Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөзәргә өйрәтү дәресләре

Әгерҗе «Олимп» спорт комплексында яңа проект гамәлгә ашырылган. Әлеге проект 2 нче сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә мөмкинлек бирәчәк. Йөзәргә өйрәтү дәресләренә 36 сәгать вакыт бирелгән. Районның 1 н...



Әгерҗе «Олимп» спорт комплексында яңа проект гамәлгә ашырылган. Әлеге проект 2 нче сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә мөмкинлек бирәчәк. Йөзәргә өйрәтү дәресләренә 36 сәгать вакыт бирелгән. Районның 1 нче гимназия, 2 нче гомуми белем бирү мәктәбеннән  104 бала яңа елга кадәр йөзү дәресләр ала башлаячак. 2024 елда 3, 4 нче мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтәчәкләр. Балалар тәҗрибәле инструктор Сергей Павлычев ярдәме белән судан, тирәнлектән курыкмау алымнарын, төрле йөзү хәрәкәтләрен үзләштерәчәк.
Әлеге проектны тормышка ашырырга район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдим иткән. Проектны тәкъдир итү тантанасында район башлыгы үзе дә катнашты, мәктәп укучыларына уңышлар теләде.  Аның әйтүенчә, яңа проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга, судагы бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен юнәлдерелгән.
 
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ