Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрь аенда истәлекле көннәр

Көзнең беренче ае - сентябрьдә билгеләп үтеләсе истәлекле көннәр исемлеге:

1 – Белем көне.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.

2 – Россиядә Хәрби дан көне – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945).

3 – Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Наил Вәлиевкә 75 яшь (1949).

Тарихчы, археолог, этнограф, тарих фәннәре докторы Михаил Худяковның тууына 130 ел (1894–1936).

4 – Хирург, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы Александр Вишневскийның тууына 150 ел (1874–1948).

5 – Халыкара хәйриячелек көне.

Гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы Равил Мәхмүтовның тууына 70 ел (1954–1997).

Тәрҗемәче Наилә Краевага 75 яшь (1949).

6 – Татарстанның халык укытучысы Гөлнур Байкиевага 65 яшь (1959).

7 – Сугыш уенчыкларын юк итү көне.

Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты Гөлчәһрә Байкинаның тууына 125 ел (1899–1998).

8 – Журналистларның халыкара бердәмлеге көне.

Казанда Идел буенда беренчеләрдән булып стационар рус операсы эшли башлаганга 150 ел (1874).

Ленинградны саклауда катнашканнарны, һәлак булганнарны һәм исәннәрне искә алу көне, блокада башланган көн.

Россиядә Бердәм тавыш бирү көне.
Танкистлар көне.

Финансистлар көне.

Халыкара укый-яза белүне җәелдерү көне.

Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне.

9 – Бөтендөнья матурлык көне.

Дизайнер-графиклар көне.

11 – Гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы Камил Акмановка 75 яшь (1949).

12 – Программистлар көне.

Казанда беренче тапкыр «Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте» күргәзмәсе ачылганга 130 ел (1894).

Композитор, педагог, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Миргородскийның тууына 80 ел (1944– 1994).

13– Парикмахерлар көне.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Шәрифуллинның тууына 75 ел (1949–2007).

14 – Авиация технологиясе галиме, техник фәннәр докторы, СССРның һәм РСФСРның атказанган уйлап табучысы, Татарстан АССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты Фәйзерахман Юнысовның тууына 100 ел (1924–2012).

15 – Татарстан варислары берлеге оешкан көн (1990).

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Актёр, режиссёр, педагог, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыповның тууына 125 ел (1899–1969).

Кинорежиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуровка 60 яшь (1964).

16 – Халыкара озон катламын саклау көне.

Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның (Сибгатуллин) тууына 75 ел (1949–2024).

Язучы Максуд Сөндекленең (Садыйк Максудовның) тууына 120 ел (1904–1981).

17 – Режиссёр, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Раид (Дамир) Сираҗиевның тууына 70 ел (1954–1998).

Шагыйрь, табиб, Татарстанның атказанган табибы Марс Хафизовка 75 яшь (1949).

19 – Галим-геолог, минералогия докторы, профессор, Казан университеты каршындагы Табигать белемнәре җәмгыяте президенты Александр Штукенбергның тууына 180 ел (1844–1905).

21 – Халыкара тынычлык көне.

25 – Язучы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахмай (Рәхмәтулла) Хисмәтуллинның тууына 90 ел (1934–2004).

26 – Бөтендөнья диңгезләр көне.

Европа телләре көне.

 Балет артисты, театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Горшковның тууына 75 ел (1949–2012).

27 – Бөтендөнья туризм көне.

Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләр көне.

28 – Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне.

Россиядә Генераль директорлар көне.

29 – Машина төзүчеләр көне.

Халыкара чукрак-телсезләр көне.

30 – Халыкара тәрҗемәчеләр көне.

Сентябрь – Әлмәт музыка көллияте оештырылуга 60 ел (1964). 1974 елда Ф.З. Яруллин исеме бирелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ