Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт тәрбиясе һәм бизнес бер түгел

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина бер әңгәмәсендә: «Безнең мәктәптә тәртип бик көчле.

Укытучылар балаларыбызга чын тәрбия һәм тормышта да, бизнеста да кирәк булырлык ныклы белем бирәләр», – дип сөйләгән иде. Күптән түгел без яңа ремонтланган заманча мәктәптә тирән белем алуга гына түгел, ә физик эшкә, кул осталыгына, уйлап табуга сәләтле булган укучы балалар белән дә очраштык һәм  директорның әйткән сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инандык.  Технология дәресе сыйныфында гаҗәеп кул эшләнмәләрен, уникаль технология белән агачтан ясалган вазаларны күргәч, ирексездән, «Боларны, чыннан да, балалар ясаганмы? Бу үзенчәлекле вазаларны ясау идеясе каян килгән?» дигән сорау туды. Бу сорауны без шушы мәктәптә егерме өч ел технология дәресен алып баручы укытучы, балаларга хезмәт тәрбиясе бирүче Рамил Яһүдингә юлладык.

– Интернет челтәрләрендә кулдан ясалган матур эшләнмәләрне күргәч, минем дә шундый вазалар, самавырлар, төрле савыт-сабалар эшләү теләге барлыкка килде. Андый зур вазаларны ясау өчен, коры, яхшы киптерелгән агач кирәк. Ә кечкенәрәк эшләнмәләрне агач калдыкларыннан да ясарга мөмкин. Артып калган агачларны чыгарып ташлаганчы, шуларны файдалы эшкә җигәргә булдык. Башта Интернеттан күргән алымнар белән ясый башладык. Әкренләп вазаларга үзебездән үзгәрешләр, яңалыклар кертеп, аларны тагы да матурайттык, зәвыкландырдык. Вак кисәктән эшләнгән әйберләрне ясау буенча безнең укучылар үз технологиясен уйлап таптылар. Вазаларда һәм башка эшләнмәләрдә бернинди буяу да кулланылмый, андагы сурәтләр бөтенесе дә төрле токымдагы агачларны чиратлаштырып ясала, – дип тыйнак сөйләде Рамил  Яһүдин.

Әңгәмәдәшебездән: «Замана балаларына хезмәт дәресе ошыймы? Балаларны физик эшкә тарту, өйрәтү кыенрактыр кебек.Укучыларда кул хезмәтенә карата мәхәббәтне ничек уятасыз?» – дип кызыксындык.

– Балалар  хезмәт дәресенә теләп килә. Аларны кызыксындырырга гына кирәк. Уңышлы килеп чыккан эшләнмәсе укучыны яңа эшләргә илһамландыра.  Әгәр дә эше  барып чыкмавын күрсәң, балага ярдәм итәсең, аңлатасың. Эшне ахыргача төгәлләү хезмәт тәрбиясендә зур роль уйный һәм балаларда дәвамлы кызыксыну уята. Тәвәккәллек сыйфаты да шулай тәрбияләнә. Укучыларымның Татарстан һәм Россиякүләм конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулавы, үземнең технология укытучылары арасындагы узган конкурсларда җиңүләрем яңа үрләргә, максатларга этәрә. Замана белән бергә атларга омтылырга кирәк. Шуңа күрә төп максатым – мәктәп остаханәсен заманча, компьютерлаштырылган, лазер ярдәмендә эшләүче станоклар, роботлар белән җиһазландыру.

Рамил Хөснетдинович сүзләренчә,  гимназия  яңа технология белән җитештерү буенча конкурсларда, олимпиадаларда әлегә Казан мәктәпләреннән калыша. Гимназиядә технология дәресен укыту программасында балаларга пешерү, тегү, терлекчелек кебек көнкүрештә кирәк булган эшләрне өйрәтү дә каралган. Агач һәм металл белән эшләү программада күп түгел, дип сөйләде Рамил Яһүдин.

Остазның үз гаиләсендә үзе кебек эшкә җитез, тырыш, алтын куллы егет тәрбияләнә.  Мәктәп остаханәсен бизәп торган күп кенә кул эшләнмәләре Камил Яһүдин тарафыннан ясалган. Бүгенге көндә ул  Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетында белем ала. Ике ел рәттән технология буенча узган олимпиадада Россия буенча призёр калган. Призёр булуның киләчәк уңышка йогынтысы да, өстенлекле яклары да күп: олимпиадада җиңгәннәргә югары уку йортына имтихан тапшырмыйча, бушлай уку мөмкинлеге бирелә. Баласының зур гына күләмдә стипендия алып укуы да әти кеше өчен зур горурлык, сөенеч бит. Камил бер айлык хезмәт хакына тиң кырык мең стипендия ала.

Гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Радмир Зарипов агачтан ясалган функциональ машина белән таныштырды. «Балалар өчен эшләнгән машина үзе бер өстәлне алыштыра ала. Мәсәлән, кайбер балаларның бары тик утырып, дәрес әзерли торган өстәле булса да, китап куярга киштәсе, белем алу өчен кирәкле җиһазларны куярга урын булмаска мөмкин. Мондый шартларда укырга да уңайсыз, укыйсы да килми, дигән уйлардан соң без менә шундый кирәкле уенчык машина уйлап таптык», – ди Радмир. Машинаның арбасына китаплар куярга була, башка өлешләренә канцелярия кирәк-яракларын, кабинасы эченә карандашлар, ручкалар салырга мөмкин. Алгы өлешендә степлерлар куярга махсус  урын ясалган. Радмир фикеренчә, балалар күрсәләр, аны тотып карау гына түгел, кулланып карыйсылары да киләчәк. Ә бу уку өстәлен чиста һәм пөхтә тотарга ярдәм итәчәк. Әлегә остаханәдә ул бердәнбер  һәм, бәлкем, бу үзенчәлекле, функциональ уенчык машина белем дөньясында зур уңыш казаныр, кызыксынып китүчеләр күбәер. «Бизнес проект булдыру теләге бармы киләчәктә? Эшләнмәләрегезне сатуга чыгарырга теләмисезме?» – дип сорадык Рамил Хөснетдиновичтан.

Технология укытучысының җавабыннан шуны аңладык: бизнес белән тәрбия бирү, өйрәтү – икесе ике төрле юнәлеш. Бизнес проект максатыннан эшләсәң, шул юнәлеш буенча гына барырга кирәк. Балаларга берьюлы хезмәт тәрбиясе бирү, аларны олимпиадаларга әзерләү белән сату, эшмәкәрлек эшен алып баруны бәйләү югары нәтиҗәләр бирмәячәк.

Остаханәдә үз кулларыбыз белән агачтан ваза ясау серләренә өйрәнә алмасак та, журнал укучыларына Рамил Яһүдин моның өчен нәрсәдән башларга кирәклеген аңлатып үтте.

Төрле агач токымыннан эшләнмәләр ясау күп кенә эш кораллары, станоклар ярдәмендә башкарыла. Иң элек, кирәкле размерда станокта агач кисәкләре әзерләнә. Алар, төрле почмакларга бүленеп, төрле төстәге агач токымнарын чиратлаштырып, күпкырлылыкка ябыштырыла. Агач токымына килгәндә, эш өчен имән, юкә, нарат, каен, кара күгагач, палисандр, падук, бүк, зирек кебек агач токымнары сайланып алына.

Кул эшләнмәләрен  кайчагында атналар буе ясыйсың, ә кайберләренә айлар таләп ителә. Мисал өчен, бер вазада 17 меңнән артык деталь бар. Иң мөһиме, кул эшенә алынган һәр кеше күп вакыт һәм түземлелек кирәк булачагына алдан ук әзер булырга тиеш.

 

 

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Сөмбел ТАИШЕВА фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ