Логотип Магариф уку
Цитата:

Ак төстәге төсле кәбестә

Төсле кәбестә хаклы рәвештә диетик һәм файдалы продукт булып санала.

Әлеге яшелчә җиңел үзләштерелә, шуңа күрә ашказаны авыртып интегүчеләр өчен менә дигән табыш ул. Биредә кеше организмы өчен кирәкле булган витаминнар һәм минераллар: калий, бакыр, марганец, тимер, селен, фтор, фосфор, аминокислоталар (аргинин, лизин), азот микроэлементлары, В, С, А, РР, К группалары витаминнары, фолий һәм пантотен кислотасы бар. 


Төсле кәбестә белән аш
Кирәкле әйберләр
2 литр су
500 г бәрәңге
1 суган
1 кишер
200 г төсле кәбестә
100 г шампиньон
100 каймаклы эретелгән сыр
1 аш кашыгы атланмай
1 аш кашыгы үсемлек мае
тоз
борыч 

Эш барышы: 
Тозлы суы кайнап чыккан кәстрүлгә башта чистартылган һәм вак итеп шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз.
Суганны – шакмаклап, кишерне – озынча итеп, гөмбәне пластинкалап турыйбыз, кәбестәнең укмаш чәчәкләрен дә әзрәк ваклыйбыз да атланмай эреткән табага озатабыз. Аз гына кызарганчы тотабыз. 
Шул вакытта әзер бәрәңгене бераз изәбез, ә сырны шакмаклап турыйбыз. 
Яшелчәләрне бәрәңге янына салабыз, кайнар хәлгә җиткәч, сыр өстибез.
Тыныч утта сырның эрегәнен көтәбез. Тәменә карап тоз һәм борыч өстибез. Уттан алып, 15–20 минут торганнан соң, тәлинкәләргә бүләбез. 

Материал, фото: Эльдар Хәйруллин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда балаларны яклау көне: чаралар исемлеге

Шулай итеп, шәһәр халкы һәм кунаклары беренче тапкыр “Әйбәт” балалар фестивален күрә алачак.

«Татнефть Арена»да 10 мең баланы  көтәләр. Казан иҗат коллективлары Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары һәм «Пицца» төркеме белән компаниядә чыгыш ясаячак.

"Урам" экстрим-паркында гаилә турниры, ә "Черек күл"дә  "Хәйрия регаты" фестивале узачак. Ә бик актив ял итәргә яратучылар Казан тарихы турында велоквестта катнаша алачак (старт Иске Татар бистәсендә).

Казан Кремлендә  яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналының 100 еллык юбилеена багышланган «Ялкын фест» оештырыла.

Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта балалар әкият геройлары белән очраша алачак, ә «Сәйдәш» үзәге ишегалдында аларны бию флешмобы көтә. Шулай ук бу көнне балалар тимер юлы да эшли башлаячак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ