Логотип Магариф уку
Цитата:

Буаның «Кояшкай» балалар бакчасы гөрләтеп Сабантуй уздырган

Буа шәһәренең катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булып узды.Сабантуй – эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килүче бәйрәмнәребезнең берс...

Буа шәһәренең катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булып узды.
Сабантуй – эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килүче бәйрәмнәребезнең берсе. Сабантуй дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, халык гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
 
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балаларыбыз, өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен «ат чабышы» белән башлап җибәрде. Алар кызыксынып һәм дулкынланып «атлар»ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар.
«Капчык сугышы», «Аркан тартыш» ярышларында да теләп катнаштылар. Биредә көч тә, җитезлек тә сынала. «Чиләк белән су ташу», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар, һәр уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән малайларыбыз өчен Милли көрәш бәйгесе оештырылды.
Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен башкардылар һәм киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
Энҗе ӘБҮЗАРОВА,

«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире

Бәйрәм фоторепортажы:

 
 
 
 



 

 


Энҗе ӘБҮЗАРОВА,

 



«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ