Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды

20 июньнән Россия югары уку йортлары укырга документлар кабул итә башлый. Бу ел үзенчәлекле – кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар, ә алты югары уку йорты өчен яңа югары белем бирү системасына күчү...

20 июньнән Россия югары уку йортлары укырга документлар кабул итә башлый. Бу ел үзенчәлекле – кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар, ә алты югары уку йорты өчен яңа югары белем бирү системасына күчү буенча пилот проекты старт ала, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
2023/2024 уку елына югары уку йортларына 626 меңнән артык бюджет урыны каралган, бу яңа регионнарның югары уку йортларын да исәпкә алып. Монда бюджетка 36 меңнән артык кеше керә алачак. Кабул итү кампаниясе башланыр алдыннан университетларның әзерлеген вице-премьер Дмитрий Чернышенко тикшерде.
Мәгариф һәм фән һәм цифрлар министрлыкларына моның өчен тәүлек буе мониторинг оештыру йөкләнгән.
Бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм сроклары, шул исәптән өстәмә кабул итү сроклары да билгеләнде. Исегезгә төшерәбез: элек һәр вуз читтән торып уку бүлегенә кабул итү вакытын үзе билгели алган иде. Мондый очракларда кабул итү кампаниясе сентябрь ахырына кадәр дә дәвам итте. Хәзер барлык формалар буенча да документлар кабул итү 20 июльдән дә иртәрәк һәм 25 июльдән дә соңга калмыйча тәмамлана. Теркәлүнең төп этабы 3 августтан 9 августка кадәр узачак, ә өстәмә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамланачак.
Теләгән очракта бер үк вакытта ике гариза бирергә мөмкин: бюджет һәм түләүле бүлекләргә. Әмма шул ук вакытта өстенлекле юнәлешләрне күрсәтергә туры киләчәк. Санау нәкъ менә шушы өстенлекләр буенча узачак.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ