Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йолдыз»лы эстафета ярышлары

Апаста «Йолдыз» газетасы кубогына җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Быел ул «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» шигаре астында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм Матбугат көненә багышлап үткәрелде.  

«Бездә бүген зур бәйрәм, «Йолдыз» газетасы тарихында эстафета 60 нчы  мәртәбә оештырыла. Шушы еллар эчендә бик күп райондашлар әлеге марафонның шаһитлары булды. Киләчәктә дә спорт белән дус булуыгызны, яман гадәтләрдән ерак торуыгызны телим. Бүгенге эстафета мизгелләре күңелләрегездә мәңге саклансын иде»,  – диде басманың баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева.

Мәктәп укучыларыннан оешкан спорт сөюче яшьләр эстафетада матур нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышта Каратун, Апас, Биеш, Борнаш мәктәпләре командаларына тиңнәр табылмады. «Йолдыз»лы Кубок Каратун мәктәбе командасына тапшырылды. Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары,  истәлекле бүләкләр бирелде. 

Шунысын да әйтик: бу  ярышларны үткәрүдә Дамир Сәлахов һәм «Апас икмәге» оешмасы,  Гөлнара һәм Ринат Миначёвлар гаиләсе иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Альберт Сабир
Фотолар «Апас-информ»нан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ