«Мин – феминистка түгел!»
Татарның классик драматургы, фикер иясе, дәүләт эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның быел 90 еллыгы билгеләп узыла. Шул уңайдан «Туфан самавыры» тапшыруына халык язучысының кызын, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысованы чакырдык. Күптән түгел генә язучының «Минһаҗ маҗаралары» китабының рус варианты дөнья күрде. Әсәрне Әлфия апа тәрҗемә итте.
Казан университетының механика һәм математика факультетын тәмамладым. Берникадәр белгечлегем буенча эшләдем. Казан дәүләт педагогика институтында укытып та алдым, ләкин күпмедер вакыт узгач, үземнең фән кешесе түгеллегемне аңладым. Математика өлкәсендә ир-атлар белән ярышып булмый дигән фикергә килдем. Кайбер хатын-кызлар бар, аларның ирләрдән өстенрәк икәнлекләрен исбатлыйсы килә. Шуның өчен көрәшәләр. Мин – фенимистка түгел. Үземнең хатын-кыз булуым белән бик горурланам. Ирләрнең хатын-кызлардан өстенлеген таныйм. Хатын-кызга бирелгән урын-куышта да бик җайлы һәм рәхәт итеп яшәргә була.
Язучылык сәләте миндә юк, әмма каләм тибрәтү дигәне бар. Мәктәп елларында газеталарга яза идем. Университетта укыганда да «Ленинец»та язмаларым чыкты. Әтиемнең әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бардым. Әтинең 1970–1980 еллар башында язылган пьесаларының юлга-юл тәрҗемәләре барысы да минеке.
Заманында Интернет журналистикада да эшләдем. Мин журналистикага килгән вакытта Интернет журналистика безнең җирлектә туып кына ята иде әле. Компьютерлар белән бәйләнгән татар җурналистикасының мәгълүмати юнәлеше, диик. Миңа бер яктан якын иде ул. Хәбәрләрдән башладым. Тора-бара профессиянең серләренә төшендем. Остазларым бик яхшы булды. Альберт абый Тәхавиев, Владимир Шевчук, Лев Овруцкий үз эшләренең осталары һәм көчле журналистлар иде. Алардан бик яхшы сабак алдым. Хәзер дә федераль матбугат чараларын сайлап-сайлап укыйм. Россиядә журналистика көчле дип саныйм.
Туфан Миңнуллин иҗатын бик яратам. Әтием булган өчен генә түгел,
күтәргән темалары миңа якын. «Минһаҗ маҗаралары»ның жанрын да билгеләп булмый. Ул – публицистика синтезы. Беренче новеллалары юмористика булса, алга таба көн темасына сугылган темаларны колачлап язган. Биредә сәясәт бик нечкә итеп тасвирлана. Кыл өстендә йөри торган жанр. Анда бик артык сәясәткә дә бирелеп китәргә дә, кирәгеннән артык көлергә дә ярамый. «Минһаҗ маҗаралары» ул – бер яктан сатира да, гыйбрәт тә, шул ук вакытта халыкны борчыган проблемалар турында бәян итү дә. Әсәрнең прототибы әтинең авылдашы – Минһаҗ бабай. Бик кызыклы тормыш юлы узган кеше.
Миңа ирем дә: «Син – экспериментатор!» – дип әйтә. Чыннан да, холкымда бар ул нәрсә. «Минһаҗ маҗаралары»н русчага тәрҗемә итеп буламы икән дип уйлана калдым, чөнки монда бик күп сүз уйнатулар. Күп кенә русча сүзләрне татар акценты белән бозып гәпләшү еш очрый. Башта берничә юморескасын тәрҗемә итеп карадым. Аннары төрле кешеләргә укыта башладым... Минемчә, бу китаптан соң, татарлар турында гомумән белмәгәннәр дә Минһаҗның кем икәнен аңларлар кебек.
Без барыбыз да – әти-әни тәрбиясе җимешләре. Алар безне ничек тәрбияләгән, шул нигездә үскәнбез. Генетиканың үз законнары булса да, гаилә тәрбиясе шәхес өчен бик мөһим. Әтинең әтисе (Абдулла бабай) бик йомшак кеше иде. Гомерендә дә башкаларга авыр сүз әйтмәгәндер. Әти әйтә иде: «Әни, пыр тузып, безне ачулана, әтиегезгә әйтәм, ди. Ә без шыпырт кына башны иеп көлеп торабыз...» Әби исә кызу канлы, дөресен йөзгә бәреп әйтә торган кеше. Әти менә шушы ике кешенең мәхәббәт җимеше инде. Аның юмартлыгы да, саранлыгы да – бөтенесе бергә шушы гаиләдәге тәрбиядән килә.
Әти – үз гаиләсендә бер уникум. Аның туганнары арасында берсе дә каләм тибрәтүче түгел. Алары күбрәк әбигә охшаган: барысы да – практик, реаль тормышта яшәүчеләр. Әтигә генә шушындый сәләт бирелгән. Әби, рациональ кеше булуына карамастан, үз баласын яхшы тойган – әтине укытырга тырышкан. Туфан Миңнуллин адәм булган икән, монда аның әнисенең бик зур өлеше бар.
Халыкка хезмәт итү мәсьәләсендә әти бик уйлангандыр. Абстракт халыкка хезмәт итү ул – чынлыкта буш куык. Ә менә конкрет кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Ул менә шул фикергә килгәндер дип уйлыйм. Һәрбер кеше әтигә охшарга тиеш тә түгел. Шулай да әти гамәлләрен дәвам итәрлек, аның кебек ярдәм итә торган кеше күренми.
Әти иртүк тора иде. Бигрәк тә җәй көннәрендә таңнан уяна. Авылда яки бакчага аларга кунакка барсак, безне дә сәгать җидедән: «Торыгыз әйдә, мин эшләп арыдым инде», – дип уята торган иде. Ул беркайчан да армый иде. Һәр көн бер бит булса да иртән яза торган гадәте булды. Язучы гел язып торырга тиеш, дип саный чөнки. Бик кызыксынучан кеше, аны бөтен нәрсә кызыксындырды. Кызыксынган һәр әйбергә карата үз фикере дә оешкан була.
Әти тирәсендә ниндидер бер тенденция тоемладым әле. Аңа гади, авыл гыйбаты дигәнрәк ярлык тагарга азапланалар. Белмим ни өчен алай эшләнәдер? Мин әтине бер дә гади кеше димәс идем. Ул кеше белән гади итеп сөйләшкән икән, бу әле аны «простой» дип санарга сәбәп түгел. Әтинең, беренчедән, белеме тирән, яхшы остазлардан гыйлем туплаган, Мәскәүдә дә укыган. Үзлегеннән бик күп укый иде. Безнең китапханәне күргән кеше шаккатар. Анда нинди генә дөньяви әдәбият юк! Ул бит әле Татар-Пен үзәген дә җитәкләгән кеше. Бездә төрле-төрле драматургларның әсәрләре тупланган китаплар бик күп. Интеллектуаль багажы сөбханалла...
Әти гел кайдадыр йөрде. Өйдә утырмады. Хәзерге аталар балалары белән мәш килә. Балаларын каядыр йөртәләр, туйганчы уйныйлар. Тәрбия процессында нык катнашалар. Ә безнең буын чорында әтиләр ат кебек эшләде. Аларның безнең белән уйнап, сөйләшеп утырырга вакытлары булмады. Кечкенә вакытымда әтине бөтенләй хәтерләмим дә. Мин 2 нче класста укыганда, ниһаять, әти өйгә кайтты. Ул кичтә әти төш күргән, имештер, галстугы муенын кыса икән. Мин шулкадәр әтине сагынганмын, әтине муеныннан кочаклап йоклаган идем шул...
Әни минем янда күбрәк булырга тырышты, әмма ул да артист бит. Гастрольгә чыгып китә иде... Үзем әти-әнине сагынып яшәгәнгә күрә, үз балаларым янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырыштым. Мин аларны бернинди лагерьларга да җибәрмәдем. Үзләре теләк белдергәндә генә каядыр барып кайта торган иделәр. Шуңа күрә, үскәч, миннән ераграк китеп барганнардыр, ахры.
Безнең әти үзен Әлмәндәр яшенә хәтле яшәрмен дип йөри иде. Әмма туксан бер яшенә җитә алмады. Ул Тау ягы энциклопедиясен язып чыгарырга хыялланган иде. Бу җәһәттән материаллар да туплап йөрде. Аның башланган һәм эшләнеп бетмәгән 3 пьесасы бар. Берсе – «Президент». Кеше, җәмгыять, хакимият проблемасына кагылган, шәхеснең җитәкче булгач, нинди формага әверелүе хакында. Ул фәлсәфи әсәр булырга тиеш булган, күрәсең. «Гөргөри кияүләре», «Йөрәк маем» кебек фольклор әсәр язарга тотынган булган. Шактый җырлар да туплаган. Анысы Себер татарлары турында. Ә өченчесе – балалар өчен языла башлаганы.
Мин – рус телле балалар бакчасына йөргән, шулай ук рус мәктәбендә укыган кыз. Шуңа да миндә рус теле өстенлек ала. Татарча сөйләшкәндә, язганда миңа тел байлыгы җитешми. Шул вакытта мин еш кына әтигә шалтыратам яки язмамны күтәреп килә идем. Ул үзенең киңәшләрен, хәер-фатихасын бирә торган иде. Әтинең шелтәләре, киңәшләре хәзер миңа җитми. Ул бик күп мәкаль, табышмак белә иде, шигырьләрне яттан сөйли. Кайсы вакытта ниндидер шигырьнең авторы кирәк, тиз генә әтигә шалтыратып белер идең... ә ул юк.
Әтинең вафаты әнине дә аяктан екты. Әти әнине төптән, бик нык яратты. Менә шул яратудан мәрхүм калгач, әнигә бик авыр булды. Әтинең чит хатын-кызлар белән сөйләшкәндә төчеләнү гадәте бар иде. Әни белән алай төчеләнмәде. Туфан Миңнуллин кырыенда әни бик бәхетле хатын булып яшәде. Ул квартир өчен түләүнең ни икәнен, базарның, кибетнең кайда урнашканын белмәде. Әти аны бөтен тормыш мәшәкатеннән азат иткән иде. Шунысы мөһим һәм хак: аларны сәнгатькә мәхәббәт берләштереп торды.
Альберт САБИР фотолары





Комментарийлар