Халыклар бердәмлеге көнендә зур концерт
4 ноябрьдә Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чаралар уңаеннан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала концерты булачак.
Әлеге чара «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектының максатлары һәм бурычларына нисбәтле итеп оештырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Фестивальнең зона турлары октябрьдә Апас, Арча, Нурлат, Менделеевск, Лениногорск, Мөслимрайоннарында һәм Казан шәһәрендә узды. Фестивальнең сайлап алу этабы аны уздыручорында иң массакүләм этапларның берсе булды. Барлык муниципаль районнардан 433 гаризабирелгән, 4 меңгә якын катнашучы үз сәләтләренкүрсәткән.
Гала-концертта республиканың 31 районыннанартистлар катнаша. Алар «Халыклар күп – Ватанбер!» дигән шигарь астында чыгыш ясый. Татарстан халыкларының этномәдәни үсешенә зурөлеш керткән затларга дәүләт бүләкләре һәм иҗатколлективларына Татарстан Республикасы Рәисеисеменнән акчалата сертификатлар тапшыру, шулай ук фестиваль лауреатлары дипломнарыбелән бүләкләү булачак.
Фестивальнең оештыручылары: Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан халыкларыДуслыгы Йорты Татарстан РеспубликасыМәдәният министрлыгы.
Комментарийлар