Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әбием» торты

Хуҗабикәләргә ни пешерим дип баш вата торган заман түгел.

Интернет челтәрендә һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Әлеге ризык пешерү ысулларының үз ашханәмдә сыналып, бик уңышлы дип килеп чыкканнарын укучыларга да тәкъдим итәм.

Кирәкле әйберләр
Крем өчен:
– 20 % лы 500 грамм каймак
– 4 аш кашыгы шикәр комы
Камыр өчен:
– 3 йомырка
– 100 грамм шикәр комы
– 100–150 грамм куертылган сөт (сгущенка)
– 1 кап ванилин
– 1 кап көпшәкләгеч (разрыхлитель)
– 1,5 стакан он
Әзерләү:
Иң элек кремны ясап куябыз. Кашык белән генә болгатып, 1–2 сәгатькә суыткычка тыгып торабыз. 
    Камырны әзерләгәндә, иң элек йомырка белән шикәр комын агарганчы болгатабыз. Аннан куертылган сөт, ванилин, көпшәкләгеч, он кушып болгатабыз. Камырны өч өлешкә бүлеп, духовкада пешерәбез. 
    Коржлар суынгач, кремны сылап, тортны бизәп тә куябыз.

Материал, фото: Чулпан Филиппова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ