XXIX «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Казанда Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге XXIX «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, теләкләрен җиткерде.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: "Иң мөһиме — сезнең үткен каләмегез һәм зирәк фикерегез ", – диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.
"Татарстан" дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» бәйгесенең жюри рәисе буларак фикерләрен җиткерде.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Хезмәтегез, һөнәрегезгә карата булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә», – диде ул медиа өлкәсе вәкилләренә.
«Бәллүр каләм – Хрустальное перо – 2026» бәйгесенең Гран-при иясе – «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Йосыпова.





Комментарийлар