Галәм йолдызы Хәсән Туфан
Хәсән Туфан музее Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан...
Хәсән Туфан музее Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан. Аңа 1990 елда нигез салына, әмма рәсми рәвештә ун елдан соң гына – бөек шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан ачыла. Тантанада Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзе катнаша.
Музей дүрт залдан тора. Беренче зал Хәсән аганың балачак тормышын тасвирлый. Монда XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы көнкүреш кирәк-яраклары, авыл тарихы турындагы язмалар, шагыйрьнең әти-әнисе фотосурәтләре аша шул чор тормышы чагылыш таба. Шагыйрьнең унбиш яшьтә саладан чыгып киткән вакытындагы татар авылы чынбарлыгын да күз алдына китерергә мөмкин.
Икенче зал тулысынча Хәсән Туфанның сөргеннән Казанга кайткан вакытын яктырта. Анда шагыйрьнең башкаладагы фатирын күрәбез. Репрессия елларын гәүдәләндерүче сурәтләр дә шактый. Белгәнебезчә, узган гасырның утызынчы елларында бик күпләр, шул исәптән мәшһүр татар зыялылары гаепсез килеш кулга алына. Алар арасында Хәсән Туфан да була. Иң тетрәнгеч язмалар арасында – Хәсән абыйның төрмәдә утырганда тикшерүчегә биргән җаваплары. Моннан тыш, әлеге залда әдипнең шәхси китапханәсе, өс һәм баш киемнәре, эш өстәле, хатыны Луиза Салигаскәрованың документлары урын алган. Алар – шагыйрь Туфан – Луиза тормышындагы иң фаҗигале чорга ишарә.
Өченче залда Хәсән Туфанның авылдашлары тормышын чагылдырган экспонатлар белән танышырга була. Анда Иске Кармәттән Бөек Ватан сугышына киткән ир-егетләрнең, тыл ветераннарының орден-медальләре, фронт көндәлекләре, хатлар, фотолар, документлар урын ала.
Музейханәдә һәр авыл өчен кирәкле көнкүреш кирәк-яраклары да урнаштырылган. Дүртенче бүлмәдә хәзерге вакытта төрле күргәзмәләр оештырыла, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби чаралар үткәрелә. Язучылар белән очрашуләр, яңа китаплар тәкъдир итү, лекцияләр, театральләштерелгән тамашалар да шунда уза. Соңгы вакытта Татарстан Рәссамнар берлеге белән берлектә «Аксубай киңлекләре» дип аталган күргәзмә оештырылды. Ул музей бәйрәмнәре, әдәби-музыкаль кичәләр яшь буынны тәрбияләүдә ышанычлы роль уйный. Шулай ук без музейда ветераннар һәм инвалидлар белән эшләүне дә зур әһәмияткә ия дип саныйбыз. Бу эшчәнлек «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» девизына корылган. Өлкәннәрдән яшь буын өчен файдалы һәм бик кирәкле мәгълүматлар алып калырга ашыгабыз. Авылда олы яшьтәге апа-абыйлар елдан-ел кими бара. Алар – шушы авылыбызның тарихын тәшкил итүчеләр, Хәсән Туфан белән булган очрашуларның тере шаһитлары.
Халык шагыйре Хәсән Туфан музеен 25 ел дәвамында (оешкан көненнән алып бүгенгәчә) Рушания апа Миңнеханова җитәкли. Бу игелекле эшкә ул бөтен көчен, белемен, күңел җылысын салганга күрә, музей эшчәнлеге шулай җанлы бара да инде. Биредәге һәрбер экспонат аның кулы аша үткән. Рушания апа Хәсән абыйның Казандагы фатирындагы шәхси әйберләреннән күргәзмәләр дә оештыра. Шулай итеп, авылдашларын, тирә-юнь мәктәпләренең укучыларын шагыйрьнең соңгы чор тормышы белән дә таныштыра. Быел Туфан абыйның оныкчыгы Хәсән абыйдан калган бик күп кенә әйберләрне Казаннан Иске Кармәт музеена кайтарды. Фондыбызның яңа экспонатлар белән тулылануына без бик шат булдык.
Хәзерге вакытта музей эшендә инновацион формалар активлашты. Лекция-күрсәтмәләр, шагыйрь Хәсән Туфан тормышына һәм иҗатына, Татарстан тарихына һәм мәдәниятенә багышланган музей тупланмалары аларның электрон вариантлары белән тулыландырыла. Мультимедиа экраннарыннан Хәсән Туфанга
багышланган фильмнар күрсәтәбез. Һәр кеше фондка кереп, бөтен әйберне карап бетерә алмый. Моңа аның түземлеге яки игътибары да җитмәскә мөмкин. Шуның өчен без музейга килгән кунакларны шагыйрьнең шәхси әйберләре белән экраннардан да таныштырабыз.
Музейны оештыруда һәм ачуда күп көч куйган шәхесләр арасыннан авылдашыбыз – Хәсән абыйның ерак туганы, «Сөембикә» журналының элеккеге баш мөхәррире, язучы Роза Туфитуллова бүгенге көндә дә музей тормышы белән кызыксынып тора һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша.
Хәсән Туфан музее – районыбызның йөзек кашы, горурлыгы. Бирегә килгән кунаклар безнең музейга кермичә китмиләр. Монда килүчеләрне без әйтерсең бөек шәхес булып танылган шагыйрь Хәсән Туфанның үзе белән очраштырабыз. Җирдәге җәһәннәмнәр аша үтеп тә күңел көрлеген саклап калган әдипнең язмышы һичбер кемне тетрәндермичә калмый. Аның яралы гаилә тормышын бәян иткәндә, күпләрнең күзен яшь элпәсе каплый.
Биредә инде менә җиденче тапкыр зона күләмендәге «Туфан укулары» үтә. Анда райондашларыбыз белән бергә Нурлат, Чирмешән, Чистай, Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск районнарыннан да вәкилләр катнаша. Монда балалар да, олы яшьтәге апа-абыйлар да бик теләп киләләр. Хәтта чуваш балалары да якташлары Хәсән Туфанның шигырьләрен татар телендә матур итеп сөйли. Үзебезнең авылда яшәп иҗат иткән, язучы Григорий Тяманов-Акташ Хәсән Туфанның берничә шигырен чуваш теленә тәрҗемә итеп калдырды. Бу инде төптән уйлап карасак, Туфан иҗатына татар халкыннан тыш, башка халыклар да битараф түгел дигән сүз. Менә шундый юллар белән без яшь буынны сынмас-сыгылмас Туфаннар рухында тәрбияләргә тырышабыз.
2010 елда Х. Туфанның 110 еллык юбилее уңаеннан галәмдәге бер кечкенә планетага Хәсән Туфан исеме бирелде.
Тәгъзимә НИЗАМОВА,
Хәсән Туфан музее директоры Фотолар музей архивыннан
Комментарийлар