Логотип Магариф уку
Цитата:

Волонтерлар төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярдәм итә

Бөтенроссия буенча 30 апрельгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирү уза.

Татарстанда волонтерлар эше оештырылган, алар анда катнашырга ярдәм итә: катнашучы объектлар турында сөйлиләр һәм кызыксынучылар өчен тавыш бирү тәртибен өйрәтәләр.

548 волонтер шәһәр һәм районнарның халык күп йөри торган  урыннарда эшли, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге. 

«Традицион рәвештә безнең волонтерлар халыкка онлайн-тавыш бирүдә ярдәм итә. Активистлар тавыш бирү процессын күрсәтәләр, нинди төзекләндерү объектларын сайларга мөмкинлеген сөйлиләр. Чөнки ул урыннарны нәкъ менә республика халкы үзе сайлый»,  – дип аңлатты ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Волонтерларның бурычы – халыкның туган шәһәрен төзекләндерүгә кызыксынуын җәлеп итү.

«Ел саен без волонтерлык программасын тормышка ашыруга җентекләп әзерләнәбез һәм республикада волонтерларның эш нокталарына шәхси контроль үткәрәбез», — дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы волонтерларының мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә оештырылган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Анда проект сайтында, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында яки «ТР Хезмәтләре» кушымтасы аша катнашырга мөмкин.

Татарстанлылар 2025 елда өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирә ала, «Безнең ишегалды» программасы буенча яңарту өчен топ-200 ишегалларын формалаштыруда катнаша алалар һәм эшләр тәмамланган мәйданчыкларның уңай һәм җитешмәгән яклары турында сөйли алалар.

Фото «ТР доброволецлары (ихтыяричыларның)  мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасының архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ