Логотип Магариф уку
Цитата:

Сүзләрне дөрес язабызмы?

Бүгенге телебездә күп төрле ялгышлар хөкем сөрә. Без бу мәкаләдә бары тик хаксыз рәвештә кушып языла һәм тезмә ялгызлык исемнәре составында ялгыш баш хәрефләр белән языла торган сүзләр хакында сөйләрб...

Бүгенге телебездә күп төрле ялгышлар хөкем сөрә. Без бу мәкаләдә бары тик хаксыз рәвештә кушып языла һәм тезмә ялгызлык исемнәре составында ялгыш баш хәрефләр белән языла торган сүзләр хакында сөйләрбез. Хәлбуки, хәзерге газета-журналларда һәм китапларда мондый ялгышлар күп очрый.
Кайбер каләм ияләре сөйләмдәге (җөмләдәге) үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике сүзне, бер сүз итеп, кушып язу белән мавыгалар. Нәтиҗәдә телебезнең дөрес язу кагыйдәләре, тәгаенләп әйткәндә, кушма сүзләр ясалу тәртибе бозыла.
Телебездә янәшә торган ике сүз, мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, гомуми яңа бер мәгънә белдерә башлаган очракта гына кушма сүзгә әверелә. Мәсәлән, көнбагыш, атланмай, ишегалды, өйалды, аккош (аккошларның барысы да ак булмый), өчпочмак (ашамлык) суүсем, өскорма һ.б. Кайбер каләм ияләренең исә, теге яки бу янәшә торган ике сүзне бернинди нигезсез кушып язып, алардан, белдеклеләнеп, кушма сүз ясап куюларын һич кенә дә яраклы гамәл дип әйтеп булмый.
Хәзер мисал итеп китереләчәк уйдырма кушма сүзләрнең барлык кисәкләренең дә мөстәкыйль мәгънәләре аермачык аңлашылып тора, һәм, димәк, алар бернинди дә кушма сүзләр түгел, бәлки үзара ачыклагыч мөнәсәбәтендәге аерым-аерым сүзләр. Шулай булгач, аларны кушып язу телебезнең дөрес язылыш кагыйдәләрен тупас бозу булып санала.
«Фидель Кастроның элеккеге тәнсакчысы Хуан Санчес...» Бу җөмләдәге тәнсакчысы, беренчедән, русчадагы телохранительнең ялгыш калькасы (хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе), аны шәхси сакчысы дип куллану кулайрак булыр иде; икенчедән, тән сакчысы берничек тә кушып язылырга тиеш түгел: ул безнең телгә рус теленнән механик рәвештә күчереп кую аркасында килеп кергән. «Алар сатлыкҗан булып санала» (мондагы сатлыкҗан аерым язылырга тиеш).
«Канкойгыч бәрелешләрдә ул ике тапкыр контузия ала». Мондагы канкойгычны кушып язу өчен дә бернинди нигез юк. Ул да рус телендәге кровопролитные (столкновения) сүзен калькалаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Дөресе – кан койгыч (кан коюлы, канлы). «Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге» («Ил күләмендә халык...»). «Әлегә тулыканлы мәхәллә Тукайда гына» (дөресе – «тулы канлы»). «Моңа кадәр Владимир Якунин тизйөрешле тимер юлны салу эше башланмаска да мөмкин икәнен әйткән иде» («...тиз йөрешле тимер юлны салу эшенең башланмаска да мөмкин икәнлеген әйткән иде кирәк»). «Кырымның Яңа Конституциясе кырымтатар файдасына булмаска ошый» («...Кырым татарлары файдасыны булырга ошамый»). «Бөтентатар иҗтимагый үзәге... халык җыены уздыра» (дөресе – Бөтен татар иҗтимагый үзәге). «Русиядә бишенче буын суасты көймәсе эшләнәчәк» (су асты көймәсе). «Хуҗалыкта җәйге лагерьлар юк, маллар ярымбәйләп асрала». («ярым бәйләп» кирәк). «Йөзегезгә карагач ярымай күренә». Монда ике хата бар: беренчедән, карагач сүзеннән соң өтер куелырга тиеш; икенчедән, ярымай дигән сүз юк, ярым ай сүзләре генә булырга мөмкин. Җөмлә стиль ягыннан да бик тупас төзелгән. Ул «Йөзегездән ай нуры сирпелә» яки «Йөзегез ай кебек балкый» кебегрәк төзелергә тиеш. «Халкыбызның якты киләчәге өчен җан атып йөрүче бертөркем депутатларның...» (бер төркем депутатларның). «Бертөркем авыл яшьләре кичке уенга бара (Бер төркем ... кирәк). «Кеше тормышының иминлеген саклау – республикада алып барыла торган киңкырлы юнәлешләрнең берсе» (дөресе – ... күп кырлы яки күп төрле...).
Ара сүзе белән бергә килгән сүзләрне кушып язу да дөрес түгел: «Милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу өчен динара элемтәләр булдыру кирәк» очрагында да аерым язу мөһим: милләт ара, конфессия ара, дин ара.
Сүзләрне ялгыш кушып язу очраклары аеруча күп сүзе белән бергә килгән әйтелмәләргә карый. Бу мәсьәләдә соңгы вакытларда сәер күренеш хөкем сөрә: күп сүзе белән янәшә торган барлык сүзләрне дә кушып язу гадәткә кереп бара. Мәсәлән: «күптавышлы моңлану могҗизасы», «...христианлыкны мәҗүси күпаллалыкка кайту дип кабул итә», «Күпмәдәниятле дөньяда ислам дине халыкара форумы», «күпсанлы пассажирлар», «Этник гармония күптеллелек аша гына мөмкин», «күпкатлы йортлар», «күпбалалы гаиләләр» һ.б. Бу җөмләләрдәге күп сүзе белән кушып язылган сүзләр – рус телендәге многонациональный, многочисленный, многоквартирный кебек рус кушма сүзләренең ялгыш калькалары. Аларның берсе дә кушма сүзләр түгел һәм, димәк, аларны кушып язарга да нигез юк.
«Уйдырма» кушма исемнәргә мисалларны күп күрсәтергә мөмкин. Телебездә күп таралган ялгыш язу очракларының бер төрен тезмә ялгызлык исемнәрен яза белмәү тәшкил итә. Моның төп ике сәбәбе бар: берсе – рус телендәге шундый исемнәрне ялгыш тәрҗемә итү, икенчесе – тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәләрен белмәү.
Рус телендә дә, татар телендә дә тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәсе, нигездә, бер төрле: тезмә ялгызлык исемнәренең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла, калганнары кечкенә хәреф белән башлап языла. Хәер, тезмә исем составында ялгызлык исеме булса, ул, әлбәттә, зур хәреф белән башлап язылырга тиеш. Әмма бу мәсьәләдә рус теле белән татар телләренең бер үзенчәлеге бар. Рус телендә тезмә ялгызлык исеме эченә кергән беренче уртаклык исеме баш хәрефтән язылса, аны татарчага тәрҗемә иткәндә, рус әйтелмәсе эчендәге сүзләрнең урнашу тәртибе үзгәргәнлектән, рус тезмәсендә баш хәреф белән язылган беренче сүз татарчада, кайчакта, беренчелеген югалтып, кечкенә хәрефтән башлап язылырга тиеш була. Ләкин бу үзенчәлек ике тел белән эш итүчеләр практикасында еш кына исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә, тезмә ялгызлык исемнәренең дөрес язылыш кагыйдәсе бозыла. Мәсәлән, Министерство образования и науки Республики Татарстан дигән русча тезмә ялгызлык исемдә Министерство сүзе, әйтелмәдә беренче булып торганлыктан, министрлык баш хәрефтән язылса, татарчасында мәгариф сүзе, беренче урында булмаганлыктан, кечкенә хәреф белән башлап язылырга тиеш. Әмма безнең мәгълүмат чаралары авторлары бу кагыйдәне бервакытта да исәпкә алмыйлар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы формасында – Мәгариф сүзен баш хәреф белән язалар (дөресе – Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы).
Аппарат Кабинета Министров Татарстана  әйтелмәсендә Аппарат, тезмә ялгызлык исемнең беренче компоненты буларак, баш хәрефтән языла. Аны татарча әйткәндә исә, аппарат, сүзтезмәнең башында тормаганлыктан, кечкенә хәрефтән язылырга тиеш. Әмма бөтен газеталарда һәм башка чыганакларда да Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты дип, ягъни аппаратны хаксыз рәвештә баш хәрефтән язалар.
Татарстан Язучылар берлегенең корылтае... (дөресе – Татарстанның язучылар союзы съезды...) (шуны да искәртик: союз ул берлек түгел): Татарстан Республикасы хөкүмәте» дигәндә дә кайберәүләр ялгыш хөкүмәт сүзен баш хәреф белән язалар. «Очрашуда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары катнашты»: бу җөмләдә дә хөкүмәт һәм рәис сүзләре ялгыш баш хәрефләр белән язылган. «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды»: Директорлар сүзен зур хәрефтән башлап язуны һич кенә дә нигезләп булмый: ул бернинди дә ялгызлык исеме түгел. «Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе»: Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе кирәк.
 Казандагы мәгълүм бер концерт залын газеталар менә болай яза: С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы. Дәүләт һәм зур сүзләрен зур хәреф белән башлап язуны ничек нигезләп була? Берничек тә булмый. Бу тезмә исемне ялгызлык исеме дип атарга телибез икән, моның өчен әйтелмәнең беренче сүзен (С.Сәйдәшев) зур хәреф белән башлап язу җитә.
Кайбер каләм ияләре язганда, гомумән, аны-моны уйлап тормыйча гына эш итәләр, күрәсең. Түбәндәге җөмлә авторы мәгариф сүзен ни өчен баш хәреф белән язды икән?! «Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы...» Шушы ук фикерне бу җөмләгә карата да әйтергә була: «Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында ...мәсьәләләренә кагылып үтте». Юллама сүзе ялгызлык исеме түгел! «Россия Президенты Рәхмәте игълан ителде» (рәхмәте игълан ителде кирәк).
Тезмә ялгызлык исемнәрен язуда ялгышлар күбесенчә тәрҗемә иткәндә, рус һәм татар телләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмау аркасында килеп чыга дигән идек. Шушы фикерне расларлык тагын бер-ике гыйбрәтле мисал китерәбез. Республикабызның язмышын хәл итүдә гаять әһәмиятле документ  исемендәге беренче сүз Декларация  пунктуация кагыйдәсе буенча баш хәрефтән языла: «Декларация о государственном суверенитете Республики Татарстан». Моны татарчага тәрҗемә иткәч, декларация сүзе, беренче урынын югалтып, кечкенә хәреф белән язылырга тиеш, чөнки ул үзе генә ялгызлык исеме түгел. Ләкин безнең каләм әһелләре, бу документ исеменең русчасына карап, механик рәвештә декларацияне зур хәрефтән башлап язалар. Дөресе – Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация!
Рүзәл Юсупов,

академик

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ