Бакчачы киңәшләре: газон үзеннән-үзе үсми
Сутый-сутый бәрәңге, кишер үстерү заманасы артта калды. Бүгенге бакчалар җәннәт бакчасына әверелеп баралар. Чыннан да, бакчаны ял итү «утравы»на әйләндерүчеләр ишәя. Кесәң генә тишек булмасын, замана бакчасында чәчәкләргә генә түгел декоратив агачларга да өстенлек бирелә. Ун ел ландшафт дизайнеры булып эшләүче Алсу Кузнецова моны аеруча яхшы аңлый.
Алсу Кузнецова белән таныштырып китсәк, ул балачактан ук актив иҗатка тартылуын күрсәткән: рәсем ясарга яраткан, яшүсмер чагында акварель һәм май белән рәсемнәр ясаган. Башлангыч сәнгать белеме булмагач, мәктәптән соң төзелеш университетына дизайн факультетына керә алмаган. Югары белемне финанс яктан ала, бер көн дә һөнәре буенча эшләми. Дизайнер яки архитектор булу теләге аны беркайчан да ташламаган. Тормышка чыккач, ире белән Идел буенда йорт сатып алганнар. Шушы көннән башлап, аның бар уе ландшафт дизайнеры булуга юнәлгән. Тормыш иптәше белән бергәләп үз участокларында үз куллары белән төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча идеяләрне һәм фикерләрне тормышка ашыра башлыйлар. «Күп нәрсәне өйрәнергә һәм үземә эшләргә туры килде, чөнки ялланган грамоталы белгечләр бик аз булып чыкты. Шуңа күрә мин үз һөнәремне үзләштерү өчен белем алырга уйладым. Башта онлайн-курсларны тәмамладым. Аннан соң бу белемнең аз булуына төшенгәч, КФУ дизайн һәм пространство сәнгате институтының «Ландшафт дизайны мәктәбе» бүлегендә һөнәри әзерлекне яңадан үтәргә булдым. Анда мин бакча проектлаштыру, төзекләндерү буенча югары белем алдым», – дип, үзе белән таныштырды Алсу Кузнецова.
– Һәр объект бик индивидуаль һәм заказ ясаучының теләкләреннән тора. Әйтик, кайберәүләр 2–3 сутый участокта мунча, барбекю зонасы, терраса, беседка, бассейн һәм хуҗалык блогын урнаштырырга телиләр. Бу – катлаулы эш. Иң катлаулы проектлар рельефлы кишәрлекләр, дөрес булмаган формалы һәм төрле биеклектәге объектлар дип санала. Анда рельефны, җир массаларының дәрәҗәләрен һәм аларның күчүен, диварлар, дренаж һәм яңгыр системалары кебек инженерлык корылмаларын һәм башка күп нәрсәне җентекләп өйрәнергә, җирләрне тигезләргә кирәк. Ләкин мин мондый объектларны яңа кызыклы объект һәм тәҗрибә итеп кабул итәм. Әгәр дә син белемгә ия булсаң, бу – һәрвакыт үзең өчен ниндидер кыенлык, ә син үз эшеңдә тагын да көчлерәк һәм яхшырак була аласың, – ди үз-үзенә ышанган Алсу.
Белгечтән аның тәҗрибәсеннән иң үзенчәлекле бакча нинди булуы турында кызыксындык.
– Минем практикада иң гадәти булмаган бакча берничә стильне берләштерде. Күп очракларда йорт стиле концепцияне, бакча стилен үзе үк әйтеп тора. Ләкин без участок озын булганга, бакчаны гармонияле һәм матур итеп эшли алдык! Кантри стилендәге йорт ландшафт дизайнын, ләкин клиентның табигать белән икәүдән-икәү генә калу урынын булдыру һәм Будда статуясы белән медитация өчен урын ясау теләге бар иде. Һәм япон стилендә биек ылыслы агачларның яшел массасында яшеренгән ташлар бакчасы, бакчаның бер почмагында бонсайлар тудырырга карар кылдык. Бу планлаштыру бакчаны бары тулыландырып кына җибәрде. Мондый «Яшел кабинетлар» дип аталганнар кишәрлектә берничә стильне берләштерергә мөмкинлек бирә. Бу проект әле тормышка ашырылмаган. Чөнки җитди финанслау таләп ителә. Кишәрлек 30 сутый җирне алып тора. Бер бассейн урнаштыру гына 3 млн га төште, – дип җавап бирде ландшафт дизайнеры.
Алсу Кузнецова сүзләренә караганда, бүген клиентларны кишәрлек планлаштыру, барлык корылмаларны, кече архитектура формаларын, ял итү зоналарын функциональ урнаштыру һәм аларга юл, сукмак юлларын дөрес тоташтыру кебек сораулар кызыксындыра. Объектларны яшелләндерү мөрәҗәгате белән, кагыйдә буларак, соңрак киләләр икән. Бүген күп кеше аз керем сораган, кул хезмәте аз кергән бакча тели.
Бүген газон җәелгән бакча бик актуаль санала. Күп кеше бу газонны аз тәрбия һәм вакыт сорый торган матур яшел «келәм» дип уйлап ялгыша, ди белгеч. Һәм үз дәлилләрен китерде:
– Яз көне газонны кисү, тарау кебек эшләрне башкарырга кирәк. Ә бу эшкә электр яки бензин аэратор-скарификатор ярдәмгә килә. Газонны кисү аның тамырларын кислород белән тулыландырырга, кыштан соң яңа үсентеләргә тизрәк шытып чыгарга этәргеч бирә. Газонны файдалы матдәләр белән тукландыру турында да онытмаска кирәк. Ясалма яшел «келәм» азотлы ашламалар ярата. Яз көне мочевина (карбамид) , җәй көне азофоска/ нитроаммофоска сибәргә була. Вакытында су сибелү аның матурлыгын саклаячак, үсешен тәэмин итәчәк. Яңгыр яумаганда, газонга көндә су сибү кирәк. Су салкын булырга тиеш түгел. Иң шәбе: газонга автоматлаштырган сусипкеч урнаштыру кирәк.
Газонны чабарга кирәк һәм моны вакытында эшләү мөһим. Яшел чирәмнең биеклеге 15 см дан артмаска тиеш. Биек газон таптала һәм чабуны кыенлаштыра. Һәр чабудан соң ашлама кертелергә тиеш. Моны айга 2–3 башкарырга кирәк. Югыйсә матур газонга өмет итеп булмый. Шулай ук газонны кирәк булганда гербицидлар ( чүп үләннәреннән саклану чарасы) белән эшкәртертү яки чүпләрне кул белән утау үз файдасын бирәчәк. Кырмыскалар белән көрәшү дә мөһим. Газон урынында кырмыска өемнәре хасил булачак. Газонда йорт хайваннарын йөртергә тырышмагыз. Алардан калган «чүп» ләр газонны яндырачак.
Төзелеш һәм утырту материаллары һәм хезмәтләре өчен бәяләр көн саен арта. Бәяләр артудан тыш, сыйфатлы утырту материалын табу бик авыр, элек бик күп импорт үсентеләр сатып алырга була иде. Әмма санкцияләр бакчачыларга һәм ландшафт дизайнерларга импорт сатып алу юлын чикләде. Безнең Россия базарында да питомникларда сыйфаты югары булган үсемлекләр тәкъдим ителә. Әмма аларны һәркем дә ала алмый шул. Бүген барлык бакча үсемлекләренә бәяләр 30 процентка арткан.
Алсу Кузнецова укучыларның күп сорауларына җавап бирергә әзер. Шуңа күрә алга таба бакчачылык рубрикасын дәвам итәчәкбез.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Комментарийлар