Татарстанлылар «Россия студентлар язы»нда
Татарстанның югары уку йортлары студентлары Россиянең 80 төбәгеннән булган 3600 катнашучы арасында студентлар язы фестиваленең иң яхшылар өчлегенә керде.
Татарстан Республикасы гомуми зачетта 2 нче һәм «Региональ программа» юнәлешендә 3 нче урынны алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының 10 югары уку йортыннан – 16 иҗат коллективыннан тора, алар 38 номерны тәкъдим иттеләр.
«Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивале йомгаклары буенча Татарстан Республикасы 17 призлы урын һәм ике проектка 1,5 млн сумнан артык грант алды.
Комментарийлар