Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин сезне бик сагындым...»

Ана карынында калган газиз баласын бер тапкыр да күрергә өлгермәгән яшь әтиләр дошман кулында үләргә тиеш түгел дә бит!..

Яшь булсалар да, аксакаллар акылына, батырлар кыюлыгына ия күпме ирләрнең язмышы Ватан тарихына канлы кара белән язылды. Җәлилче-кормашчыларны барлавыбызны дәвам итеп, бүген сүзне Әхмәт Симайга багышлыйбыз.

«Кызыбызны сакла»
Әхмәт Симай – татар шагыйре, журналист, «Идел-Урал» татар легионында яшерен эшчәнлек алып барган оешманың иң актив әгъзаларының берсе. 1915 елның 28 декабрендә хәзерге Мордовия Республикасының Усть-Рахмановка авылында туган. 1928 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм төзелеш техникумында укый. Мәскәү метрополитенын төзүдә катнаша, «Правда» полиграфия комбинатында, аннары бетон ныклыгын сынау лабораториясендә эшли. 
Татар иҗтимагый мәдәният үзәгендәге әдәбият түгәрәгенә йөргәндә Муса Җәлил белән таныша. Мусаның ул вакытта татар телендә дөнья күрүче үзәк басмаларда мөхәррирлек иткән чагы. Әхмәт Симайның тәүге шигырьләре дә нәкъ менә Җәлил эшләгән газета-журналларда дөнья күрә. Аның киңәшен тотып, 1936–1940 елларда Әхмәт Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә чыккан «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип булып эшли. Газета машинисткасы Валентина Листопад белән гаилә кора, әмма кызлары Люда тууын күрми кала, чөнки 1940 елның көзендә армиягә алына. Хәрби үзәктә ул парашюттан сикерергә, рация белән эшләргә өйрәнә, разведчиклар мәктәбен тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач та, ул Валясына язган хатларында үзенең дошман тылында хәрәкәт итүен яшерә. «Әлегә безнеке булмаган үз җиребезгә» озакка сузылган командировкага җибәрелүен хәбәр итә. Әхмәтнең өенә язган соңгы хаты 1942 елның 12 февралендә килә. «Сезне бик сагындым. Зинһар өчен, икебезнең хакка кызыбызны сакла,» – дип яза ул хатынына. Алга китеп әйтик, аның язмышы турындагы хәбәрне Симаевлар гаиләсе 11 елдан соң, сугыш беткәннән соң гына ала. Десантчы-радист буларак, кече лейтенант Симаев берничә тапкыр фронт сызыгы аша дошман тылына җибәрелә. Ни аяныч, 1942 елның мартында немецлар ул утырган самолетны бәреп төшерә. Әхмәт дошманның өзлексез һөҗүме астында да штаб белән элемтәсен югалтмый. Күрсәткән каһарманлыклары «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнүгә сәбәп була. Әмма бу хакта Симаев үзе белми кала. Самолеты бәреп төшерелгәннән соң, җирдәге дошман белән атышырга пулялары беткәч, ул дошман кулына эләгә.
 

Сугыш кырында очрашу
Әхмәт әсирләр лагеренда фашистларга каршы яшерен оешма төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Оешманы исә 23 яшьлек лейтенант Гайнан Кормаш җитәкли. 1942 елның көзендә немецлар әсирләрне Совет иленә каршы күтәрү өчен «Идел-Урал» легионын оештырырга керешә. Дошманның серенә бик тиз төшенгән Симаев беренчеләрдән булып ак эмигрант Шәфи Алмас оештырган «Идел-Урал» комитетына языла. Әсир солдатларны легионга керергә өндәгәндә иң элек аларны ач үлем тырнагыннан коткарып калу турында уйлый. 
Салих Ганиевнең әйтүенә караганда, Волхов фронтында каты яраланып әсир төшкән һәм Вустрау лагерена җибәрелгән Мусаны нәкъ менә Симаев эзләп таба. Алар Кызыл Армия белән элемтәгә керү өчен бергәләп яшерен оешма төзергә килешә. Оешманың бер өлеше яшерен эшчәнлеген лагерьларда, икенчеләре Берлиндагы татар эмигрантлары  оештырган «Идел-Урал» комитетында, өченчеләре шул ук Берлинда чыгучы «Идел-Урал» газетасында башлап җибәрә. Әхмәт Симаев «Идел-Урал» комитетының Геббельс министрлыгында урнашкан «Винета» радиостанциясендә тәрҗемәче эшенә алына. Подпольщиклар белән бергәләп, Мәскәү радиотапшыруларын тыңлый, Совинформбюро хәбәрләрен листовка рәвешендә ротаторда күбәйтә һәм Варшавадан йөз чакрым көньякта урнашкан Едлинога, дусты Җәлил урнашкан лагерьга җибәрә. Музыкаль капеллага тупланган яшерен оешма әгъзалары, лагерьдан лагерьга йөреп, әсирләр арасында яшерен антифашистик агитация алып бара, Әхмәт Симаев әзерләгән листовкаларны тарата.  
Яшерен оешманың эшчәнлеге уңышлы була. 1943 елның 23 февралендә Көнчыгыш фронтка җибәрелгән беренче татар батальоны Витебск янында немец офицерларын кырып бетереп, бөтен кораллары белән (танкка каршы ата торган 6 мылтык, 100 пулемет һәм автомат, башка кораллар) белорус партизаннары ягына чыга. Өченче батальонның яртысы Украинадагы Ковпак партизаннарына кушыла. Чит илләргә хәрби объектлар сакларга җибәрелгән башка легионерлар да поляк, голланд, француз каршылык хәрәкәте составында фашистларны тар-мар итүгә көрәшкә күтәрелә. 

«Туганнарга хәбәр итегез...»
Яшерен оешма 1943 елның 12 августына кадәр яши. Беренче батальон партизаннар ягына чыккач, фашистлар легионерлар арасына провокаторлар җибәрә. Ни аяныч, аларның берсе, сатлык җан Мәхмүт Ямалетдинов яшерен оешма эченә үтеп керә. Аның әләге нәтиҗәсендә, подпольщиклар  исемлеге фашистлар кулына эләгә. Гестапоның «Идел-Урал» редакциясенә көтмәгәндә бәреп кергәндә, җәлилчеләр (Муса Җәлил, Әхмәт Симай, Абдулла Алиш, Фуат Булатов һәм Гариф Шабаев) радиодан Совинформбюро хәбәрләрен тыңлап утырган була. Берлин төркемен гестапо шундук Курфюрстендамм төрмәсенә алып китә. Барлыгы кырыкка якын легионер кулга алына. Аларны бик нык җәзалыйлар. Бары тик җәлилчеләрнең ныклыгы аркасында гына башка көрәшчеләрнең исемнәре һәм яшерен эшләре дошманга чишелми кала.
Дрезден төрмәсендә үлем көткәндә Әхмәт Симаев диварга: «Монда журналист, мәскәүле Әхмәт Симаев утырды. Без Россиядән барлыгы 11 кеше. Барыбыз да Икенче империя суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителдек. Кем дә кем әлеге язуны тапса һм исән-сау Ватанга кайтып җитсә, безнең язмышыбыз турында туганнарга һәм якыннарга хәбәр итүен сорыйм», – дип язып калдыра. 
1944 елның 7–12 февраль көннәрендә Дрезденда Империя суды немец рейхына каршы җимерү эше алып барган «Кормашев һәм ун башкасы» эшен тикшерә. Җәлил-Кормаш төркеменең сигезе «дошманга теләктәшлек күрсәткән һәм герман рейхының хәрби көчен җимергән» өчен, ә өчесе «хәбәрне җиткермәгән» һәм «хыянәт иткән» өчен гаепләнәләр. Яшерен үзәкнең 11 кешедән торган җитәкче төркеме үлем җәзасына хөкем ителә.
Нәкъ 46 ел узганнан соң, СССР Президентының 1990 елның 5 маенда имзаланган Указы нигезендә, яшерен антифашистик оешмада актив патриотик эшчәнлек алып барганы һәм анда ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен Әхмәт Симаев һәм Җәлилнең башка көрәштәшләре үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 
1985 елның 8 маенда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, Воскресенск шәһәрендәге Әхмәт Симаев эшләгән редакция бинасына мемориаль такта куела. Анда: «Бу йортта 1936–1940 елларда «Коммунист» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре, 1944 елда дошман тылында һәлак булган Муса Җәлилнең антифашистик  төркеме әгъзасы Әхмәт Симаев эшләде», – дигән юллар уелган.  

Михаил ЧЕРЕПАНОВ

Фото: wikipedia.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ