Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Күп нәрсәне онытырга мөмкин, ләкин каһарманнарыбызның бөек батырлыгы онытылмый.
Бүген яу кырларында һәлак булган, тылда эшләгән, корал һәм патроннар ясаган, икмәк үстергән кешеләрне искә алу өчен җыелдык.
1418 көн коточкыч фаҗига, ул һәр гаиләгә диярлек кагылды. Җиңү совет халкының каһарманлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы, шулай ук кешелек югалтулары бәрабәренә яуланды – 27 миллионнан артык кеше өйләренә кайтмады. Без яу кырларында ятып калган, ачлыктан һәм авырулардан үлгән, концлагерьларда газапланган каһарманнарыбыз истәлегенә баш иябез.

1941 елның 22 июнендә нәкъ менә шушы минутларда эфирда Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында радиотапшыру яңгырады.
Ә инде дәһшәтле 22 июнь таңында меңләгән немец туплары совет чик буе заставаларына, Кызыл Армиянең төп көчләре тупланган урыннарга төбәп ут ача. Шул ук сәгатьтә йөзләгән дошман самолетлары һавага күтәрелә. Сугышның иң беренче сәгатен-минутын үз җилкәсендә татыган ныгытмаларның берсе – Брест крепосте. Бресттагы һәр таш, бина, елга-күперләр сугышның беренче мизгелләрен хәтерендә саклый.
Сугышның беренче көннәреннән үк авылыбызның барча халкы дошманның һава һөҗүмен кире кагарга өйрәнә. 1941 елның көзендә немец авиациясе Казан тимер юлын бомбага тота, Яшел Үзән янындагы Идел күперен юк итәргә маташа. 13 сентябрьдән Казанда, Яшел Үзәндә, Урмары - Яшел Үзән - Юдино - Биектау тимер юлы юнәлешендә, республиканың көнбатыштагы 9 районы территориясендә ут яктысын тулысынча яшерү режимы кертелә, урыннарда йөзләрчә һава һөҗүменнән саклану төркемнәре оештырыла.

1941 елның 27 октябрендә Казан оборона чиген төзү тарихка "Казан каймасы" дип кереп калган ярымбоҗра тәшкил итә. Ул Покровское (Чувашстан) авылыннан Урмары станциясе, Кайбыч һәм Апас аша Болгар шәһәренә кадәр сузылырга тиеш була.
"Казан каймасы"н төзү 1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә.  Бу җан өшеткеч суыкта ярым ач халыкның тиңдәшсез хезмәт батырлыгы була. Биредә бу вакыт эчендә һәркөнне Казаннан, Татарстанның 28 районыннан 107 меңләп кеше эшли. Шул исәптән безнең авылдан да туң җирне казуда хатыннар була. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы , 56 зенит ноктасы, 419 землянка һ.б. объектлар корыла. Безнең бәхеткә, дошман бу якларга килеп җитә алмады, Мәскәү тирәсендә 1941 елның 5 декабреннән башлап тар-мар ителүгә дучар булды.
1941 елда фашистлар кулына эләккән 3 миллион 400 мең совет солдаты һәм офицерларыннан, шулай ук гражданнарыннан 1942 елның гыйнвар ахырына нибары 1 миллион 400 меңе генә исән кала, 2 миллионы җәзалап үтерелә, ачлыктан, кыйнаулардан, авырулардан, авыр хезмәттән үлә. Ватандарлык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булуы белән килешми, гел качу юлларын эзли. Бер миллионнан артык әсирнең качарга омтылганда яки качканда атып үтерелүе шуны раслый.
Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең әсирлектәге фаҗигале язмышы да бөтен дөньяга мәгълүм. Шагыйрь, прозаик, гвардияче укчы полк командиры Хәйретдин Мөҗәй Дахау концлагеренда газап чигә. Җәлил һәм җәлилчеләр Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.
Күренекле татар язучысы Нәби Дәүли Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург лагерьларында хәрби әсирлектә була. Аның автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган "Яшәү белән үлем арасында" дигән повестен һәм "Җимерелгән бастион" исемле романын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Бухенвальд, Дахау, Заксенхаузен, Майданек, Маутхаузен, Равенсбрюк, Освенцим лагерьларында һәм аларның 150 бүлекчәсендә Аурупаның 28 иленнән 18 миллион әсир юк ителә. Бер Освенцим лагеренда гына да 4 миллион кеше үтерелгән. Бүгенге Европа дәүләтләре җитәкчеләренең шушы явызлыкларны кылган фашистларның туып килүче яңа буыны белән бер шайкада булуын аңлап булмый.
Освенцим лагерендагы 28 бинада (элек алар поляк солдатлары казармалары булган) фашистлар әсирләрне төрлечә җәзалаган, фашист табиблары - югары медицина уку йорты галимнәре - алар белән төрле тәҗрибәләр үткәргән, 5 – 15 яшьлек совет балаларының канын тулысынча суыртып алып, яраланган немец солдат-офицерларын дәвалауда файдаланган. Ир-ат һәм хатын-кыз чәченнән капчык үргәннәр, мендәр-матрас ясаганнар. 1947 елдан бирле эшләп килгән Освенцим музеенда әле дә файдаланырга өлгермәгән 7 тонна чәч саклана, дистә меңләгән сабый баланың аяк киемнәре, күзлекләр, кул-аяк протезлары, әсирләрнең авызларыннан каерып алынган алтын теш калдыклары, әсирләрне җәзалау өчен эшләнгән махсус җайланмалар, тоткыннарның савыт-сабалары, кырыну приборлары, шәхси әйберләре фашизмның вәхшилеген бүген дә дәлилләп тора. 200 кешегә исәпләнгән бинада 2000 нән артык әсир асралган, монда алар бик тиз «тере мәет»кә әйләнеп, шыр сөяккә калган.
Освенцим лагеренда көне-төне 4 мичтә мәетләр яндырылган. Фашистлар башта әсирләрне агулап үтергән, аннары таза кешеләрнең тәннәреннән махсус җайланма белән майларын эретеп алып, сугышта техника өчен ягулык-майлау чималы итеп кулланган. Калган сөяк-санакларын яндырганнар. 4 мичтә сәгать саен 360 лап әсир юк ителгән. Барлыгы бер миллионнан артык кеше яндырылган, көлен якындагы зур күлгә ташлаганнар.
1944 елның 27 гыйнварында Освенцим концлагере тоткыннары Совет Армиясе тарафыннан азат ителә. Ул вакытта нибары 7 мең «тере мәет» ирек ала. Аларның да күпчелеге сәламәтлеге нык какшаган булу сәбәпле, иреккә чыгуга ук үлә.
Төрле лагерьларда Татарстанда туып үскән 60 меңгә якын кеше җәфа чигә. Шуларның 30 меңе – татарлар, калганнары – руслар һәм башка милләт вәкилләре.
Сугыш чорында республикабыз, районнарыбыз 600 дән артык төрле корал, кием-салым, азык-төлекне фронтка озатып тора, армиягә, илгә 131 миллион пот ашлык, 50 миллион пот ит, 200 мең тонна сөт, 30 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә тапшыра. 21 меңнән артык самолетны 4 елда республика халкы эшләп бирә. Бу – илдә җитештерелгән һәр 6 самолетның берсе, дигән сүз.
Сугыш чорында Татарстаннан фронтка киткән барлык халыкның яртысы диярлек һәлак була, хәбәрсез югала. Бу – республика халкының 11,5 проценты дигән сүз. Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган каһарманнар истәлегенә Татарстан буенча 28 том Хәтер китабы нәшер ителде.
Әлеге сугыш Көнбатыш илләре мәктәпләрендә Икенче Бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронттагы сугышы дип кенә өйрәнелә. 1941 елның 3 июлендә радио аша халыкка мөрәҗәгатендә Иосиф Сталин Ватан сугышы, Бөек сугыш төшенчәләрен аерым-аерым куллана. Сугышның беренче көннәрендә туган «Священная война» җырында да халык сугышы, изге сугыш төшенчәләре кулланыла. Соңрак сөйләм теленә Сталин Бөек Ватан сугышы төшенчәсен кертә.
1945  елның 9  мае Җиңү алып килә. Мәскәүдә Җиңү парады үткәрү планлаштырыла. Парадны оештыручылар Сталиннан әзерләнү өчен ике ай сорыйлар. Ләкин Илбашы вакытны кыска куя, парадны 24 июньгә билгели. Бу үзенә күрә символик мәгънәгә ия дата була. 1812 елның 24 июнендә Россиягә  бөтен Европа армиясе белән Наполеон бәреп керә. 1945 елгы Җиңү дә Германияне генә җиңү итеп каралмый, чөнки бөтенесе дә сугышның берничә Европа иленә каршы барганлыгын аңлый иде.
Бу сугышта авылдашыбыз Фатиха әби үзенең сигез улын югалткан. Язмамның ахырында Фатиха әбинең үлем түшәгендә ятканда әйткән сүзләрен китерәм. Исән кайтыр дип өметләнеп тә, Япония белән сугышта үлеп калган кече малаеның үлгән хәбәрен ишеткәч, кабат аякка баса алмый ул. «Улларымны күрермен дип өметләнгән идем... Кайтмадылар инде... Ләгънәт кенә төшсен инде бу йөзе кара сугышка, аны башлаучыларга! Минем кебек, чәчләре вакытсыз агарган аналарның, улларым кебек, чәчәктәй гомерләре вакытсыз өзелгән балаларның чиксез нәфрәте эзләп тапсын аларны! Эзләп тапсын һәм без күргән-кичергәннәр өчен үзләренә әз генә дә рәхәт күрсәтмәсен! Аллаһы Тәгалә аларга тиешле җәзасын бирсен!.. Ә сез... гөлкәйләрем... сау-сәламәт булып, бәхетле-имин тормышта яшәгез! Миннән хәер-фатиха сезгә!»

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ