Логотип Магариф уку
Цитата:

Озад Хәбибуллин: “Казанда яшәп иҗат итү – зур бәхет”

Бүген Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Озад Гариф улы Хәбибуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Яшел Үзән күргәзмәләр залында “Монументалист” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Анда рәссамның нәкыш, графика һәм скульптура эшләре урын ала.

Мондый олы күргәзмәгә рәссамның үтә дә җаваплы каравы бәхәссез. Моннан элек “Хәзинә” милли сәнгать галереясында узган шәхси күргәзмәсен уздырганда да, “Тәүлегенә 18 сәгать эшли алам икән”,– дигән иде ул. Бу юлы да саллы-саллы эшләр белән килә рәссам юбилей күргәзмәсенә.

Тумышы белән Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Гиждуван шәһәреннән булса да,  балачагы күбрәк әтисенең туган ягы – Нурлат-Октярьскида яшәүче әби-бабасы янында үтә аның.  Без, рәссамның эшләре белән 2008 елда үзенең тарихи ватаны булган Татарстанга бөтенләйгә күченеп кайткач,  якыннанрак таныша башладык. Дөрес, аңа кадәр дә Татарстанга юлы төшкәләп тора рәссамның. 1980, 1999 елларда хөкүмәт дәрәҗәсендәге мәдәни багланышларда катнашып, шул вакытта ук күмәк күргәзмәдә 14 эшен тәкъдим итә.

2005 елдан бирле Казанда яши О. Хәбибуллин. Казан метросының «Габдулла Тукай мәйданы» һәм «Кремль» станцияләрендә “Византия мозаикасы” техникасында башкарылган панноларны җыю эшендә  25 Казан рәссамын һәм 52 үзбәк остасын берләштергән бригада белән җитәкчелек итүне дә аңа йөклиләр. Башка чит ил осталары вакыт үтә дә аз булуны сәбәп итеп (чөнки бер ел яки ел ярымнан да иртәрәк өлгертеп булмый дип кырт кисәләр) баш тарткан күләмле эшне өч ай дигәндә башкарып  чыга алар.

 Казанда яшәү  ул – үзе зур бәхет. Биредә һәр бина – үзенчәлекле сәнгать әсәре. Борынгы биналарның һәрберсе үзенә бер. Диварларда күз явын алырдай бизәкләр шултиклем яратып эшләнгәннәр! Күргәзмәләрдә карыйм, ни өчендер   Казанның йөзен күрсәтүгә артык игътибар бирмиләр, аннан безнең  татар хатын-кызлары да дөньяда иң матурлар – ни өчен ахырынача ачылган образлар бик күренми?.. – дип борчыла ул.

Балачак хыялы

“Үскәч кем буласың килә?”– беренче карашка, бала-чагага бирелә торган гап-гади сорау инде бу. Озад 1 нче сыйныфка килгәч, укытучы да бирә бу сорауны. Кемдер укытучы, кемдер янгын сүндерүче буласы икән. Чират аңа да җитә. Озадның рәссам буласы килүен белгәч, бөтен класс тәгәрәп көлә. Чөнки барысы да плакатлар язып акча эшләүче һәм шул бар тапканын эчеп, койма күләгәсендә исереп ятучы немец рәссамын күреп беләләр. “Ә синең нинди рәссам буласың килә соң?”– дип төпченә укытучысы, малайны бу уңайсыз хәлдән коткарырга тырышып. “Шишкин кебек, Левитан, Верещагин кебек!” – ди Озад горур гына.– Мин аларның эшләрен күптән күчереп ясадым инде”. Башта ук каян белә бу боларны дип гаҗәпсенеп  калган укытучыга янә шок була.

Балачак хыялын тормышка ашыра Озад.  Дүшәмбедә сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, А.Н.Островский исемендәге Ташкент дәүләт театраль сәнгать институтының монументаль сәнгать факультетына керә.  Имтихан тоткан 250 студентның нибары 2 се генә композиция буенча “5”ле ала. Шул бәхетленең берсе билгеле инде Озад. Чыңгыз Әхмәров остаханәсенә эләгү янә бәхетле итә егетне. Шулай икән нигә соң әле аңа Рәссамнарның иҗат йортында аспирантура ишекләре ачык булмаска тиеш ди? Анысын да “монументаль сәнгать” буенча тәмамлый максатчан егет. 26 яшендә ул инде СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Мәктәп аның әнисе исемен йөртә

Язмыш җиле каян килеп ерак Үзбәкстанга илткән соң үзләрен, дигән сорау тумый калмас. 

–Җиңү язын Берлинда каршылаган яралы әтиемә табиблар җылы климатта яшәргә тәкъдим иткәнлектән, ул туры Үзбәкстанга кайта. Шунда укытучы булып эшләгән таҗик кызына өйләнә. Татарстанга кайтсалар да, әтиемнең яралары кабат  яңарып, бер елдан кабат  китәләр. Әнием Сәйдә Бакаева  – атказанган укытучы. Ул безнең Гиждуван шәһәрендә  Горький исемендәге мәктәптә укытты. Әлеге мәктәп бүгенге көндә әнием исемен йөртә. Әтием дә – мөгаллим. Ул тарих, хәрби әзерлек, рәсем укытты,– дип хәтер яңартып ала  рәссам.

Кечкенәдән төсле карандашларны үз иткән малайның укытучы әни-әнисенә дә ярдәме еш тигәләп куя.  Дәрескә кирәк булган күргәзмә әсбаплар, язучыларның портретларын ясауны аңа курыкмыйча тапшыралар. Бер нәрсә дә очраклы түгел бу фани дөньяда.Күрше-тирәдә чүлмәкчеләр яшәве дә файдага булган.  Ул аларның ничек итеп чүлмәккә  сурәт төшергәннәрен, аны ничек яндырганнарын күреп-белеп  йөри. Кыскасы, шәрык базарындагы зур-зур чүлмәкләр, ләгәннәр арасында үскән баланың монументалист булып китүендә дә очраклык юк. Алай гына да түгел, 1984 елда аның “Айбек” панносы «Елның иң яхшы скульптурасы» буларак, СССР Рәссамнар берлегенең премиясенә лаек була, ягъни О. Хәбибуллин  “ел скульпторы” дип игълан ителә.

Таш кала хатирәсе

–Гиждуван – бик тарихи шәһәр. Андагы Абдухалик Гиҗдуваниның мавзолее әле дә туристларны җәлеп итә. Остазым Чыңгыз Әхмәров та берәр зур эшкә тотынасы булса, аның каберенә килеп, дога кыла, үзенчә аның фатихасын ала торган иде,– ди Озад Гариф улы.

Рәссам белән очрашканда, аның балачак истәлеге итеп сөйли торган Алла бәндәсе – изгеләрдән дип йөртелгән Акрамишонны искә алмый калмыйбыз. Кайчандыр  Бохар әмиренең шамакае булган дип сөйли торган булалар аны. Буе бер метр да туксан сантиметрлы, ап-ак сакаллы, зәп-зәңгәр күзле, ап-ак йөзле бу карт Үзбәкстанның уттай яндырган кояшында кара чутыр булып беткән балаларына  чыннан да гайре табигый зат кебек тоелгандыр.  Шуның өстенә дәвалау, алдан күрү сәләте дә булган ул картның.

Озадның әнисе Сәйдә ханым берәр сәер төш күрсә дә юратырга аның янына йөри торган булган.  Көннәрдән бер көнне менә шул карт,  булачак рәссамның әнисен туктатып: “Сәйдә, бу улыңны берүк саклый күр, ул  гади генә сабый түгел. Киләчәге зур бу балаңның”, – ди. Хак әйткән. Тормышы тулы канлы, иҗат юлы бәрәкәтле Озад Хәбибуллинның. Тора салып кына аның кебек 70 кә якын бәйгене отып булмый инде ул.

 

Автор фотолары

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ