Логотип Магариф уку
Цитата:

Cәнгать – яхшы тәрбияче

Хәзерге ата-аналар инсан тәрбияләүнең төрле юнәлешләрен куллана. Моның өчен шартлар да җитәрлек. Әмма милли җирлектән аермыйча, сәнгати тәрбиянең дә мөһимлеген истән чыгармаска кирәк. Бу хакта «Туфан самавыры» сәхифәсендә дә сөйләштек. Кунагыбыз – ТР Фәннәр академиясендәге Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, Cәнгать белеме үзәге җитәкчесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза СОЛТАНОВА.

Иҗат, сәнгать дөньясына балачактан тартылдым. Гаиләдә алты бала үстек, безнең өйдә гаилә театры да бар иде. Кунаклар килсә, аларга махсус тамаша оештырабыз, чаршауны ачып җибәрәбез, мин – конферансье. Сеңелләрем Тәслимә, Фирая, энем Расих һөнәрләребезне чиратлашып тәкъдим итәбез. Актаныш районы Түке авылына элек-электән Камал, Тинчурин театрлары гастрольгә килә иде. Элек зур театрлар да кечкенә авылларга барып җитә иде. Яшь буынны иҗатка авызландыру, халыкка сәнгать шатлыгы өләшү көчле иде.

 

Мәктәбебездә рәсем укытучысы булмады. Шуңа да карамастан рәсем конкурсларында еш катнаштык. Музыка укытучыбыз да юк иде, әмма рус теле укытучысы Шамил абый Бариев баянда уйнады. Мәктәбебездә ике тавышлы хор эшләде. Алтмышар бала район смотрларында катнашабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лена апабыз театр түгәрәге оештырып, спектакльләр куя торган идек. Мәктәп елларын әле дә сагынып, якты хатирәләр белән искә алам.

 

Без авыл балалары физик хезмәт белән тәрбияләндек. Әле дә хәтеремдә: 7 нче сыйныфта укыганда, ике сеңелем белән бер кичтә усак кисеп, бер трактор арбасы утын әзерләдек. Гаиләдә олылар сүзеннән чыгу дигән нәрсә булмады, һәрвакыт әбиебез тәрбиядә тотты. «Солтановлар беренче булырга тиеш, сынатмагыз!» – дигәннәре әле дә колакта яңгырый. Иртәнге биштән уята, мәктәпкә киткәнче, дәресләребезне кабатлатып куя. Кече энебез балалар бакчасына йөрсә дә, ул да безнең белән торып ятлаган шигырен сөйли. Әнкәй пешергән балан бәлешләре хәтта төшкә керә. Ә аның чиккән әйберләре искитмәле. Студент булып укып йөргәндә, әнкәй чиккән урын җирләрне алып йөрдем. Түрләмә, челтәрләр кебек сыйфатлы, матур, милли әйберләргә сокланмаган кеше юк иде.

 

Тасвирый сәнгать – татарлар өчен читрәк дөнья. Авылда рәссамнар юк, әмма бездә халык сәнгате көчле. Ә профессиональ сәнгатьнең нигезендә халыкчан сәнгать икәнен яхшы беләбез.

 

Түбән Новгородның Добролюбов исемендәге чит телләр институтының алман теле факультетында укыдым. Анда игътибарымны җәлеп иткәне шул булды: телне үзләштереп кенә калмадык, аның фольклорын, мәдәниятен дә тирәнтен өйрәндек. Читкә киткән саен, үзеңне күбрәк күрәсең икән. Шуннан татар мәдәниятен, сәнгатен ник өйрәнмибез икән дигән фикер килде. Көнчыгыш сәнгате китапларын укый башладым. Чаллыда галереяларда күргәзмәләргә экскурсия оештырдым. Һәркайсына лекцияләр әзерлим, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Поэзия, музыка, рәсем сәнгате кичәләре үткәрдек. Сәнгатьнең асылына төшенгәндә генә аңа мәхәббәт уятырга мөмкин.

 

Яшь буынга сәнгати белем бирүнең формалары төрле һәм күп. Шул ук музей, сәнгать галереялары. Театрларга йөртеп тә күпме файдалы, төпле мәгълүмат бирергә һәм күзаллау тудырырга мөмкин! Казанда бигрәк тә. Төрле фестиваль, тамашалар даими оештырылып тора. «Печән базары» проектында көне буе татар йорты буенча лекция укыдым. Менә анда кызыксынучылар бик күп булды. Яшьләр дә, балалар да кызыксына, мастер-классларда актив катнашалар.

 

Балага сәнгати тәрбия бирүнең роле искиткеч зур. Биюне генә алсак та, ул спортның бер төре бит. Татарның хәрәкәтендә, йөрешендә аның холкы чагылыш таба. Тарихи үсеш юллары һәр халыкның үзенчәлекле. Бию аркылы балаларга үз асылыбызны, характерыбызны күрсәтү бик мөһим. Хор белән башкаруны алыйк, сәламәтлек өчен дә файдалы. Җырлаган кеше респиратор чирләр белән сирәгрәк авырый, чөнки тын юллары чиста була. Бәет, мөнәҗәтләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Төрле ярышларда катнашкан балаларның репертуарына игътибар итәргә иде. Жюрида утырганда, бөтен районнарның бер үк әсәрләргә тукталуы күзәтелә. Олылар җырларын башкарып чыгыш ясыйлар. Ә бит татарның музыкаль мирасы шактый бай.

 

Төрле татар авылларына экспедицияләргә чыгабыз. Йортларда миллилек югалганга борчылабыз. Татарныкымы, русныкымы, мариныкымы – аермыйбыз. Барлык йортларны да сайдинг белән уратып алып тышлыйлар, тәрәзәләрне алыштыралар да тәрәзә йөзлекләрен кире кайтармыйлар. Үзенчәлегебез калса, начар булмас иде бит. Ул бизәктә, агачны эшкәртүдә чагыла. Остаханәләрне торгызу бик мөһим. Һәр авылда осталар булган. Осталарны берәмтекләп барлау, аларның эшчәнлегенә җан өрү кирәк. Йортның тышкы кыяфәте генә түгел, аның эче дә татарча булырга тиеш. Укучыларым белән татар мохите нинди булырга тиешлеген төрле хезмәтләрдә күрсәтергә тырышабыз. Татар авылларында аз-маз булса да үрнәкләр сакланган әле.

 

Иң куандырганы шул: хәзерге вакытта үз асылыбызга кайту бара. Милли киемнәрне генә алыйк. Синтетикадан туйдылар. Табигый материалларга йөз тота башладылар. Ул уңайлы да, саулыкка да яхшы йогынтысы бар, матур да, милли дә. Заманында татар затлы матур киемне матурлык өчен дә йорт эченә диварга элеп куя торган булган. Безнең әбиләребез элек-электән кара киемнәр кимәгән. Ак, яшел, зәңгәр, кызыл төсләргә тукталган. Боларның барысының дә үз мәгънәсе булган. Чигүләрдә хатын-кыз оҗмах бакчасы образын тасвирларга омтылган.

Гүзәл Закирова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ