«Профессионалитет» федераль проекты гамәлдә
Кичә, 22 июньдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында стратегик килешүләр пакетын тантаналы рәвештә имзалау чарасы узды.ты
Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү кластерларын булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Хакимият органнары, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм белем бирү оешмалары көчен берләштергән әлеге килешүдә машина төзелеше, электротехника сәнәгате һәм төзелеш тармагы буенча йөкләмәләр беркетелгән.
Бу документта урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү, белем бирү программаларын эш бирүчеләрнең реаль таләпләренә туры китереп яңарту, көллиятләр һәм техникумнарның матди-техник базасын үстерү, студентлар практикасын оештыру да каралган, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар