Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигатькә аңлы мөнәсәбәт

Бүгенге экологик сынаулар чорында яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Казандагы 155 нче татар гимназиясендә узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция нәкъ менә шушы мәсьәләне – экологик культура формалаштыруны һәм халыклар бердәмлеге аша аны ныгыту юлларын үзәккә куйды.

Мәдәни традицияләр аша

Бүген дөнья җитди экологик проблемалар чорын кичерә. Климат үзгәреше, һава һәм сулыкларның пычрануы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының кими баруы – болар барысы да кеше тормышының сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге процесслар җәмгыять алдына табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру бурычын куя. Тирә-як мохитнең начараюы киләчәк буыннарның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау мәсьәләсен аеруча кискенләштерә. Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлегенең якынча 20 проценты гына экологик факторларга бәйле, ә калган 80 проценты нәселдәнлек һәм яшәү рәвешенә туры килә. Димәк, үз-үзебезне, тотышыбызны һәм табигатькә карашыбызны үзгәртеп, без нәкъ менә шул мөһим өлешкә йогынты ясый алабыз. Бу юнәлештә мәктәп һәм балалар бакчаларының роле аеруча зур, нәкъ менә биредә табигатькә аңлы мөнәсәбәтнең нигезе салына.

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә узган «Яшь буынның экологик культурасын формалаштыруда ил халыкларының бердәмлеге» исемле XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

Зур масштаблы чара педагогларны, галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне бер мәйданга җыйды. Алар табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләрен илебезнең мәдәни традицияләре призмасы аша карадылар.

Конференциядә югары уку йортлары галимнәре, республика һәм башкалабыз мәктәпләренең төрле фән укытучылары, укучылар катнашты. Спикерлар бүгенге экологик проблемалар, аларны хәл итү юллары һәм яшь буында кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт тәрбияләү турында фикер алыштылар.

 

Тәрбия – иң мөһиме

Бу конференция ел да «Мәгариф» журналы белән берлектә уза. Баш мөхәррир Гөлүсә Закирова укытучыларны журнал тәкъдим иткән мөмкинлекләр, басмада яктыртылган темалар һәм иҗади юнәлешләр белән таныштырды. Чыннан да, «Мәгариф» журналы экологик тәрбия, рухи кыйммәтләр формалаштыру кебек мәсьәләләрне даими күтәреп килә.

Конференцияне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов укытучылар эшчәнлегендә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының әһәмиятен билгеләп үтте. Ул үз чыгышында тәрбиянең асылына тирән тукталды. Аның фикеренчә, тәрбия  ул –  җәмгыять тарафыннан кабул ителгән сыйфатларны балада максатчан һәм системалы рәвештә формалаштыру процессы. Ә бит рухи-әхлакый тәрбия кешелек җәмгыятенең яшәеше, аның дөньяви көнкүрешеннән килеп чыга. Бу, инде үз чиратында халыкта педагогик фикерләр һәм идеяләр үсүгә зур йогынты ясый. Халык педагогикасы – буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары, тормыш тәҗрибәсе һәм рухи кыйммәтләр җыелмасы. Һәр халыкның гомумкешелек педагогик культурасына керткән өлеше зур. Халыклар арасындагы хезмәттәшлек уртак кыйммәтләр формалашуга, үзара аңлашуга һәм якынаюга китерә.

География фәннәре докторы, КФУ доценты Нияз Биктимеров, үз чыгышында төбәгебездәге демографик проблемаларны мисаллар аша аңлатып, социаль географиянең җәмгыятьтәге ролен билгеләде. Ә философия фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү техник университеты доценты Маргарита Солодухо яшь буынның экологик культурасын формалаштыруда дөньяга караш тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады.

 

Экологик тәҗрибә

Конференция барышында мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында экологик культура һәм патриотик хисләр тәрбияләү, орнитологиянең роле, туган тел һәм әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия бирү кебек темаларга багышланган чыгышлар яңгырады. Укытучылар үз проектлары, аларны гамәлгә ашыру алымнары белән уртаклашты, мастер-класслар һәм ачык дәресләр күрсәттеләр. Экологик тәрбия өлкәсендәге уңышлы практикалар тәкъдим ителде. Конференциягә Ульяновск һәм Мәскәү шәһәрләреннән дә мәкаләләр килүе чараның географиясе киң булуын күрсәтте. Алар яңа фәнни җыентыкта урын алды.

Аеруча кызыксыну уяткан чыгышларның берсе – 155 нче гимназия укытучылары Гөлназ Ханнанова һәм Ләйсән Камалованың укучылар белән берлектә башкарган кар катламын өйрәнү проекты булды. Әлеге эш, укучыларга практик тәҗрибә бирү белән генә чикләнмичә, төрле төбәкләрдә яшәүче балаларны берләштерү, аралаштыру мөмкинлеге дә тудыра.

 

Яшь буынга экологик тәрбия бирү, аларда ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыру бүген аеруча актуаль. Бу юнәлештә Казандагы 155 нче татар гимназиясе педагогларының эшчәнлеге игътибарга лаек һәм башкалар өчен дә үрнәк булып тора.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ