Логотип Магариф уку
Цитата:

Җаның әрнүдән нишләргә белмәгән чаклар да була...

Таш белән атканга аш белән ат, дип үстерделәр безне...

Тормышта моның әллә ни файда бирмәвенә күпме инансам да, күңел башкасын кабул итми. Менә әле күптән түгел генә дә шундый эшләрнең берсен башкарырга туры килде. Аңлаганнар, аңлар.

Дөнья булгач төрлесе була, беребез дә фәрештә түгел. Иң якын кешеләреңнең хыянәтен, дусларыңның икейөзлелеген татырга да туры килә, чиста күңелеңне әрнетеп нахак яла ягучылар, көнләшеп каралтырга тырышучылар да очрый.

Шундый халәттә ачуың ташыган, җаның әрнүдән нишләргә белмәгән чаклар да була. Андый чакта сабыр, мең кат сабыр кирәк, дип белми әйтмәгәннәр шул. Чынлап та, тормыш һәрнәрсәне үзе урынына куя, иртәме-соңмы барысы да ачыклана. Күңелең чиста булганда, Аллаһ сине ташламый.

Иң мөһиме, берәүгә дә ачу саклап яшәмәскә, күңелеңнән тагын бер кат барысын да күздән кичереп гафу итәргә тырышырга. Чөнки үч саклап, кемгәдер ачуланып, көнләшеп, елап-сыктап яшәү кешене юкка чыгара, бетерә генә.

Сүзләремне акыл сату, үзеңне күрсәтергә тырышу дип кабул итмәгез. Күңел кушканга язам. Соңгы елларда үземә дә төрлесен кичерергә туры килде. Хәзер мин аларга тагын да көчлерәк, акыллырак булырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт кенә әйтәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ