Ризаэддин Фәхреддин турында кызыклы 10 факт
Дин галиме, тарихчы, әдип, педагог, дини реформатор, казый, мөфти, археограф, эпиграфист, шәркыят белгече, җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин ике дәвердә яшәгән: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы мәгърифәтчесе. Рухи мирасның килер буыннар өчен әһәмиятен тирән аңлаган шәхес. Совет дәүләте ХХ йөзнең 20 нче елларында дингә каршы аяусыз көрәш башлагач, Уфада яшәгән чагында, Диния нәзарәте архивын саклап калу өчен, күп кенә бусагаларны таптый, хатлар яза, документларның дингә генә нисбәтле түгеллеген дәлилли һәм татар тарихы өчен мөһим булган, бәһасез чыганакларны саклап калуга ирешә.
- Ятим балачак
Җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның гыйнвар аенда Әлмәт районының Кичүчат авылы мулласы Фәхреддин Сәйфетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Ул бала чагыннан ук сабыр холыклы, зирәк, белемгә омтылучан бала булып үсә. Иң беренче сабакны әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Шәфкатьле, гыйлемле ана кеше якты дөньядан иртә китеп бара. Риза бу югалтуны бик авыр кичерә, ул әнисенең иң яраткан баласы булган.
- Бер сәгать эчендә мөгаллим
«Шәкерт булып йөреп, бер сәгать эчендә мөгаллим булу – безнең мәдрәсәләребезнең бөтенесендә күрелгән нәрсә түгел. Мин исә белмәгән нәрсәләремне түгел, хәтта белгәннәремне җиткерергә дә куәтем юклыгын беренче дәрес биргән вакытымда аңладым. Тормышка ашмас бер фараз буларак, «Боларга сабак бирүемне, әгәр, берәр мәртәбә булса да остаз үзе карап утырса, мин дә аның хозурында дәрес бирсәм, аннан соң остаз мине аулакка чакырып: «Фәлән урынын шулай төзәт, башка җирен болай ит!» – дип бер кисәтсә иде!..» – дип теләдем. Ләкин бездә остазлар илә мондый эшләрдә каршы килеп сөйләшү гадәте булмаганга, бу фикерне тышка чыгару мөмкин түгел иде. Күп еллардан соң белдем ки, «гыйльме тәрбия» иң бөек бер фән икән! Ул исә сабак укыту юлларын вә, гомумән, шәкертләр тәрбия итү кагыйдәләрен белдерә икән», – дип яза мәгърифәтче үзе.
3. Әтисе рус телен өйрәнүенә каршы булган
Үзлегеннән белем туплауга шәкерт вакытында ук гадәтләнеп, җитешмәгән гыйлемнәрне Ризаэддин гомере буе җыйган. Моны тормыш кагыйдәсе итеп куйган. Русча укырга теләге барлыгын әтисенә җиткергән. Әмма әтисе, улының холкы бозылыр дип, бу теләгенә каршы төшкән. Олылар сүзеннән чыкмаган егеткә әтисе фикере белән килешергә генә калган һәм гомер буе үкенгән булса кирәк. Үз җирлегебездәге мәдрәсәләрдә укып көнләшерлек дәрәҗәдә гыйлем туплый алган укымышлы зат. Чит илләрдә укымаган, фәкать татар җирлегендә генә яшәп тә гыйлем байлыгына ирешкән.
- Гаилә
Никахы турында үзе болай дип яза: «1885 елда Минзәлә өязе Чубытлы авылында ахун Габденнасыйр Төхфәтулла улының кызы Нурҗамал илә кавыштым. Хатыным тарафыннан үзенең атасы вә минем тарафымнан да атам Чубытлы авылында 9 рамазанда (10 июньдә), дүшәмбе көн, никах укыдылар. Никахыбыз исә Чубытлы авылының 25 нче номерлы метрикәсенә 10 июньдә 5 нче номер белән язылган». Хатыны Нурҗамал белән 6 бала – 4 ир-бала һәм 2 кыз үстерә. Ике улы – Габдрахман белән Габделәхәт репрессияләнә һәм атып үтерелә.
5. Министрныкы кадәр эш хакы
Шакир һәм Закир Рәмиевләр оештырган «Шура» журналында мөхәррир булып эшләгән чорда (10 ел мөхәррир вазифасында) Ризаэддин 130 сум хезмәт хакы алган. Закир Рәмиев редакция хезмәткәрләренең матди тормышына зур әһәмият биргән. Шуңа күрә Риза Фәхреддингә министр алган кадәр акча түләнгән. Чагыштыру өчен: ул вакытта әлеге суммага 2 сыер алып булган.
6. Эшлекле сәфәр
Ризаэддин Фәхреддиннең мөфтилек дәверендә иҗат биографиясендә генә түгел, ә СССР мөселманнары тормышында зур урын биләгән берничә сәфәре була. Диния нәзарәтендә 1200 еллык тарихы булган, зур күләмле, пергаментка язылган Коръән китабы вакытлыча сакланып килә. БҮБКның 1923 елгы карары белән аны элек сакланып килгән урынына – Төркестанга алып барып рәсми рәвештә тапшыру өчен 6 кешелек комиссия төзелә һәм аның җитәкчесе итеп Ризаэддин Фәхреддин тәгаенләнә. Мәгърифәтчене СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына рәсми хат белән чакыралар. Бу – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлегенә янә бер дәлил.
7. Кинотасмага төшерелгән бердәнбер татар мәгърифәтчесе
Татарның күренекле мәгърифәтчеләре арасында Ризаэддин – кинотасмага төшерелеп калынган бердәнбер шәхес. Әлеге кинотасма 1923 елда кыш айларында төшерелгән һәм Америка архивында сакланып калган.
8. Совет чорында Мәккәгә
1926 елның җәендә аны Мәккәгә, Бөтендөнья мөселманнарының I корылтаена чакыралар. Анда барыр өчен, 7 кеше сайлана, Ризаэддин Фәхреддин аларның җитәкчесе итеп куела.
9. Иманга тугрылык һәрнәрсәдән өстен
1931 елда НКВД «СССРда ислам диненә ирек, ислам динен бертөрле дә кысу юк» дигән кәгазьгә кул куйдыртып, бөтен дөньяга тарату максаты белән, Фәхреддинне Мәскәүгә чакырта. Мөфти исә, янауларга да карамастан, мондый ялган кәгазьгә кул куюдан баш тарта һәм Совет хакимиятеннән СССР мөселманнарына азатлык бирүен таләп итә. 1936 елның февралендә ул авырый башлый. Акчага бик аптыраган чакта, терелүенә өмете өзелгән сәгатьләрендә ул үзенең басма китаплардан торган кыйммәтле, гомере буе җыйган китапханәсен Диния нәзарәтенә сатарга хәл кыла. Китапларның бәясен нәзарәт үзе билгеләсә дә, акчаларның яртысы гына түләнә.
10. Татарстанда музее бар
Мәгърифәтче 1936 елда 77 яшендә бакыйлыкка күчә. Уфа зиратында җирләнгән. Үз илендә әлеге шәхеснең үлеме турында бернинди мәгълүмат дөнья күрмәсә дә, чит ил матбугаты күренекле татар улына нисбәтле кайгынамәләр урнаштыра. Хәзер туган нигезендә Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее эшли.
Фотолар «Ризаэддин Фәхреддин» китабыннан





Комментарийлар