Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыңгырау урынына – космос турында көйләр

Апрель аенда Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында космонавтика темасына багышланган музыкаль композицияләр яңгыраячак, дип белдерделәр РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Композицияләр исемлеге:

«Тайна третьей планеты» мультфильмының төп темасы (композитор Александр Зацепин, башкаручы –  Россия дәүләт кинематография симфоник оркестры).

«14 минут до старта» (автор – Оскар Фельцман, сүзләре Владимир Войновичныкы, башкаручылар –  Олег Непряхин һәм балалар хоры).

2025 елгы «Мелодии вместо звонков» конкурсы җиңүчеләре башкарган әсәрләр: Сергей Прокофьевның «Петя и волк» симфоник әкиятеннән тема (Краснодар крае, 61 нче мәктәп); Александра Пахмутованың «Знаете, каким он парнем был» (сүзләре – Николай Добронравов) һәм Евгений Крылатов музыкасына, Юрий Энтин сүзләренә язылган «Прекрасное далеко» җырларыннан өзекләр.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ