Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетле һәм аянычлы язмыш

Революциягә кадәр дөнья күргән «Мәктәп» журналының дәвамчысы буларак, 1918 елда «Мәгариф» журналы чыга башлый.

Ул Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән гыйльми үзәк каршында нәшер ителә. Узган гасырның 20 нче елларында бөтен мәдәни тормышның үзәге булып торган әлеге бас­маның мөхәррирләре арасында танылган галим һәм җәмәгать эшлек­лесе Гаяс Максудов исеме аерым урын алып тора.
Гаяс Максудов 1891 елда Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында Гыйсаметдин мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә үк ул әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. 1904 елда аны, укуын дәвам итү өчен, Югары Кибәхуҗадан 40 чакрымдагы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп урнаштыралар. Сүз уңаеннан, Кышкар мәдрәсәсе – татар милләте өчен язучы һәм журналистларны күпләп тәрбияләп биргән уку йорты, шул исәптән биредә Гаясның бертуган энесе –танылган татар язучысы Мәхмүд Максуд та белем алган.
Белемгә сусаган, дөньяны күбрәк күрергә омтылган егет Кышкарда озак тоткарланмый, Оренбургка юл тота. 1905 елның көзеннән ул биредәге «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала башлый, тырышлыгы белән таныла, бигрәк тә математика дәресләреннән яхшы өлгерә. Шуны исәпкә алып, уку елының икенче яртысында аны интернатта бушлай торучылар исемлегенә кертәләр.
1905 елгы революция тәэсирендә «Хөсәения»дә шәкертләр хәрәкәте шактый көчәеп китә. Шәкертләр мәдрәсә администрациясе алдына байтак таләп­ләр куя. Идарә ул таләпләрне тулысынча канәгатьләндермәгәч, шуңа протест йөзеннән, 1907 елда кырыклап шәкерт мәдрәсәне ташлап чыга. Гаяс бу хәрәкәтне башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр оешкан рәвештә хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылындагы мәдрәсәгә барып керәләр. Мәдрәсә, авыл җирендә булуга карамастан, төрле фәннәр, рус теле һәм башка телләр укытылу ягыннан заманына күрә бик алдынгы санала. Нәкъ менә шушында Гаяс шәхес буларак формалаша. Ул инде милләткә хезмәт итеп, зур эшләр башкарырга, моның өчен математика мөгаллиме булырга карар кыла. Моның өчен, әлбәттә, мәдрәсә белеме генә җитми. 1909 елда 18 яшьлек татар егете, Кара диңгезне кичеп, Төркиягә барып җитә, Истанбул шәһәрендәге лицейларның берсенә укырга керә. Лицейда укыганда ук, Европада белем алу турында хыяллана. Лицейны тәмамлау белән Бельгиянең Льеж университетына барып керә. Ләкин әлеге уку йортын тәмамлый алмый: Беренче бөтендөнья сугышы башлана, шәһәрне немецлар оккупацияли. Гаяс Бельгиядән китәргә мәҗбүр була. Ләкин сугыш һәм революция аркасында туган илгә кайта алмый, кире Истанбулга китә һәм анда, университет тәмамлап, лицейда һәм укытучылар семинариясендә математика укыта башлый.
Чит илләрдә зур белемнәр туплаган егет Россиягә 1919 елда гына әйләнеп кайта ала. Әле анда да Одессага кадәр генә. Ул биредәге татар мәктәпләренең берсенә мөдир булып урнаша. 1920 елның июнь аенда Мәскәүгә кайта. Аннан озакламый Гаясны Казанга җибәрәләр. Бу – нәкъ Татарстан автономияле рес-
публикасы төзелгән чор була.
Ул фикердәше Галимҗан Ибраһимов белән Татарстан АССР мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәген оештыруда катнаша, 1922 елдан башлап аның җитәкчесе була. Шулай ук Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә матбугат бюросы башлыгы, «Кызыл Армия» газетасының вакытлы редакторы, Шәрык академиясе каршындагы эшчеләр факультетын оештыручы һәм аның мөдире; Татарстан Мәгариф комиссариатында тәрҗемәчеләр секторы башлыгы.
Галимҗан Ибраһимов белән бергә ул, «Мәгариф» журналын совет чорында яңадан оештырып җибәрүче буларак, күп хезмәт башкара. Журналның башлангыч чорында берничә ел буена аның җаваплы мөхәррире була. Бу вазифаны 1921 елдан 1925 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта Г. Максудов – мәгариф темасына язылган күпсанлы хезмәтләр авторы да. Аның педагогика, методика, мәгариф системасы, әдәби тел, орфография һ. б. темаларга караган күп мәкаләләре популярлык казана.
Журнал мөхәррире булу математика белгече Гаяс Максудовны мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык мәсьәләләр белән дә актив шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, ул Гыйльми үзәктә терминология комиссиясе рәисе вазифасын үз өстенә ала. Әлеге комиссия җитәкчесе буларак, аның иң беренче эше элек бездә кулланып килгән цифрларны хәзерге һәм барлык халыклар өчен уртак гарәп цифрлары белән, ә математика, физика, химия һ. б. фәннәрдә кулланыла торган тамгаларны латин хәрефләре белән алмаштыру була. Аннары ул, гомумән, гарәп графикасын латинныкы белән алыштыру идеясе белән чыга. Бу мәсьәлә башта мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы утырышка куела, анда Гаяс Максудов доклад ясый. Бу доклад 1921 елда «Мәгариф»нең 1 – 2 нче саннарында басылып та чыга. Шулай итеп, Гаяс Максудов тарихка татар графикасын «Яңалиф»кә алыштыру инициаторы буларак кереп калды. Ул җитәкләгән «Мәгариф» журналы исә шушы зур эшне тормышка ашыруда төп лаборатория ролен үти.
Озакламый терминология комиссиясенең икенче зур хезмәте – математика терминнары эшләнә. Бу уңай белән фикер алышу тамгалар, терминнар мәсьәләсе белән генә чикләнеп калмый, гомумән, татар әдәби теле һәм аның компонентлары турында сөйләшү төсен ала. Гаяс Максудов үз чыгышларында иң җитди мәсьәләләрне алга сөрә. Телдә «саф татарчалык» ягында торучылар, мәсәлән, татар әдәби теленә башка телләрдән сүзләр алуга каршы була. Алар карашынча, халык телендә йөреп тә, моңарчы әдәби телгә кермәгән сүзләр, шулай ук борынгы татар телендә булып та, хәзер онытылган сүзләр, (мәсәлән, мөдир урынына – узаман, секретарь урынына – язгын, документ урынына – бөти) гражданлык алырга тиеш. «Мәгариф»нең шул елдагы 3 – 4 нче саннарында Гаяс Максудов, боларга җавап рәвешендә, «Караш аермалары» дигән мәкаләсен урнаштыра. Мәкаләдә фәнни тамгалар мәсьәләсенең гомумән язу, бигрәк тә тел мәсьәләсенә катнашы юклыгы әйтелә, «катгый ихтыяҗ аңлашылып җитсә, язу өчен дә латинча алырбыз, бу – киләчәк өчен бер хәзерлек булыр», диелә.
Татар әдәби теленең ничек булырга тиешлеге мәсьәләсенә тукталып, Г.Максудов бер генә культуралы телнең да үз сүзләре белән генә чикләнеп кала алмавын әйтә. Гаяс Максудов чыгышлары, нигездә, «Әдәби һәм фәнни бөтен бер татар теле»нең төп принципларын аңлатуга, киң массага аңлаешлы татар әдәби теле булдыру юлындагы практик чараларга багышланган. Ул әдәби телнең башка телләр йогынтысыннан изоляция­ләнгән булуын мөмкин дип санамый. Телебезгә халыкара сүзләрнең һаман күбрәк керә барачагын, рус һәм башка халыклар теле йогынтысын да таный.
Гаяс Максудовның ул чордагы актив эшчәнлеге таң калырлык. Ул, төп эшләреннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының математика факультеты профессоры И.Гагаев җитәкчелегендә аспирантура үтә, «Дифференциаль тигезләмәләрне академик Чаплыгын ысулы белән якынча интегральләштерү» дигән темага кандидатлык диссертация­сен яклый. Бу хезмәт чит ил журналларында да басылып чыга. Фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәле Гаяс Шәрык педагогия институтында, Казан төзүче инженерлар институтында, Казан дәүләт университетында математикадан дәресләр бирә. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: ул Казан дәүләт университетында һәм аның физика-математика факультетында совет, Мәгариф эшчеләре союзы президиумы әгъзалары, фән эшчеләре секциясе рәисе, «Татарстан» газетасында редколлегия әгъзасы, Татарстанны өйрәнү һәм Татар педагогия җәмгыятьләрендә рәис урынбасары, Казан шәһәр Советы әгъзасы... Аның татар урта мәктәпләре өчен бастырып чыгарган алгебра һәм тригонометрия дәрес­лекләре, оригиналь хезмәт буларак, үз вакытында тиешенчә бәяләнде һәм Татарстан математика тарихында билгеле урынны алды. «Кыскача алгебра дәресләре» (1923), «Алгебра дәресләре» (1929), «Туры сызыклы тригонометрия» (1929) дәреслекләре заманында зур популярлык казана.
1929 елда Гаяс өстендә «кара болытлар» куера башлый. Аны педагогия институтында солтангалиевчеләр төркеме оештыруда, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Эш шунда ки, ул, 1923 елда 15 күренекле шәхес арасында Мирсәет Солтангалиевне яклап, Мәскәүгә хат язган була, соңрак язылган хатларга да кул куя. Шушыларны искә алып, ул партиядән куыла, эшсез кала.
Эзәрлекләүләрдән качып, Гаяс Максудов 1936 елда Үзбәкстанга китә, Сәмарканд университетында укыта башлый. Ләкин Сталин шымчылары аны бик тиз табалар, ул «русларга карата нәфрәт тудыруда» гаепләнә һәм 1937 елның 13 ноябрендә ун елга хөкем ителә. 1942 елда төрмәдә вафат була. Бары 1968 елда гына аклана.
Татарлардан математика буенча беренче фән кандидаты, «Яңалиф» графикасын гамәлгә куюда башлап йөрүче, «Мәгариф» журналының совет чорындагы күренекле баш мөхәррире Гаяс Максудов – минем авылдашым да әле. Ул эчеп үскән чишмәләрнең шифалы суын татып, ул басып узган сукмаклардан атлавым белән чиксез горурланам!

Васил ГАРИФУЛЛИН,
КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

 

Фото: ВикипедиЯ

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарның милли каһарманы

Мирсәет Солтангалиев – XX гасырның иң күренекле шәхесләреннән берсе.

Татарның милли каһарманы

Ул, Ленин һәм ленинчылардан аермалы буларак, дөньякүләм революциянең булмаячагын, аның урынына куәтле фактор рәвешендә колониаль Шәрыкның уяначагын фаразлаган, 1919 елда ук «Жизнь национальностей» журналында коммунистларның Көнбатышка йөз тотуын өметсез гамәл, дип бәяләгән.
Ул шулай ук Ленинның: «Колониаль һәм ярымколониаль илләр, капитализм фазасын үтмәстән, турыдан-туры социа­лизмга керәчәк» дигән фаразының да дөрес түгеллеген исбатлый алган. Шәрык илләренең социализмга түгел, ә милли-азатлык революциясенә йөз тотачакларын, шуның нәтиҗәсендә өченче дөнья барлык­ка киләчәген дә күрәзәләгән.
Юлбашчының «Имперализм как высшая стадия капитализма» дигән әсәрен пыр туздырып, империализмның капитализмның кайбер стадияләренә генә түгел, ә барлык стадияләренә дә, хәтта социализмга да хас сыйфат икәнлеген күрсәтеп язган.
Аның тәгълиматына Сен-Катаяма, Мао Цзедун, Лю Шао Ци, Хо Ши Мин кебек шәхесләр дә битараф булмаган. Аларны шушы тәгълиматны тормышка ашыручылар дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз.
Портретлары юкка гына Мисыр Президенты Гамаль Габдел Насернең, Алжир революциясе лидеры Әхмәт Бен Белланең кабинетларын бизәмәгәндер. Моның сәбәбе шушы бөек шәхесләрнең Мирсәет Солтангалиевне үзләренә юл күрсәтүче итеп санаган булуларында.
М.Солтангалиевнең 100 еллык юбилее көннәрендә Әхмәт Бен Белланың, аның хезмәтенә зур бәя һәм рәхмәтләр белдереп, Казанга телеграмма җибәрүе дә нәкъ шул хакта сөйли.

Аның марксизм-ленинизм тәгълиматын шик астына куйган беренче шәхес икәнлеге Баруна Деның 1999 елда ЮНЕСКО оештырган зур конференциясендә дә ачык итеп әйтелде. Япон тарихчысы Ямамучи, инглизле М.Родинсон, француз галимәсе Александра Беннигсен үзләренең шушы бөек шәхескә багышланган хезмәтләрендә М.Солтангалиевнең күрәзәчелегенә зур бәя бирәләр һәм аның өченче дөньяның идеологы икәнлеген документаль рәвештә раслыйлар.
1892 елның 13 июлендә Стәрлетамак өязенең Елебет исемле ерак татар авылында дөньяга килгән кешенең дөньякүләм биек­леккә күтәрелүен могҗиза дип карарга да ярый. Бу – чыннан да шулай. Ләкин бу феноменны, XIX – XX гасыр чигендә 300 елдан артык коллыкта яшәгән татарның өстеннән кабер туфрагын кагып төшереп, горур рәвештә тарих мәйданына чыгуның җимеше дип билгеләсәк, бигрәк тә дөрес булыр. Күренек­ле башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, татарның мисали рәвештәге ислам милләтенә әверелүе, әдәбият мәйданына Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сөнчәләй, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал кебек бөек язучыларыбыз чыккан, дистәләгән газета-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарыла башланган, татарның театры, музыкаль сәнгате барлыкка килгән гүзәл үзгәрешләр чоры бу.
Солтангалиев феномены – әнә шул гүзәл алгарышның бер җимеше, татар акылының дөньякүләм тантана итүенең якты күренеше.
Әйе, шәхесләрне чор үзе тудыра, тарих мәйданына да үзе алып чыга. Бу – Россияне революция чорнап алган, халыкларының йокыдан уянган еллары. «Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукаебыз. Солтангалиевне дә, бик күп зыя­лыларыбызныкы кебек үк, шушы революциянең якты таңы уята, аны милли-азатлык көрәше мәйданына чакыра.

Солтангалиевкә табигатъ зирәк акыл биргән. Искиткеч милли җанлы әтисе – халык укытучысы Хәйдәргали ага, аңа милли рух сеңдереп, акылын камилләштерүгә юл ачкан, китап сөяргә, бертуктаусыз белемен арттырыр­га өйрәткән. Мирсәетнең өйләрендәге бай китапханәдә дә, Бәләбәй земствосы китапханәсендә дә укымаган китабы калмаган. Ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш авторларының, рус классикларының әсәрләре белән шул вакытта ук таныша башлый. Үз халкының тарихы белән ныклап кызыксына, аны коллыктан иреккә чыгару хыялында яши башлый.
Казан укытучылар мәктәбендә укый башлагач, җирле социалистлар белән танышып, тыелган әдәбиятны өйрәнүгә керешә.
Ул чорда күп яшьләр социализм идеясе белән мавыга. Ләкин Мирсәет өчен бу ниндидер мавыгу гына булмый. Ул шушы тәгълиматтан капитализм тарафыннан сытылган дөньяны коткару ачкычын эзли. Һәм акрынлап Көнбатыш пролетариатының гына түгел, ә бигрәк тә колониаль Шәрык һәм андагы мөселман халыкларының изелгән дөнья икәнлегенә төшенә башлый. Әлбәттә, аның өчен беренче нәүбәттә үз кавеме татар халкы була.
Ул, социализмның азатлык идеяләренә таянып, акрынлап дөньяга карата үз карашын тудыра. Большевикларның калкып чыгуы аңарда коллыкта яшәгән халыкларга ирек бирү өметен уята. Һәм шушы өмет аны алар сафына китерә.
М.Солтангалиев бик күп милли каһарманнар кебек үк революция дулкынына чума. 1917 елда Казанда ул, Мулланур Вахитовның якын көрәштәше буларак, Мөселман социалистлары комитетын төзүдә катнаша. Бу комитетта эсерлар да, большевиклар да бергә кулга-кул тотынышып эшли. Монда эсер Фуат Туктаров та, большевик Камил Якуб та һәм башка бик күп милли-азатлык каһарманнары бергә була. Комитетның М.Вахитов нәширлегендәге «Кызыл байрак» газетасы, Ф.Туктаровның «Корылтай» газетасы, Уфадагы большевистик «Алга», Г.Ибраһимовның «Ирек» газеталары милли-азатлык проблематикасын беренче урынга чыгара.
1918 елда, Мулланур Вахитовның фаҗигале үлеменнән соң, моңарчы аңа йөкләнгән Үзәк мөселман комиссариатын, Үзәк мөселман хәрби коллегиясен җитәкләү Мирсәет Солтангалиев җилкәсендә төшә.

Шул ук вакытта ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрен җайлауга да зур өлеш кертә. Ул ике халыкны да якын күрә һәм киләчәктә аларның бердәм республикалары булачагына инана. 1917 елның декабрендә игълан ителгән Башкорт республикасын Совет хөкүмәте тарафыннан танытуга үз өлешен кертә. Ул, башкортлар белән якын мөнәсәбәттә булганлыктан, арадашлык вазифасын башкара. Нәтиҗәдә, моңарчы Колчак ягындагы башкорт гаскәре, Солтангалиев аның Реввоенсовет әгъзасы булган кызылларның 2 нче армиясенә килеп кушыла. 1919 елның 20 мартында Совет һәм башкорт хөкүмәтләре тарафыннан килешү төзелеп, Башкортстан республикасы таныла.
М.Солтангалиев, Милләт эшләре буенча Халык Комиссариатының җаваплы хезмәткәре рәвешендә Төньяк Кавказ республикаларын оештыру комиссиясенең рәисе буларак, тау халыкларының дәүләтчелекләрен булдыру эшенә зур өлеш кертә, аларга күбрәк хокук бирү өчен зур тырышлык куя.
Аның СССРны төзү елларындагы эшчәнлегенә әлегәчә тиешле бәя бирелгәне юк. Ә бит ул бу илне ирекле һәм тигез хокук­лы халыклар берлеге рәвешендә формалашуын алга сөрүчеләрнең беренчесе, аларның юлбашчысы була.
СССР төзүне хәл иткән РСФСР Советларының X съездында кискен бәрелеш­ләр була. Аның милли секциясендә М.Солтангалиев инициативасы белән яңа дәүләтнең тигез хокуклы республикалар союзы булуын таләп иткән мөрәҗәгать кабул ителә. Республика вәкилләренең имзаларын Шамил Усманов җыя. Съездның милли фракциясендә татарлардан – М.Солтангалиев һәм К.Мохтаров, башкортлардан – М.Халиков, казахлардан – С.Мендишев, үзбәкләрдән А.Хидыргалиев чыгыш ясый. Алар СССРга барлык респуб­ликаларның да тигез хокуклы рәвештә яңа дәүләтнең учредительләре рәвешендә керүләрен таләп итәләр.
М.Солтангалиев республикаларның СССРга РСФСР составында керүләрен кирәксез гамәл, аларга карата үги балаларга булган караш дип бәяли.
Хәер, ул инде 1919 елның апрелендә булып үткән РКП(б)ның VIII съезды делегатларының милли үзбилгеләнү хокукына карата мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләрен үз колаклары белән ишеткән була. Аларның берсе – Г.Пятаковның бу хокукны кайбер вакытта мәҗбүри рәвештә уйналырга тиешле дипломатик уен гына һәм аңа һич кенә дә җитди караш булырга тиеш түгел диюе, икенчесе – А.Томскийның аны вакытлы рәвештә кулланыла торган котылгысыз чара гына дигән сүзләре аны ачындыра да, көендерә дә. Ләкин ул әле Ленин һәм Сталинның да шушы фикердә булуына тулысы белән ышанып бетми.
Партия һәм ил җитәкчеләре М.Солтангалиевкә беркайчан да тулы ышаныч белән карамаганнар. Аларга аның тирән акылы гына кирәк булган. Әйтик, 1920 елда, Татарстан Республикасы формалашкан чакта, аны Халык Комиссарлары Советы рәисе итеп билгеләү турындагы тәкъдимне Сталин катгый рәвештә кире кага. Аның урынына бу постка Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.
Шундый ук хәл 1922 елда да кабатлана. Башкортстан Советлар съездында Халык Комиссарлары Советы рәисе урынына – Мирсәет Солтангалиев, ә Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты рәисе постына Муса Мортазин кандидатуралары тәкъдим ителә. Ләкин тәкъдим үтми кала. Чөнки бу – Солтангалиевнең Татарстан белән Башкортстанны союздаш республикалар дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәштәге позициясенең ныгуына китерәчәген Сталин бик яхшы аңлаган була. Аңа Солтангалиевнең милли республика башында булуы һәм шул сыйфатта Советларның X съездында Татарстан яки Башкорт­стан исеменнән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булуы һич кенә дә кирәкмәгән.
Шулай да М.Солтангалиев съезд алдыннан зур активлык күрсәтә. Казахстан республикасы Совнаркомы рәисе С.Мендишевның «Париж» кунакханәсендәге бүлмәсендә съездга милли республикалардан сайланган делегатларның фракция утырышы була. Анда Татарстаннан – К.Мохтаров, Г.Мансуров, Р.Сабиров, Ш.Усманов, Башкортстаннан – М.Мортазин, М.Халиков, Казахстаннан – С.Мендишев һәм М.Мурзагалиев, Төркестаннан шул вакыттагы Үзәк Башкарма комитеты рәисе С.Хадыралиев катнаша.
М.Солтангалиев үз чыгышында аларны съездда бергәләшеп, оешкан төстә хәрәкәт итәргә чакыра. Җыелышта партия Үзәк Комитеты исеменә милли республикаларны һәм өлкәләрне СССР составына союздаш респуб­ликалар рәвешендә кабул итү хакында карар чыгарыла. Делегатлар чыгышларында да шушы фикер яңгырарга тиеш була.
Съездның фракция утырышында шушы таләп М.Солтангалиевнең үзенең, К.Мохтаровның, М.Халиковның, С.Мендышев һәм С.Хадыралиевнең чыгышларында яңгырый. Ләкин Сталин аны: «Бу – Россияне таркатуга юнәтелгән таләп», – дип кире кага.
1923 елның апрелендә булып үткән партиянең XII съездында СССР шушы рәвешендә төзелүенә каршы көчләр туплана. Съезд алдыннан моның өчен Солтангалиев зур әзерлек эше алып бара. Казахстанның Мәскәүдәге вәкиле Мурзагалиев, Башкортстан вәкиле Абдулла Әдһәмов белән элемтәгә керә. Съездга ныклап әзерләнүләрен сорап, Азәрбайҗанга, Төркестан, Татарстан, Кырым һәм Башкортстанга хатлар җибәрә.
Съезд барышында Татарстан, Казахстан, Төркестан, Азәрбайҗан, Грузия һәм Дагстан вәкилләреннән Үзәк Комитетка каршы оппозицион төркем төзелә. Төркемнең платформасы барлык милли республикаларны да СССРга тигез хокуклы рәвештә кабул итү, үзәкләштерү сәясәтен йомшарту, милли рес­публикаларның үз хәрби көчләрен булдыру тәкъдимнәреннән торган була. Ләкин кайбер делегатларның куркып чигенүләре аркасында платформа тормышка ашмый кала.
Шулай да, милли төбәкләрнең оешуы җитешле рәвештә булмаса да, съездда оппозицион тәкъдимнәр шактый нык яңгырый. Л.Троцкий да Үзәк Комитетның милли сәясәтен бик нык тәнкыйтьли. Украина һәм Грузия делегатлары да СССРның барлыкка килүен республикаларның хокукларын кысу, аларны авызлыклау дип бәялиләр.
Бу көннәрдә М.Солтангалиев казах Турар Рыскулов, грузин Б.Мдивани, азәрбайҗан Н.Наримановлар белән нык аралаша, күп нәрсәләрне күрә, ишетә. Һәм коммунистларның милли проблеманы хәл итәргә җыенмауларын, аны власть өчен көрәштәге уен коралы итеп кенә караганлыкларына ныклап ышана.
Мәгълүм органнарда аңарга карата компромат артканнан-арта бара. Ул күптән инде күзәтү астына калган була. Аның һәрбер язган хаты алар кулына керә тора. Нәтиҗәдә, аңа карата досье булдырыла. Әлеге досье М.Солтангалиевнең СССР төзү вакытындагы Сталин карашларына каршы булган мәгълүматлар хисабына тагын да байый төшә.
Шунысы игътибарга лаек: Сталин М.Солтангалиевне кулга алырга дигән әмерне үзе бирә. Моңа каршы Г.Зиновьев: «Бу – милли төбәк вәкилләрен куркытмасмы икән, бәлки, аңа тимәскәдер» дигән язу җибәрә. Сталин аңа җавап итеп болай дип язган: «Страхов таких не разделяю, контрреволюционеров надо бить всегда... Этим мы только поддержим тех национальных коммунистов на окраи­нах, которые задыхаются в борьбе с Султан-Галиевым, поддерживаемыми Троцким. Сталин шулай ук Бухаринның «нельзя, чтобы из Султан-Галиева сделали мученика» дигән сүзләренә дә шушы ук рәвештә җавап бирә.
Нәтиҗәдә, ул партиядән чыгарыла, эшеннән азат ителә һәм кулга алына. Аның эше махсус рәвештә җыелган РКП(б) Үзәк Комитеның милли оешмалар катнашында уздырылган IV киңәшмәсендә карала. Анда аны яклап чыгучылар булса да, Сталин үзенекендә тора. Киңәшмәдә М.Солтангалиевне буржуаз милләтчелектә гаепләү фикере тантана итә. Аны партиядән чыгаралар, эшеннән алалар.
Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров кебек көрәштәшләре аңа, хаталарын танып, партия сафларында торгызуны сорап, Сталинга хат язарга киңәш итәләр. Алар, әлбәттә, М.Солтангалиев, партиягә кайтып, ниндидер югары постка билгеләнсә, милләткә күбрәк файда кыла алачагыннан чыгып эш иткәннәр.
М.Солтангалиев бу вакытта Россиянең СССР рәвешендә озак яши алмаячагына тулысы белән ышанган була.
Бу – аның 1924 елда барлыкка килгән «Об основах экономического, политического и культурного развития тюркских народов» дигән хезмәтендә тулы чагылыш таба. Аны гениаль әсәр дип билгеләү һич кенә дә ялгыш булмастыр. Чөнки ул, беренчедән, методологик яктан төгәл. Икенчедән, ул – дөньякүләм үзгәрешләрне җентекләп тасвирлаган, капитализмга тулы бәя биргән хезмәт. Аның бәяләмәләре марксизмга капма-каршы. Автор бу хезмәтендә Шәрык дөньясының бүгенгесен генә түгел, аның иртәгәсен дә билгели. Алай гына да түгел, һәрбер Шәрык иленең язмышын күрәзәли, яңа барлыкка килгән СССРга да әнә шул күзлектән чыгып бәя бирә. Ул, Мәскәүнең төрки халыкларны бүлгәләп, аларны таркату сәясәтенә аерым басым ясый һәм моның илне таркатуга китерүен фаразлый. «Россия күпмилләтле рус дәүләте буларак үзенең таркалуына йөз тота. Монда властька кайсы гына сыйныф килсә дә, аларның берсе дә аның элеккеге бөеклеген торгыза алмас. Панрусистлар, СССРны төзеп, күпме генә бердәм һәм бүленмәс Россияне торгызырга, башка халыклар өстеннән великоруслар гегемониясен урнаштырырга, республикаларның хокукларын гади провинция хокуклары белән тәңгәлләштерергә тырышсалар да, бу кире нәтиҗәләргә китерәчәк. Бүгенге СССР рәвешендә торгызылган Россиянең гомере кыска булыр. Ул таркалыр». Бу – минем ирек­ле тәрҗемәм генә. Аның русчасы күпкә көчлерәк һәм үтемлерәк.
1928 елда ул янәдән кулга алына һәм шул елның ахырыннан башлап, 1931 елның 1 мартына кадәр төрмәдә одиночкада утыра. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Әлеге карар 10 еллык сөргенгә җибәрү карары белән алмаштырыла. Һәм М.Солтангалиев 1934 елга кадәр Соловкида сөргендә була. Ул монда да тик тормый, көрәшен дәвам иттерә. Кәшшаф Мохтаров, Борһан Мансуров, кырымлы Дерен Аерлы һәм башка сөргендәгеләрне үз тирәсенә туплый.
1938 елда Мирсәет Солтангалиев соңгы мәртәбә кулга алына. Казанның Черек күл подвалында газап чигә. Аннан бертуктаусыз сорау алалар. Күз алдына да китерә алмастай җәзаларга тарталар. Шушы эшләрнең тоткын шаһитлары аның шул газапларга чыдый алмый кычкырулары бөтен төрмәгә яңгырап торды, дип сөйләгәннәр.
Рәсми документларга караганда, ул 1940 елның 8 декаберендә үлем җәзасына хөкем ителә. Бу карар тормышка ашырылганмы  юкмы – билгеле түгел. Аны моннан поездга утырып киткәнлеген дә күрүчеләр булган дип тә сөйләгәннәр.
Сталин аны үз янына алып, аны башка эшкә юнәлткән дигән хәбәрләр дә юк түгел. Аның турында тагын әллә нинди имеш-мимешләр бар. Боларны әле тулысы белән ачыклыйсы бар.
Ләкин ничек кенә булмасын, аның идеяләре бүген дә үзенең дөреслеген раслап килә. Нәкъ ул фаразлаганча, СССР таркалды. Ул әйткәнчә үк, Көнчыгыш уянып, дөньяга яшәү мисаллары тудыра, зур тизлек белән алга бара. М.Солтангалиев идеяләренең кояшы һаман да балкый. Кем ул Солтагалиев? Бу сорауга без: «Ул – бөек шәхес», – дип җавап бирәбез. Ул – безнең милли горурлыгыбыз, аны оныту һич кенә дә мөмкин түгел!
 

Материал, фото: Индус ТАҺИРОВ,
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы


 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ