Логотип Магариф уку
Цитата:

Югалган Ә

Милләте буенча татар булып та, сөйләме башка телдә ачылган һәм 4–5 яшькә кадәр туган телен ишетмәгән, шул телдә аралашмыйча үскән балага туган теленә хас үзенчәлекле авазларны әйтү гаять авыр. Гомумән, күпчелек балалар татарча сүзләрне, иҗекләрен кыскартмыйча, алыштырмыйча, төгәл, чиста итеп әйтә дә алмый. Бу исә артикуляцион моториканың әлеге тел системасына җайлашып формалашмавына бәйле. Гади генә итеп әйтсәк, сәбәбе – сабыйның теле туган телендә ачылмауда.

Артикуляция гаепле

Кешенең артикуляцион аппараты тумыштан формалаша башлый һәм 5 яшьләргә тәмамлана. Аның формалашуында фонематик ишетү, ягъни, кечкенә чакта ишеткән телнең авазларын аерып, таный, аңлый белү функциясе әһәмиятле роль уйный.

Сабый әнисе карынында яткан дәвердән, дөньяга килеп, 5 яшькә кадәр нинди телне ишетеп үссә, кайсы телдә сөйләме ачылса, артикуляцион базасы да шул телнеке булып чыга.

Артикуляцион база – төрле авазларны әйткәндә, теге яки бу тел, диалект өчен генә хас сөйләм аппараты әгъзаларының торышы. Артикуляция дигәндә, без, аерым авазларны һәм аларның комплексларын әйтә алыр өчен, сөйләм әгъзаларының – иреннәр, тел, йомшак аңкау, тавыш ярыларының эшчәнлеген күздә тотабыз. Милләте буенча татар булса да, бүгенге заман балаларының [ө], [ү], [ә], [җ], [ң], [һ], кыска [о] авазларын әйтә алмый интегүе артикуляциянең татар авазларына яраклашмавына бәйле. Татар балаларының тууга туган теле даирәсендә түгел, рус мохитендә тәрбияләнүе, кечкенәдән әти-әнисенең, якыннарының үзара да, бала белән дә башка телдә аралашу нәтиҗәсе бу.

Леонтьев концепциясе

Мәсьәләнең асылына ныграк төшенү өчен баланың сөйләм компонентларын ни рәвешле үзләштерүен, тел системасы формалашу үзенчәлекләрен карап үтик. Фәнни телдә логопедлар моны сөйләм онтогенезы дип атыйлар. Совет психологы, югары психик функцияләрнең килеп чыгышы турындагы теорияне булдыручы галим Лев Выготскийның укучысы булган совет психологы, философ, педагог һәм фәнне оештыручы Алексей Леонтьев концепциясе буенча сөйләм онтогенезының үз этаплары бар. Шуларга карап баланың сөйләмен күзәтергә, димәк, инде вакытында төзәтүләр дә кертергә мөмкин.

Әзерлек этабы  ‒ ул тумыштан алып 1 яшькә кадәр – тәүге тавыш реакцияләре – тугач та кычкырып җибәрү, аннан соңрак елаулар. Алар сөйләмнең аерылгысыз компонентлары булган сулыш, тавыш һәм артикуляция үсеш алсын өчен гаять әһәмиятле. Бу дәвердә нарасый туып берничә атна узуга тирә-яктагы кеше тавышларына игътибар итә, аларга үзенчә реакция белдерә башлый. Мисал өчен, бер айга җиткән сабый бишек көен ишетүгә тынычлана. Нәкъ шушы беренче айларда «терелү-тернәкләнү» комплексы барлыкка килә дә инде: бала елмая башлый, якыннарын күргәндә, аяк-кулларын хәрәкәтләндерә. Ике ай дигәндә беренче гүләү авазлары барлыкка килә, ә 4–5 айларда исә нарасый лепелдәү этабына күчә. Тора-бара сабый олылар артыннан аерым иҗекләрне кабатларга омтыла. Гомумән, бу вакыттан бала әти-әнисе, якыннары сөйләшкән тел просодикасын, ягъни сөйләмнең интонациясен тоемлый башлый.

Галимнәр күзәтүе буенча, 6 айлык баланың лепелдәү авазларына карап, аның кайсы милләттән булуын да якынча билгеләп була икән.

Бала 6 айдан 1 яшькә кадәр төрле аваз кушылмаларының, ягъни иҗек-сүзләрнең билгеле бер әйберләргә караганлыгына төшенә башлый, аерырга өйрәнә. Бер яшькә таба сабый олыларга карап катлаулырак иҗекләрне кабатлый һәм шулай итеп беренче сүзләре барлыкка килә, аларны әле «лепелдәү сүзләре» дип тә атыйлар. Бу дәвердә әти-әниләрнең, якыннарның балага аралашу, коммуникация өчен уңайлы шартлар тудыруы аеруча әһәмиятле.

Икенче этапта ‒ 1 яшьтән 3 яшькә кадәр чорда – балалар олылар сөйләгән вакытта аларның артикуляциясенә зур игътибар бирә. Бала үзе дә бу хәрәкәтләрне кабатларга тырыша, тагын да катлаулырак иҗекләрдән торган сүзләрне үзләштерә, әмма әле сабый сөйләмендә еш кына фонемалар алмашынуы, бозылып әйтү, иҗекләрнең урынын алыштыру яки төшереп калдыру күзәтелә һәм бу физиологик норма буларак бәяләнә, чөнки яшь буенча артикуляцион аппарат әле формалашу этабында гына.

2–3 яшьтән исә баланың актив сүз байлыгы туплана башлый. 2 яшькә бала бер һәм күп категорияләрен аерып куллана, килеш кушымчаларын, ә 3 яшькә гади грамматик конструкцияләрне үзләштерә, катлаулы булмаган фразалар кулланып сөйләшә башлый. Бу чорда әле пассив лексика актив лексикадан өстен була, ягъни бала күп нәрсәне аңлый, әмма үзе аңлатып бетерә алмаска мөмкин.

Өченче этапның (3 яшьтән 7 яшькә кадәр) башлангыч мәлендә күп балада авазлар әйтелеше төгәл, чиста түгел, чөнки артикуляция әгъзалары әле тиешенчә үсеш алмаган, формалашып бетмәгән. Әмма ул үз сөйләмен контрольдә тотарга ияләнә, фонетик-фонематик процесслар формалаша. Сүз байлыгы артуы дәвам итә, 4–6 яшьләргә балалар якынча 3000–4000 сүз куллана. Бу яшь аралыгы шулай ук «сүз иҗаты» дигән төшенчә белән характерлана, ягъни бу вакытта балаларга үзләренчә яңа сүзләр уйлап табу хас. Бу сөйләм үсешенең аерылгысыз һәм бик кирәкле өлеше, туган тел грамматик системасына нигезләнеп, бала «яңа» сүзләр барлыкка китерә. Тора-бара ул аларны телдә булган гамәлдәге сүзләр белән алыштырачак, әмма тел системасын үзләштерү процессында бу – әһәмиятле процесс, аның ярдәмендә бала туган телне эчтән тоемларга өйрәнә.  Шушы вакытта телнең грамматик төзелеше һәм бәйләнешле сөйләме камилләшә бара. Җөмләләр катлаулана, җәенкеләнә. Биш яшьтә баланың җаваплары кыска хикәяне хәтерләтә. Бу вакытта бала монологик сөйләмне үзләштерә башлый, кыска хикәяләрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә сөйләп бирә ала. Гадәттә, әлеге этап ахырына җиткәндә, ягъни 7 яшьтә, ул авазларны төгәл, дөрес әйтә башлый, димәк, аның фонетик-фонематик процесслары һәм контекстлы сөйләме дә бу яшькә формалашып бетәргә тиеш.

Дүртенче этап 7 яшьтән 17 яшькә кадәр дәвам итә. Инде бала сөйләмне аңлы рәвештә үзләштерә. Авазлар анализын, туган тел кагыйдәләрен дә аңлап куллана. Төп урын язма сөйләмгә бирелә һәм бала моңа кадәр үзләштергән сөйләм күнекмәләрен аңлы рәвештә куллана башлый.

Шул рәвешле, әлеге этаплар аша без балаларның сөйләмне үзләштерү этапларын, һәрберсенең үзенчәлекләрен күзаллый алабыз. Шуны да әйтү мөһим: баланың гомуми үсеше сензитив этаплардан тора, ягъни психиканың теге яки бу ягы эффектив үсеш кичерсен өчен иң кулай, шуның өчен кирәкле физиологик мөмкинлекләр барлыкка килгән вакыт. Баланың теле нормада 3 яшькә кадәр ачылырга, ягъни ул фразалар, җөмләләр төзеп бала сөйләшә башларга, ә 7 яшькә кадәр туган телен авазлар әйтелешеннән алып грамматикасы, синтаксисына кадәр олылар дәрәҗәсендә диярлек үзләштерергә тиеш, сүз байлыгын исә кеше гомере буена тулыландырып килә.

ГМ-ИНФО!

Баланың теле туган телдә ачылуы өчен әти-әниләренең тумыштан, хәтта карыннан бала белән шул телдә аралашу әһәмиятле. Карындагы сабыйның 6–7 аеннан әти-әнисенең сөйләм методикасын, интонацияләрне, ягъни шул тел просодикасын үзләштерә башлавы нейрофизиологлар тарафыннан инде ачыкланган һәм дәлилләнгән.

ВРУБКА:

Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат – тән биреп.
Икенче кат – тел биреп.

Татар халык мәкале

Татарча авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү өчен күнекмәләр

[Ң] АВАЗЫ:

Ң автоматизациясе өчен аның белән янәшәдә калын г булган сүзләрне ешрак балага кабатлаттыру да файдалы, чөнки аларның ясалу урыны бер артикуляцион яктан. Мәсәлән: яңгыр, кыңгырау, караңгы, маңгай, яңгыравык һәм башка шундый сүзләр. Шулай ук шигырьләр ярдәмендә дә тел күнекмәләрен арттырырга мөмкин.

Куян салкыннан

Туңган, куырылган,

Башы салынган,

Колагы шиңгән.

Сәгать суга: даң! даң!

Хәбәр бирә таңнан.

Бакчага барырга

Тагын соңга калган.

(Муса Җәлил)

 

Бала н белән ң аермасын аңласын өчен, менә шушы сүзләрне әйттереп аңлату да файдалы, бу авазлар дифференциациясе дип атала.

Чәчәкләр дә, агачлар да

Рәхмәт әйтәләр аңа.

Яңгыр ява! Яуган өчен

Яңгырга рәхмәт ява!

(Шәүкәт Галиев)

 

Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Иң матур сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз – әнкәем.

(Нәкый Исәнбәт)

 

[Һ] АВАЗЫ:

Ат әйтә: «Иһа-һа,

Мин нык эшлим, ичмаса!

Мин тартам кышын чана,

Җәй көне тартам арба.

Иһа-һа, иһа-һа!»

 

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

 

[Ә] АВАЗЫ:

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

(Зәкия Туфайлова)

 

Әйдә, тубым, өскә оч!

Әйдә, тубым, ерак оч!

Матур тубым, тәгәрә!

Идәнгә син бәргәлә!

(Балалар фольклорыннан)

 

[Ү] АВАЗЫ:

Үрә-үрә үрмәли,

 Ятьмә-тозак үрәм, ди.

Бөҗәкләрне ятьмәгә

Хәзер эләктерәм,  ди.

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

(Балалар фольклорыннан)

 

[Ө] АВАЗЫ:

Өрмә, этем, өрмә, этем, –

Өрә белми өрәсең.

Беләсең бит, тәм-том төяп,

Әти кайтып керәсен.

(Рәшит Ягъфәров)

 

Өркетмәгез,

Өркетмә!

Өрекмим мин

Бөртек тә!

(Роберт Миңнуллин)

 

Файдалы китаплар:

Ф.М. Зиннурова. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү.

Г.С. Нуриев, Н.Н. Сабирҗанов. Бәләкәй чичәннәр: ата-аналар һәм укытучылар өчен ярдәмлек.

А.Хәйруллина. Тел күрке – сүз. 

Г.Х. Гәрәева. Тылсымлы авазлар. Методик кулланма. 

 

Бер шигырьгә – бер дәрес

Тәнзилә МӨБӘРӘКҖАНОВА,

Казан шәһәренең 330 нчы катнаш төрдәге «Таңсылукай» балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Бүгенге заман балаларының татарча авазларны белмәве бер яктан борчыса, икенче мәсьәлә – аларның күп кенә татар сүзләрен белмәве, мәгънәсен аңламавы. Балалар бакчасында үткән бәйрәмнәргә әзерлек барышында аеруча еш очрашабыз бу күренеш белән. Шигырьләрдә «тун кигән, шәл бәйләгән» дигән сүзләрне ишетеп, күбесе аптырап ук кала – нәрсә ул тун, шәл? Шигырьләрнең нәрсә турында булуын аңламагач ятлавы да авыр бит. Шуңа иң элек рәсемнәр белән әсәрнең мәгънәсен аңлатабыз, аннан авазлар өстендә эшли башлыйбыз. Элек татар теле дәресе кысаларында берничә теманы колачласак, хәзер бер шигырьне аңлату өчен дә тулы бер дәрес сарыф ителә. Балаларыбызның сүзлек сандыгы саекмасын өчен, алар белән күбрәк татарча шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укырга киңәш итәр идем.

 

ФАКТ

Бала туган телендә саф, чиста, төгәл, аңлаешлы сөйләшә алсын өчен, әти-әниләр бала туганчы һәм аеруча тугач, беренче көннәреннән үк шул телдә үзара һәм бигрәк тә бала белән аралашу, сөйләшүе төп шарт булып тора. Беренче көннәреннән үк сабый шул тел аһәңен, интонациясен, методикасын ишетеп, әти-әнисенең әлеге тел авазларын әйткәндәге артикуляцияләрне күзәтеп, туган телнең мөһим үзенчәлекләрен үзләштерә, сеңдереп үсә һәм алга таба инде үзе дә якыннарын әлеге авазларны кулланып «сөйләшә» башлавы белән сөендерәчәк.

Динара ФӘЙРУШИНА, Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 321 нче  балалар бакчасының укытучы-логопеды

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ