Логотип Магариф уку
Цитата:

Юлларымның башы синдә, урман!

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресендә Һади Такташның «Урман» шигырен өйрәнү.


 Гүзәлия НУРГАЛИЕВА,

Кайбыч төп  мәктәбенең

I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

 

Максат:

1. Һади Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Һ.Такташның иҗаты һәм шәхесе мисалында татар совет әдәбиятының беренче елларында иҗат методлары, дөньяга карашларның үзгәрүен күз алдына китерә башлау.  

2. Укучыларны «Урман» шигырен сәнгатьле укуга әзерләү, автор хыялы тудырган символик урман образы аша шигырьне анализлау.

3. Һәр строфадагы образларны табарга, аларга салынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның яхшы һәм начар булуының кешенең үзеннән күп торуы турында аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап укый белү, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра, үз эшчәнлегеңне бәяли белү.

Предмет буенча: шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу; «Урман» шигыренең эчтәлеген белү, әсәрне анализлый алу.

Көтелгән нәтиҗә: Такташның тормыш юлы, иҗаты турында истә калдырып сөйләүләре; шул чор язучыларының фикердәш һәм теләктәш булып иҗат итүләрен, өйрәнгән язучылар мисалын да кушып, нәтиҗә ясый алулары; Такташ шигырьләрендәге лирик геройны, аның чор тудырган хис-кичерешләрен, фикерләрен аңлата алулары.

 Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Педагогик технология: тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Төп төшенчәләр: урман, җәмгыять, хатирәләр.

Предметара бәйләнеш : сынлы сәнгать, музыка сәнгате, татар теле, тарих.

Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль.

Җиһазлау: Һади Такташның портреты, сайланма әсәрләре, мультимедиа проекторы, экран, такта, әсәрләреннән күргәзмә, видеоязма: https://www.youtube.com/watch?v=SfaXD8fLuG0

Материал: Татар әдәбияты. 6 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф. Ә. Ганиева, М. Д. Гарифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 115–119 б.

 

 

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру

 Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?  Барыбызга да хәерле көннәр, сәламәтлек, уңышлар теләп, әдәбият дәресебезне башлыйк.  Мин сезне бүген могҗизалы бер дөньяга чакырам. Сез аның белән таныш дип беләм. Экранга игътибар итик әле. (Видеоязманы карау.)

      Укучыларның караган видео буенча фикерләрен, хис-кичерешләрен сораштыру, урманга булган мөнәсәбәтләрен ачу:

– Укучылар, сез нәрсә күрдегез? (Урман.) Нәрсә ул урман?   (Урман – илебезнең зур байлыгы. Урман –   саулык чыганагы.)

– Ни өчен саулык чыганагы, дәлилләгез? ( Һавасы чиста, саф, табигый байлыклары бар.)

          – Урман бездә нинди хисләр уята ала? (Соклану, хозурлану, күңел тынычлыгы.) 

       – Нинди төсләр күрдегез? (Яшел, сары, кара.)

– Нинди тавышлар ишеттегез? (Кошлар, яфраклар шыбырдашу тавышлары.)

–       Менә бу урман сезгә ничек тәэсир итте? Нинди хисләр уятты? (Бу урман бераз шомландырды, куркыныч булып китте;  музыкасы да күңелдә курку хисе калдырды.)

–       Димәк, урман нинди була ала? (Ямьле һәм караңгы, тыныч һәм шомлы, күңелле һәм куркыныч.)

–       Әйе, урман күптөрле була, төрле халәткә керә ала икән.   Бу нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? (Кешенең шул вакытта кичергән хисләренә, күңел халәтенә.)

II. Актуальләштерү 

Укытучы. Укучылар, урман күренеше кемнәр иҗатында чагылыш таба? ( Язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар.)

– Әйе, мин сезнең белән килешәм. Һәркайсы урманны үзенчә күрә, әсәрләрендә урманның үзенчәлекле образларын тудыралар. 

        III. Уку мәсьәләсен кую

      Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез һәм нинди әсәр укырбыз? ( Без бүген урман турында сөйләшербез.) 

    –Дәресебезнең темасын «Юлларымның башы синдә, урман!» дип алсак, сез килешерсез дип уйлыйм, укучылар. Димәк, без бу дәрестә, Һади Такташ иҗатын дәвам итеп, нинди шигыре белән танышырбыз икән? («Урман» шигыре.)

   – Дәресебезнең максаты нинди булыр, укучылар?

     – Шигырьне сәнгатьле уку, аңлау.  

  • Шигырьгә анализ, образлар белән танышу.
  • Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1. «Урман» шигырен тыңлау.

    – Әйдәгез, хәзер шигырьне тыңлыйк, ә сез дәреслектән карап барыгыз!

(Язма карау.)

    Укучыларның шигырь турында беренче тәэсирләрен сораштыру:

– Укучылар, шигырь сезгә ошадымы? (Әйе, бу шигырь ошады.) Ул сездә нинди тәэсирләр уятты? Шигырьне кем укыды? ( Раил Садриев.)  Кем соң ул? ( Якташыбыз.) Әйе, Буа дәүләт драма театры директоры, халык артисты Раил Илдар улы Садриев.

  –  Шигырь нәрсә рәвешендә бирелә? (Лирик геройның истәлекләре.)

2. Шигырьне анализлау.

– Укучылар, искә төшереп китик әле, кемнәр иҗатында без урман образын күрдек? (Язучылар иҗатында, рәссамнарның картиналарында, композиторларның әсәрләрендә.)

– Әйдәгез, без дә шулар күзлегеннән чыгып, рольләргә бүленеп, шигырьне анализлыйк, һәр эшебезне бәяләп барырбыз, сезнең каршыгызда бәяләү кәгазе:

    1 нче төркем – «Рәссамнар», 2 нче төркем – «Композиторлар», 3 нче төркем – «Язучылар.

 Укытучы. Укучылар, дәреслекләребезне ачыйк та шигырьне укыйк әле? (Һәр төркемнән ике укучы икешәр куплетны кычкырып, интонация белән укый.) 

  • Афәрин, укучылар, шигырьне матур укыдыгыз. Ә хәзер, һәр төркем үз роленә кереп, шигырьне анализлыйк. (1 нче биремне эшлибез.)

1 нче бирем – «Тойгылар аша күрү»  (бәяләү)

I төркем  – «Рәссамнар»

«Мин күрәм...»

II төркем –

«Композиторлар»

«Мин ишетәм...»

III төркем  – «Язучылар»

«Мин кичерәм...»

 (Урман, кыргый кошлар, бүреләр, күл, камыш, сандугач, төн, төтен, көтү, әнкәй, арыш басуы , сөйгән ул, туган җир, әткәй, аклар, партизан, көтүче, инженер.)

(Симфония, давыл тавышы, кыргый кошлар тавышы, бүреләр җыры, күл тавышы, камышлар шавы, сандугач агачка кунганда ботаклар тавышы, төнге тынлык, яфраклар тавышы.)

 (Туган якны ярату, ышаныч, борчылу, сагыш, билгесезлек, өмет, горурлык, сагыну, хатирә.) 

 

 

  • Эшебезне тикшереп алыйк ( һәр төркемнән бер укучы басып укый),

хәзер бәялик.

– Укучылар, шигырьдә төп образ нәрсә? ( Төп образ – урман.)

– Без аны туган як төшенчәсе белән тиңләштерә алабызмы? ( Әйе, тиңләштерә алабыз.) Бик дөрес, укучылар, урман  ул –  җәмгыять, туган як.

– Геройның туган ягы нинди булып күзаллана?  ( Авыр булып, газаплы булып.) 

– Ни өчен газаплы дип күрә лирик герой? Беренче строфага игътибар итик әле. Монда тормышта була торган картина биреләме? ( Юк.)

– Әйе, чынбарлык белән охшап бетми.  Бу табигать күренеше түгел, бик катлаулы, каршылыклы чорның рәсеме, җанлы картинасы – «давыл симфониясе».

– Давыл симфониясе дигәндә нәрсә күздә тотыла, ничек уйлыйсыз? (Тормыш авырлыклары.)

– Әйе, илебездәге авыр тормыш, барысын да күрергә насыйп була Такташка. Димәк, бу урман  – дәһшәтле революцияләр, гражданнар сугышы, ачлык елларының шаһиты. Шуңа күрә ул капма-каршылыклардан тора. Бу каршылыкны ярдәмче деталь-образлар ачыклый.

– Игътибар итегез, бер якта урман тавышына охшамаган нәрсәләр тора, башка тавышлар? (Кыргый кошлар; җырлый торган ач бүреләр; азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач.)

  •  Кыргый кошлар, җырлый торган ач бүреләр, азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач дигәндә кемне күздә тота шагыйрь? (Усал кешеләрне.)
  • Әйе, дөрес, ә сандугач дигәндә кем дип уйлыйсыз? (Сандугач ул үзе.)

– Өченче куплетта нәрсә күрәбез? (Яфраклы төн, зәңгәр төтен, үтеп бетмәгән яз.) 

–  Болар нәрсәләрне аңлата? (Тормыш тукталмаган.)

– Урман образы лирик геройга якын, таныш. Шулай да әле газаплы истәлекләрдән ул арынып бетмәгән. Шул урыннарны табып укыйк әле, укучылар? (Ул урман читләрендә әнкәй башкаларга арыш урган… үзе ачтан үлгән. «Әткәй китте аклар кулыннан».)

  •  Шулай да урман образының эчтәлеге – мәгънәсе үзгәрә, лирик геройның үзенә үк якын, кадерле була бара шулаймы? Заман никадәр авыр булса да, шул чорның нинди улы булып кала алган? (Сөйгән улы булып.)

– Укучылар, ничек уйлыйсыз, шигырьнең каршылык чишелгән ноктасы кайда? (Соңгы куплетында.) Лирик герой нәрсә дип вәгъдә бирә, кем исеменнән сөйли? ( Партизан булып сөйли.)

– Ул килер көннәрдә туган ягының да үзгәргән булачагына ышанамы? (Әйе, көтүче түгел, ә якты киләчәк төзүче – инженер булып кайтырга сүз бирә.)

– Укучылар, тактада бирелгән сүзлеккә игътибар итегез әле? 

       –  Шулай итеп, нинди нәтиҗә ясый алабыз, шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели, укучылар? (Шагыйрь урманны җәмгыятькә тиңләп тормыш каршылыклардан тора, авыр вакытлар булырга мөмкин, шуңа карамастан тормышны яратырга, аны яхшырту өчен тырышырга кирәк, киләчәктә кем булуың үзеннән тора дигән фикер үткәрә.)

– Бик дөрес, укучылар, афәрин!

V. Белемнәрне беренчел ныгыту

1. Ирекле шигырь  билгеләмәсен әсәр мисалында аңлату:

–Укучылар, нәрсә ул шигырь? (Шигырь – гарәп сүзе, «тәртип», «рәт» дигәнне аңлата. Ул – ритмик сөйләм.)

– Ә менә бу шигырь юлларын укыган вакытта тагын нәрсәгә игътибар итәргә була, тәртип сакланганмы? (Шигырь юллары тәртипсез язылган.)

– Дөрес, укучылар, әйдәгез, шуны исбатлап карыйк? Һәр төркем үзенә бирелгән шигырь юлларында иҗекләрне санарга тиеш була! (2 нче биремне эшлибез.)  

 2 нче бирем – «Ирекле шигырь» (бәяләү)

I төркем – «Рәссамнар»

 

Шигырьдән өзек

Иҗекләр саны

 

Урман. –

 

Анда давыл симфониясе, –

 

Анда үзенә башка тавышлар, –

 

Анда кыргый кошлар, –

 

Ач бүреләр җырлый, –

 

Анда шаулый күлләр, камышлар... –

 

 

 

II төркем – «Композиторлар»

Шигырьдән өзек

Иҗекләр саны

 

Урман. –

 

Бер агачтан күчеп бер агачка, –

 

Азык эзләп очкан сандугач –

 

Адашкандыр, бәлки, –

 

Ул урманда, –

 

Мескен, –

 

Кайда кунар инде, төн булгач... –

 

 

 

III төркем –

«Язучылар»

Шигырьдән өзек

Иҗекләр саны

 

Урман. –

 

Сагынсам да, синдә тиз булмам. –

 

Юлларымның башы синдә, урман! –

 

Яшьлек көнем синдә узган! –

 

Синең яланыңда –

 

Әткәй китте аклар кулыннан. –

 

 

 

 

– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, юлларның «тәртипсез» язылуы нигә кирәк? (Шигырьнең яңгырашын матурайта, көчәйтә.)

– Афәрин, ул ничек көчәйтә ала? ( Һәр куплет урман сүзе белән башлана, урман дип әйткәч, зур пауза ясала.)

– Бик дөрес, укучылар, афәрин. Моның белән Такташ урман сүзенә игътибар иттерә, уйланырга мәҗбүр итә.

– Укучылар, шигырьнең менә шулай «тәртипсез» язылуы «ирекле шигырь» дип атала. Әдәбият дәфтәрләрен ачабыз да язып куябыз: Ирекле шигырь төрле сандагы иҗекләрдән тора,  шигырь юлларының «тәртипсез» язылуы.

 – Ә хәзер, укучылар, үзегез тапкан образларны икегә аерыйк әле. Һәр төркемнән ике укучы уңай образларны яшел, ә ике укучы тискәре образларны сары  яфракларга язасыз. Һәм такта янына чыгып, тактада эленгән куакка беркетәсез?

– Афәрин, укучылар, менә игътибар итегез безнең куагыбызга. Тормыш та шундый чуар төсләрдән тора.

– Ә менә төп образ урманны без Туган як белән тиңләдек, аны кая куярбыз икән? (Тамыры итәрбез.)  Бик дөрес, без аны тамыры итәрбез, чөнки, ул безнең тамырыбыз, тамыр нык булганда гына куак озак яши, безнең дә туган ягыбыз  бар икән, без әле яшәячәкбез.  Такташ шигырендәгечә, киләчәк безнең кулларда.

 

VIӨй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

 

1. Шигырьне сәнгатьле укырга.

2. 119 нчы бит, 3 нче биремне дәфтәргә эшләргә.

3. Урман, юрган, калган, талган сүзләрен кулланып, гаилә белән берлектә шигырь язып карарга. ( Ирекле бирем.)

 

VIIРефлексия

 

Дәрестә мин ______________ белдем.

( Дәрестә мин Һади Такташның «Урман» шигырен белдем.)

Мин ________________ өйрәндем.

(Шигырьне анализларга өйрәндем. Образларны таптым. Ирекле шигырь турында белдем.)

Миңа ___________________кызыклы булды.

(Һади Такташ шигырен уку кызыклы булды.)

(Шигырь башта авыр иде. Укыгач, эчтәлеген аңладым, шул кызыклы булды.)

 

Дәрескә үзбәя.  (Баллардан чыгып, дәрескә билге куела.)

 

Үзбәя

Укучының фамилиясе, исеме:_____________________

_________________________________________________

 

Число:

____________

 

Биремнәр:

Дәрескә билге:

 

Шигырьне сәнгатьле уку

1 нче бирем

2 нче бирем

 

1

 

 

 

 

 

 

     

Сүзлек белән эш:

Партизан – дошман тылында урманнарда яшеренеп калган һәм туган җирен саклап, халкын яклап дошман белән көрәшүче кеше.

 

Инженер – техника, механизмнар, җайланмалар, коммуникацияләр төзүче һәм камилләштерүче белгеч.

 

Көтүче – мал көтүче кеше.

 

Лирик геройәсәрдә, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерә торган образ.

 

Шигырьгарәп сүзе, «тәртип», «рәт» дигәнне аңлата. Анда басымлы, басымсыз иҗекләр билгеле бер тәртиптә чиратлашып килә, аның һәр юлы төгәл үлчәмгә буйсына, ритмик сөйләм туа.

 

Ирекле шигырь төрле сандагы иҗекләрдән тора, шигырь юлларының «тәртипсез» язылуы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ