Логотип Магариф уку
Цитата:

Флорбол

Урамда кәшәкә белән туп чөеп уйнаучыларны күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Бу уен футбол да, хоккей да түгел. Бу – флорбол! Чагыштырмача яңа спорт төре бездә дә тиз арада шактый танылу алды.

Идән + туп = флорбол

Туплы хоккейның бер төре булып саналган флорболны урамда гына түгел, спортзалларда да уйныйлар. Бу спорт буенча хәтта ил һәм дөньякүләм чемпионатлар да уза. Атамасы инглиз теленнән тәрҗемәдә floor  ‒ идән, ball – туп дигәнне аңлаткан уен өчен махсус урын кирәкми – аяк асты такыр булса, шул җитә. Флорболның күзгә күренеп торган плюсы да ул. Махсус экипировкага да ихтыяҗ юк, ә менә тупны тәгәрәтү өчен яхшы кәшәкәне барлап кую комачау итмәс. Һәркем үзенә хуш килердәен сайлый ала дисәләр дә, аның җиңел булуы шарт. Тупны исә күп тишекле, пластиктан ясалганын сайлыйлар. Тишекләре – һава агымына каршы тору өчен. Уен барышында туп очып кына йөри – флорбол җитезлекне ярата! Моннан тыш, координацияне, игътибарлылыкны арттыра, командада эшләргә, стратегик фикерләргә өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта. Күңелле уен икәнлеген әйтеп тә торасы юк; бу спортка олылар гына түгел, балалар да чын-чынлап мөкиббән. «Улларым моңа кадәр дә спорт секцияләренә йөрделәр. Әмма флорболга барган кебек, ашкынып тормадылар. Спортзалга кереп киткәннәрен күрми дә калам», ‒ ди торт пешерү остасы, блогер Йолдыз Насыйбуллина уллары Алан һәм Мәликнең бу спорт белән кызыксынулары турында. Мәктәптән арып чыксалар да, кичке тренировкаларны калдырмый «Авентадор» командасы уенчылары. «Флорболда һәркем үз сәләтен күрсәтә ала, шул ук вакытта монда без барыбыз да бертигез. Тренерыбызның мөгамәләсе, ярдәме бу спортка тагын да якынайта», ‒ дип уртаклаша 10 яшьлек Мәлик. Абыйсы 12 яшьлек Аланга исә флорболның футбол белән хоккей комбинациясе булуы ошый икән. Ул аның чын команда уены булуын ассызыклый.

 

Уен кагыйдәләре

«Флорбол командасы биш уенчы һәм бер капкачыдан тора», ‒ дип спорт нечкәлекләре белән таныштыра Казанның флорбол буенча «Бөркет» балалар командасы тренеры, спорт мастеры Никита Мутагаров. Башкала командасы булып саналса да, Россия буенча уза торган илкүләм ярышларда республикабыз данын еш кына нәкъ менә шушы флорбол балалар клубы яклый икән. Биредә дүрт яшьтән алып унҗиде яшькәчә йөздән артык бала шөгыльләнә. 

Тренер сүзләренчә, флорбол мәйданчыгы, гадәттә, турыпочмак формасында ‒ 40х20 м була. Уеннар исә ике яки өч периодка бүленеп үткәрелә. Флорболның бозарга ярамый торган кагыйдәләре бар: кәшәкә уенчының тезеннән югары күтәрелергә тиеш түгел, көндәшеңне этү-төртү, аңа кәшәкә белән киртә салу, көрәшү катгый тыела, тупка аяклар белән орыну  – фәкать капкачыга гына бирелә торган хокук.

Флорболчыларга махсус кием кирәк булмаса да, 18 яше тулмаган уенчыларга махсус күзлек кию шарт, ә капкачы өчен өстәмә саклану чаралары булу мөһим. Бу – шлем, перчаткалар, тез башларын, тәннең башка җәрәхәт алу куркынычы булган өлешләрен саклау элементлары. Флорбол җәрәхәтле спорт дип саналмый. Монда уенчылар бер-берсенә кагылмый диярлек.

«Ярышлар, гадәттә, бер сәгать бара, шушы вакытның кимендә 45 минутын балалар тулы куәткә уйнарга тиеш. Моның өчен аларның физик яктан әзерлекле булуы мөһим. Һәр шөгыль алдыннан спортчылар махсус кросс үтә, залда да йөгерәләр, тәнне җылытканнан соң, уен техникасына бәйле күнегүләр ясый башлыйлар. Дисциплиналы, физик ныклыкка ирешкән бала флорболның тактикасына да тиз төшенә», ‒ ди Никита Мутагаров. Тренер үзе бу спортка хоккей аша килгән. Кайчандыр «Бөркет» командасына нигез салучы, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Флорбол федерациясе рәисе Рафис Габдрахмановны үзенең остазы дип саный. Флорбол буенча «Бөркет» ирләр командасы уенчысы да ул.

 

Мөмкинлекләр ача

Флорбол – дуслык спорты, балаларны үзара мөгамәлә корырга, аңлашырга өйрәтә торган позитив уен. Казан шәһәренең сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 142 нче мәктәбе укучылары да бу спортны иң элек шуның өчен үз иткән. «Флорбол белән шөгыльләнү укучыларыбызга уңай тәэсир итә. Координацияләре яхшыра, тизлекләре арта, алар үзара аңлашып уйнарга өйрәнә. Соңгысы балаларыбыз өчен аеруча мөһим», – дип сөйли мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Бакалдина. Баксаң, флорбол баланың хәрәкәт активлыгын арттыру, кешеләр белән аралашырга, үз-үзен контрольдә тотарга өйрәтү өчен кулай спорт икән. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү максатыннан еш кына шушы спортны сайлый белгечләр. 142 нче мәктәптә флорбол командасы 2021 елда ук оешкан. Тренировкалар атнага ике тапкыр уза. Унике баладан торган командада кызлар да, малайлар да шөгыльләнә. Физик тәрбия укытучысы Виктор Кустовский канаты астында флорбол нечкәлекләрен өйрәнүче яшүсмер спортчылар Россия һәм Татарстан буенча ярышларда актив катнаша. Кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Тимерхан Хафизов белән Артём Чичканов ‒ Татарстанның флорбол буенча җыелма командасы спортчылары, флорболның мөмкинлекләр спорты икәнлеген дәлилләүчеләр.

         

«Татарстанда 30 флорбол клубы бар»

Рәмис НИГЪМӘТҖАНОВ,

Татарстан Республикасы Флорбол федерациясе төбәк-иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе ярдәмчесе:

– Татарстанда Флорбол федерациясе 2017 елда ук барлыкка килсә дә, бездә бу спорт бераз соңрак – 2021 елда флорбол буенча «Ирбис» ирләр командасы оешкан чорда таныла башлады. Хәзер әлеге команда гамәлдә түгел, аңа алмашка яңалары барлыкка килде. Узган ел «Бөркет» («Беркет») ирләр командасы сафка басты. Шулай ук «Бөркет» («Беркет»), «Хан», «Авентадор», «Йолдыз» («Звезда») һәм башка балалар командалары бар. Республикабызда алар катнашында Россия, Татарстан буенча ярышлар, Казан шәһәре һәм мәктәп лигалары уза. Бүген Татарстанда утызга якын флорбол клубы эшли, секцияләрдә 2,5 мең чамасы бала шөгыльләнә.

 

«Без – иң көчлеләре»

Солтан Мөхәммәдиев, «Авентадор» флорбол командасы уенчысы, 12 яшь:

– Бу спорт миндә бик күп уңай сыйфатлар тәрбияләде, янәшәмдә мөһим һәм абруйлы кешеләр ‒ тренерларым, якын дусларым барлыкка килде. Безнең команда ‒ Татарстанның иң көчле командаларының берсе, Россия буенча ярышларга йөрибез, лаеклы уен күрсәтеп, призлы урыннар яулыйбыз. Тиз йөгерү, реакция, пасларның һәм сугуларның төгәллеге, уен вакытында мәйданны һәм башкаларны күрә белү – боларның барысын да безгә тренерларыбыз өйрәтә.

 

«ГМ» –тарих

Россиягә флорбол Скандинавиядән килгән. Сиксәненче еллар ахырында әлеге уен буенча тәүге ярышларны оештыручылар да хоккейчылар була. 1990 елның маенда хатын-кызлар (!) арасында беренче халыкара турнир да уздыралар. Нәтиҗәдә «Урак һәм чүкеч» («Серп и молот») командасы җиңү яулый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ