Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хаҗ. Хис һәм тойгы-кичерешләр»

Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетенең күргәзмәләр залында Согут Гарәбстанының рәссамы һәм архитекторы Мәрван Әмин Фатаниның «Хаҗ. Хис һәм тойгы-кичерешләр» дип исемләнгән фото күргәзмәсе белән тамашачылар 13 сентябрьгә кадәр таныша алачак.

Әлеге күргәзмә Мәккә шәһәре мәдәният идарәсенә караган иҗади киноклубның Россиядә беренче проекты. Әлеге клубның җитәкчесе Мәрван Әмин Фатани фото белән  профессиональ дәрәҗәдә инде 30 елдан артык шөгыльләнә икән. Ул гомерен Мәккә шәһәрен һәм ислам дөньясындагы изге урыннарны төшерүгә багышлаган.
Экспозициядә барлыгы 25 эш тәкъдим ителә.  Анда Кәгъбәтулла, Гарәфә тавы, Мөздәлифә үзәнлеге кебек изге урыннар белән беррәттән Мәккәи Мөкәррәмә һәм Мәдинәи Мөнәүвәрәдә хаҗ йолаларын үтәүче хаҗиларның хис-тойгыларын да күрергә була. Бу нигездә ихласлык, Аллаһка ялварулы караш, өмет тулы һәм яшь тулышкан күзләр...
Фото күргәзмәне ике фильм  тулыландыра. Фото-видео материалның квадрокоптерлар белән төшерелгәннәре тамашачыга бу объектларга күктән галәми караш ташлау мөмкинлеге бирә кебек.

Расиха Фаизова

 Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ