Транспорт этикеты
Шәһәрдә җәмәгать транспорты белән еш кулланырга туры килә, әмма анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләбез микән? Канун белән билгеләнмәгән әлеге кагыйдәләрне үтәү-үтәмәү һәр кешенең шәхси тәрбиясенә тоташа кебек. Юкса автобус ишекләре ачылу белән, чыкканыңны да көтмичә, этә-төртә салонга атылып керүче пассажирлар азрак, кечкенә балаларга, олы кешеләргә урын бирүче яшьләр күбрәк булырга тиеш бит. Кагыйдәләрнең иң мөһимнәрен бу өлкәдә хезмәт куючы белгечләр белән барладык.
«Тәрбия кануны»
Мария ЗАХВАТОВА, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе җитәкчесе:

1. Җәмәгать транспортында чисталыкны саклау, әсбапларны ватмау мөһим.
2. Транспортка, туктаганнан соң гына, махсус тукталышларда утыру һәм чыгу рөхсәт ителә.
3. Ике ишекле транспортка пассажирлар арткы ишектән керә, чыкканда исә икесеннән дә чыга ала. Өч ишекле транспорт чарасына урта һәм арткы ишекләрдән керү, өч ишектән дә чыгарга мөмкин.
4. Алгы ишектән керү хокукы гадәттә балалар, балалы пассажирлар, инвалидлар, йөкле хатын-кызлар һәм өлкәннәр, шулай ук транспорт өлкәсендә хезмәт куючы кешеләргә бирелә.
5. Балалар чанасы, коляскасы, инвалидлар өчен утыргыч-коляска, бер велосипед, бер пар чаңгыдан кала, озынлыгы, киңлеге, биеклеге тулаем алганда 120 сантиметрдан артып киткән кул йөге өчен түләргә кирәк.
6. Юл хезмәте өчен түләү кәгазен транспорттан төшкәнче саклау мөһим.
7. Хайваннарны махсус кәрзин, тартма, контейнерларда йөртү шарт. Инвалид кешене озата баручы эткә борынчык киертергә кирәк.
8. Транспорт чарасы ватылган очракта алынган билетлар белән икенчесенә күчеп утырырга мөмкин.
9. Рюкзак, сумкалар башка кешеләргә комачауламасын өчен, аларны алга кую, кулга тоту мөһим.
10. Кулыгызда авыр, кысылып калу сәбәпле формасын югалтырга яки башкаларны пычратырга мөмкин әсбаплар бар икән, утырып торучы башка пассажирлардан аларны тотып торырга сорарга оялмагыз!
11. Җәмәгать транспортына утырганда, иң элек аннан чыгучыларны үткәреп җибәрергә кирәк.
12. Транспорт чарасына иң беренче булып олы кешеләр, инвалидлар, авырлы хатын-кызлар керә, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләр буенча иң элек урын аларга бирелергә тиеш.
13. Утырганда трамвайны каршысыннан, автобус һәм троллейбусны арткы ягыннан әйләнәбез. Юлны транспорт кузгалгач кына чыгарга ярый.
14. Автобус, троллейбус яки трамвай салонында кычкырып сөйләшү (телефоннан да), дорфа кылану, башка пассажирларга төбәлеп карау, янәшәңдә утырып яки басып торган кешенең телефоны, китабына карап бару – тәрбиясезлек күрсәткече.
ГМ-факт
Казанда беренче электр трамвае 1899 елда йөри башлый. Ике этажлы бу шәһәр транспорты Россия империясендә бердәнбер була. Казан метросы исә Лос-Анджелес поездларына караганда өч тапкыр күбрәк пассажирны йөртә.
ГМ-инфо
Төрле илләрдә җәмәгать транспортында йөрү әдәбе төрлечә. Мисалга, Япониядә пассажирлар тынычлык ярата, биредә тавыш чыгару, кычкырып сөйләшү, музыка тыңлау катгый тыелган, телефон тавышын да сүндереп кую мәҗбүри. Нидерланд дәүләтендә трамвай йөртүчесе һәм кондуктор белән елмаеп исәнләшү – күркәм кагыйдә. Алар да үз чиратында пассажирларын кул болгап озатып кала икән. Африкадагы Найроби шәһәрендә, киресенчә, җирле автобус – матату йөртүчеләре бик дорфа, алар пассажирларын теләсә кайда төшереп калдыра ала. Һиндстан һәм Кытайда пассажирлар саны шулкадәр күп, хәтта җәмәгать транспортына керергә чират торырга туры килә үзләренә.
Файдалы әдәбият:
Олылар өчен:
Антон Калинин, «Транспорт этикеты» («Транспортный этикет»).
Бала һәм җәмәгать транспорты. Җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балалар нәрсә белергә тиеш. Белешмәлек. – «Учитель» нәшрияты.
Балалар өчен:
Эльвира Шакирова, Эльмира Абдуллина «Сак булырга өйрәнәм!»
Галина Шалаева, «Транспортта үзеңне ничек тотарга» («Как вести себя в транспорте»).
Елена Ульева, «Автобуста үзеңне тоту һәм иминлек кагыйдәләре», «Куркынычсызлык каешларын эләктерегез» («Правила поведения и безопасности в автобусе», «Пристегните ремни»).
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар