Логотип Магариф уку
Цитата:

Фаил Шәфигуллинның «Зәңгәр шугалак» хикәясе

(8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан һәм биологиядән интеграль дәрес)

Лениза ГӘРӘЕВА,

Баулы шәһәре 1 нче төп гомуми белем мәктәбенең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: «Зәңгәр шугалак» хикәясе мисалында көчле рухлы булу һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлату, организмда кан әйләнешен кабатлау.

Бурычлар: хикәяне анализлау, геройларга характеристика бирү нигезендә әдәби текстны аңлап уку күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү; кан әйләнеше органнары һәм йөрәк эшчәнлеген саклау турында белемнәрне ныгыту; рухи һәм физик сәламәтлеккә уңай караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне куллану.

Дәрес формасы: дәрес-практикум.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет УУГ: авторның фикерен һәм әсәрнең идеясен ачыклау, кан әйләнеше буенча белемнәрне ныгыту; цифрлы җиһазлардан файдаланып, тикшерү һәм эксперимент үткәрү, алган нәтиҗәләрне практик куллану кебек уку бурычларын чишү.

Метапредмет УУГ:

Шәхси УУГ: әхлакый-этик ориентлашу, уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Танып белү УУГ: җавап табу, кирәкле мәгълүматны аерып алу, анализ ясау, белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү (гомумиләштерү, чагыштыру,  куллану).

Коммуникатив  УУГ: таләп ителгән бурычлардан чыгып,  үз фикереңне дөрес һәм төгәл әйтеп бирү, дәлилләү, башкаларны тыңлау һәм уртак фикергә килү. 

Регулятив УУГ: максат кую, төп һәм ярдәмчел мәгънәләрне билгеләү, эшчәнлекне оештыру,  үзбәя.

Үстереләсе функциональ грамоталылык: уку грамоталылыгы, табигый-фәннәр грамоталылыгы.

Кулланылган технологияләр: проблемалы укыту, эзләнү-тикшеренү, мәгълүмати-коммуникатив, тәнкыйди фикерләү.

Җиһазлар: өч төркем өчен җайлап куелган парталар, дәреслек, карточкалар, белешмәләр, интерактив такта, мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, «Заманча мәктәп» федераль проект кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәгенең Releon Lite цифрлы эксперименталь лабораториясе җиһазлары.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Укытучы. Исәнмесез! Яңа көннең матур иртәсе белән сезне, кадерле укучылар! Бүген көн бигрәк аяз! Саф һавада спорт белән шөгыльләнергә әйбәт! Нәкъ менә сез укып килергә тиешле Фаил Шәфигуллинның «Зәңгәр шугалак» хикәясендә кебек! Барыгыз да укыдымы? (Җаваплар.)

II. Актуальләштерү

Укытучы.  Бүгенге дәрестә үз алдыгызга нинди максат һәм бурычлар куясыз? (Җаваплар.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Иң беренче, әсәрнең эчтәлеген искә төшерү өчен, вакыйгалар тәртибен барлыйк. Моның өчен һәр төркем каршында яткан планны җыярга кирәк. Рәхим итегез, сезгә бер минут вакыт! Беренче җыеп бетергән төркем укып күрсәтә. Ә хәзер әсәрдәге геройларны атыйк! Төп герой кем? Башкалар? (Хәмит, Марат, Самат.)

План: «Зәңгәр шугалак» атамасының килеп чыгуы.

Хәмитнең бияләйләр эзләве.

Хәмитнең шугалак чистартуы һәм шуарга өйрәнүе.

Уен башлануы.

Әтисенең Хәмиткә тимераяк китерүе.

Хәмитнең уенда җиңүе.

Укытучы. Менә алар сезнең каршыгызда. (Укытучы герой исемнәре язылган тактаны ача.) Яныгыздагы иптәшегез белән холык төрләре язылган карточкаларны алып чыгып, геройларга туры килгәннәрен магнит белән ябыштырыгыз. (Эшлиләр.) Кемгә кайсы герой туры килде? Аларга характеристика бирегез. (Парларда эш, җаваплар.)

Карточкалар: тырыш, тугры,  тәкәббер, оялчан, дорфа, максатчан, үзсүзле, горур, тыйнак, масаючан, мактанчык, мәрхәмәтсез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, әлеге геройларның яраткан шөгыльләре нинди? Ни өчен автор хикәяне «Зәңгәр шугалак» дип атаган? (Фронталь сорау–җавап.) Хәзер сезгә дөрес раслауларны табарга тәкъдим итәм. Һәр төркемнән берәр укучы чыга. Иптәшләргә ярдәм итәргә мөмкин. (Интерактив тактада эш.)

Раслаулар:

1. Шугалакны Хәмит чистарта.

2. Шугалакны Марат чистарта.

1. Хәмит шуарга Самат белән өйрәнә.

2. Хәмит шуарга Акбай белән өйрәнә.

1. Марат уенда сүлпән уйный.

2. Марат уенда оста уйный.

 1. Уен 5:4 белән тәмамлана.

2. Уен 7:1 белән тәмамлана.

1. Хәмиткә җиңәргә бәхетле очрак ярдәм итә.

2. Хәмиткә җиңәргә тырышлык ярдәм итә.

V. Алган белемнәрне ныгыту

Укытучы. Тормыш дәвам итә. Киләчәктә геройларның мөнәсәбәтләре ничек үрелеп барыр икән? Беренче төркем, сез үзегезне Марат дип хис итегез! Икенче төркем – Самат, өченче төркем  Хәмит булсын! (Укытучы тактадан герой исемнәрен алып, төркемнәргә бирә.) Соңгы уен вакыйгасыннан соң холкыгызны, әйләнә-тирәдәгеләргә карашыгызны үзгәртәсезме, ничегрәк? Шул турыда сөйләгез. Сезгә 2 минут вакыт. (Төркемнәрдә эш, җаваплар.)

Укытучы. Ә сез шугалак белән дусмы? Гомумән, кышын нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез? Бу уеннарның файдасы бармы? Нәрсәдә чагыла? (Җаваплар.) Бик дөрес әйттегез! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. (Тактада капланып куелган мәкальләр ачыла:  Саф һава – тәнгә дәва. Арулыгым – байлыгым, тазалыгым – саулыгым. Спортка рәхмәт – без сау-сәламәт. Тәнең сау булса, ярлымын, димә. Таза булсаң, таш та ярып була. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.) Карагыз: татар халкы физик һәм рухи сәламәтлеккә күпме мәкаль багышлаган! Кечкенә Хәмит тә алардан калышмый! Аның боз өстендә шуган мизгелендәге хис-кичерешләрен табып укыгыз әле! («Аның күз алдында зәңгәр боз, алка һәм сихерле тимераяклар гына торып кала. Ә йөрәге – бәләкәй йөрәге – каядыр ашкына, каядыр чиксез биеклеккә очып китәргә омтыла, дөп-дөп тибә».)

Укытучы. Игътибарыгызны Хәмит йөрәгенең халәтенә юнәлтәсем килә. Нигә дөп-дөп тибә ул? (Җаваплар.) Дөрес, укучылар! Физик йөкләнешләр нәтиҗәсендә йөрәк тибеше ешая. (Макеттан файдалана.) Ә йөрәк тибеше нәрсә әйләнешен тәэмин итә? Ул кан тамырларында нинди процесс тудыра? Иң югары һәм иң түбән кан басымы кайда була? Нәрсә ул тахикардия? Гипертония? Гипотония? Йөрәк кыскарганда, артерияләр стенасында барлыкка килгән тирбәлешне  ничек атыйбыз? (Җаваплар.) Без узган дәрестә сезнең белән лаборатория җиһазлары ярдәмендә физик йөкләнешләргә бәйле кеше каны әйләнешенең үзгәрешен тикшереп карадык. Нәтиҗәләр нинди булды? (Җаваплар.) Бик дөрес! Физик йөкләнештән соң пульс та, кан басымы да артты. Бүген исә яңа төрле эксперимент үткәрербез – йөрәк системасының физик күнегүләрдән соң ничек нишләвен тикшерербез.  Беренче төркем– пульс, икенче – кан басымы, өченче төркем ЭКГ (электрокардиограмма) өчен җаваплы! (Парталарга эшкә әзер җиһазлар куела, белешмәлекләр бирелә.) Тикшерүне башта тыныч халәттә, аннан физик күнегүләрдән соң һәм ял иткәч, 3 минуттан соң башкарасыз. Экспериментта барыгыз да катнаша (Кушымта №5). Нәтиҗәләрне таблицаларга (Кушымта №6) язарга онытмагыз (төркемнәрдә лаборатор эш).

Төркем  ______________________________

Тикшерү  _____________________________

Эксперимент/№

1 нче укучы

2 нче

укучы

3 нче укучы

4 нче укучы

Физик йөкләнешкә кадәр

 

 

 

 

Физик йөкләнештән соң

 

 

 

 

 

Укытучы. Эшкә бик җаваплы карадыгыз. Нинди нәтиҗәләргә килдегез? (Төркемнәр таблицаларын күрсәтеп сөйли.) Шулай итеп, спорт белән шөгыльләнүчеләрнең яки актив физик тормыш алып баручыларның йөрәк тибеше ешлыгы түбәнрәк – йөрәк экономия белән эшли. Физик йөкләнештән соң аларның йөрәк тибеше, спорт белән дус булмаганнарныкына караганда, бик артмый һәм үз халәтенә тизрәк кайта.

VI. Рефлексия. Йомгаклау

Укытучы.  Әлеге эксперименттан соң һәм «Зәңгәр шугалак» хикәясен укыгач, сез үзегез өчен нинди ачышлар ясадыгыз? Хәмиткә үз максатына ирешергә нинди сыйфатлар ярдәм итте? Ничек уйлыйсыз: дәрес башында куйган максатларыгызга ирештегезме? (Җаваплар.) Димәк, алга таба сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырсыз. Моңа ирешүдә сезгә өй эше дә ярдәм итәр. Хәмит образы буенча Гекс челтәре төзергә яки «Сәламәтлегем – үз  кулымда» темасына кечкенә инша язарга. Кем бүген үзен дәрестә бик яхшы эшләдем, барысын да аңладым дип саный, кулларыгызны күтәрегез. Кемгә азрак ярдәм кирәк булды? Кем кыенлыклар кичерде? Мин дә сезнең белән килешәм. (Билгеләр кую.) Хәмит кебек үзегезгә таләпчән, максатчан һәм көчле рухлы булыгыз! Дәресебез тәмам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ