Логотип Магариф уку
Цитата:

Пирожный

Кирәкле әйберләр.

Камыр өчен
250 г төсле кәбестә 
15 г атланмай 
3 аш кашыгы он
1 г төелгән мөшкәт чикләвеге
¼ бал кашыгы тоз
2 тырнак сарымсак
1 йомырка
Эчлек өчен
0,3 г төелгән кара борыч
1 г тоз
100 эремчек
15 г укроп
2 тырнак сарымсак

Эш барышы:
Кәбестәне укмаш чәчәкләргә аерабыз һәм 5 минут дәвамында пешереп алабыз. 
Кәбестә, йомырка һәм атланмайны бергә кушабыз һәм блендер ярдәмендә ваклыйбыз.
Тоз, мөшкәт чикләвеге, вакланган сарымсак, он салып болгатабыз. 10 минутка калдырып торабыз.
Кондитер шприцы ярдәмендә кечкенә розачыклар ясыйбыз.
15 минут дәвамында 180 градус җылылыкта пешереп алабыз. 
Эремчек, тоз, борыч, вак итеп туралган укроп һәм сарымсакны бергә кушып болгатабыз. 
Шулай ук шприц ярдәмендә розачыкларга салып, ике чәчәкне бергә тоташтырабыз. 

Материал,фото: Эльдар Хәйруллин

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ