Югары уку йортына керүчеләр өчен БДИның минималь баллары билгеләнде
Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү мөмкинлеген биргән мәктәп предметлары буенча БДИның минималь балларын билгеләде, дип хәбәр итә «Российская газета».Узган ел белән чагыштырганда, ба...
Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү мөмкинлеген биргән мәктәп предметлары буенча БДИның минималь балларын билгеләде, дип хәбәр итә «Российская газета».
Узган ел белән чагыштырганда, баллар үзгәрмәгән. Рус теле, әдәбият һәм географиядән минималь балл – 40, математика (профиль дәрәҗә), биология, физика һәм химиядән – 39, җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатикадан – 44, чит телдән 30 балл тәшкил итә.
Һәр югары уку йорты балларның үз планкасын билгеләргә хокуклы, әмма ул Мәгариф министрлыгыныкыннан түбәнрәк булмаска тиеш.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар