Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналда бастыру өчен дәрес эшкәртмәсе нинди булырга тиеш?

Менә бу һәм башка сорауларга “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуында җавап эзләнде. Мөгаллимнәр республика мәктәпләреннән Мәга...

Менә бу һәм башка сорауларга “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуында җавап эзләнде. Мөгаллимнәр республика мәктәпләреннән Мәгарифне үстерү институтына белем өстәргә җыелганнар иде.
WhatsApp Image 2018-04-02 at 16.08.20


“Мәгариф” редакциясе почтасына көн дә төрле-төрле фәннәрдән республикабыздан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә дистәләгән дәрес эшкәртмәсе килә. Шуларның һәр өченчесе генә басма журнал битләрендә дөнья күрә. Язмаларның һәр бишенчесе тагын электрон журналда чыга. Яртысы беркайда да басылмый. Нилектән шулай килеп чыга соң?!


Беренче һәм иң төп сәбәп: дәресләрнең плагиат программасын уза алмавы. Дәрес башка басмаларда чыкса, Интернет-сайтларга куелса яки башкалардан күчереп кенә җибәрелсә, әлбәттә инде “Мәгариф” битләренә эләгә алмый.


Икенче төп сәбәп, дәрестәге темаларның һаман саен кабатлануы. Татар теленнән исем, фигыль, сан һәм рәвеш темаларын өйрәнүгә кагылышлы дәрес эшкәртмәләре еш килә, ә татар әдәбиятыннан Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, А.Гыйләҗев иҗатларын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәләре агыла. Без үзебезнең редакциядә һәрбер фән буенча “Бер тапкыр да басылмаган яки бик сирәк басылган темалар”ны барлап карарга булдык. Мәсәлән, шул ук татар теле һәм әдәбияты буенча гына да әлеге исемлек бик саллы килеп чыга. ...Татар телендә сүз басымы. Сүз ясагыч кушымчалар. Бер тамырга берничә төр кушымча ялгану. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Кулланылу составы буенча татар теленең сүзлек составы. Искергән сүзләр. Фразеологизмнар. Фразеологик әйтелмәләрнең бер телдән икенче телгә тәрҗемә ителүе... Болары татар теленнән кайберләре генә. Ә татар әдәбиятыннан республика мәктәпләрендә белем бирүче һәр укытучы үзенә яңа автор сайлап алып, кызыклы һәм кабатланмас дәрес эшкәрмәсе җибәрә ала. Борынгы татар әдәбиятыннан алып, XIX-XX гасырларны да кертеп, бүгенге чорга кадәр. Г.Исхакый, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, Г.Кутуй, Г.Колахмәтов, К.Тинчурин, Н.Фәттах, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, Ш.Бабич, Һ.Такташ, М.Хәбибуллин  һ.б. күренекле язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юллары һәм иҗатлары буенча берничә дәрес эшкәртмәсе әзерләргә була.


Әгәр ФДББСна да туры китереп төзелсә, дәрес эшкәртмәсе “Мәгариф”нең басма яки электрон вариантында басылып чыгып, хезмәттәшләренә ярдәмлек булачагына шик калмый.


WhatsApp Image 2018-04-02 at 16.08.22...Очрашуда катнашучы мөгаллимнәр үзләре исә, безнең журналларда язучы-шагыйрьләрнең томышларыннан гыйбрәтле һәм кызыклы хәлләр, республикада яшәп, хезмәт итүче укытучылар династияләре турында язмалар, олимпиадаларда, башка бәйгеләрдә җиңүче балалар, аларны әзерләгән педагоглар турында мәкаләләр укырга зур теләк белдерделәр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ