Марат Әхмәтов: «Нурлат районының туган телләрне саклау тәҗрибәсен башка муниципалитетларга датарату мөһим»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Марат Әхмәтов муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.
Марат Әхмәтов иң элек Егоркино авылындагы урта мәктәпкә килде. Мәктәптә 16 укытучы 55 балага рус телендә белем бирә, чуваш теле туган тел буларак өйрәнелә. Мәктәп директоры Екатерина Киргизова белдергәнчә, «Барлык 55 бала да чуваш телен өйрәнә. Балаларга тел һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү бик ошый. Китаплар укучыларны җәлеп итә. Барлык басмалар ике телдә – рус һәм чуаш телләрендә».
Марат Әхмәтов мәктәп театрының чуваш телендә куелышын карады, музей һәм китапханә белән танышты. Мәктәптә 8 мең китап бар, шуның 10%ы чуаш телендә. «Узган ел тагын 400 китап алдык», – диде директор.
«Гаҗәеп кызыксынучан коллектив, балалар туган телләрен мавыгып өйрәнәләр, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар», – дип билгеләде Марат Әхмәтов һәм әлеге мәктәптә чуаш телен өйрәнү буенча район күләмендә үзәк төзергә тәкъдим итте.
Сәфәр кысаларында Марат Әхмәтов Советлар Союзы Герое М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә булды, анда 700 гә якын укучы рус һәм татар телләрендә белем ала. Шулай ук ул «Алсу» балалар бакчасында да булды. Быел учреждение, билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итеп һәм яклап, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу конкурсында җиңүче булган.
Район җитәкчеләре һәм активы белән узган утырышта туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә Нурлат тәҗрибәсен башка муниципалитетларга тарату мәсьәләләре каралды.
«Шәһәр шәһәр инде ул, Нурлатта мохит нигездә рус телендә, әмма шул ук вакытта укытучылар да, укучылар да саф татар телендә иркен аралашалар, укыйлар, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. –Балаларның туган телләрендә шулай иркен аралаша алуына гаҗәпләндем. Балалар бакчасында үз көчләре белән күп кенә методик тәкъдимнәр эшләнгән. Туган телне саклау буенча балалар бакчасы һәм гимназия тәҗрибәсен күрше районнарга да таратырга тәкъдим итәргә була. Туган телләрне саклау, бу территориядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, бердәмлеген саклау буенча да эшләрнең торышыннан канәгать. Бу мәсьәләләр муниципаль хакимиятнең даими игътибарында, ә мәгариф учреждениеләре моның белән җаваплы һәм нәтиҗәле шөгыльләнә».
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча





Комментарийлар