Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,Аксубай районы Иске Ибрай урта   мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы   Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресеМак...

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта   мәктәбенең
 югары квалификация категорияле
 тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 
 
Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе
Максат:
Эчтәлек ягыннан:
күмәкләштерүнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында күзаллауны формалаштыру; күмәкләшүнең сәбәпләрен ачыклау; кулакларны сыйныф буларак юк итү сәясәтенең һәм күмәкләштерүнең асылын аңлау;
– «Авылда яңа курс»ның икътисади, социаль һәм сәяси нәтиҗәләрен күзәтү; тарихи документлар аша күмәкләшүнең объектив картинасын торгызу.
Эшчәнлек ягыннан:
– анализлый, гомумиләштерә, нәтиҗәләр ясый, документлар, таблицалар, дәреслек белән эшли белү күнекмәләре булдыру;
– «ГУЛАГ, ОГПУ, кулак, коллективлаштыру» терминнарын әйләнешкә кертү; үз белемнәрен бәяләргә өйрәтү.
Методлар: өлешчэ эзләнү, интерактив технология, уен, проект, критик фикерләү технологиясе,  мәгънәви уку стратегиясен кабул итү.
Эшне оештыру төрләре: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, күмәк.
Җиһазлау: Дәреслекләр (Россия тарихы 10 сыйныф. А.В.Торкунов редакциясендә. – М.: Просвещение, 2020.; Галләмова Ә.Г. Татарстан һәм татар халкы тарихы. XX гасыр – XXI гасыр башы: 10 – 11 сыйныфлар. – Казан: Татар балалар нәшр., 2020); «Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру һәм аның нәтиҗәләре» видеофильмы https://yandex.ru/video/preview); проектор, ноутбук, экран, презентация, бәяләү карточкасы.
Предметара бәйләнеш: тарих, җәмгыять белеме, Татарстан тарихы, туган якны өйрәнү, әдәбият.
Дәрес барышы

  1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру


Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезне күрүемә бик шатмын һәм дәрестә нәтиҗәле эшләрбез дип уйлыйм. Барыгыз да сау-сәламәтме? Дәресебезне башлыйбыз. Сезнең алда «Белемнәрне бәяләү» карточкалары ята. Дәрес барышында тутыра барасыз һәм дәрес ахырында белемнәрегезне бәяләп тапшырасыз.
Укучылар, күз алдыгызга китерегез әле. Сезгә үз хуҗалыгыгызны, үз бизнесыгызны оештырырга кирәк. Нәтиҗәле булсын өчен, бизнесыгызны кайсы модельгә таянып оештырыр идегез? «Җәмгыять белеме» курсыннан билгеле «интенсив» яки «экстенсив» модель буенчамы?
Укучы. Интенсив модель бүгенге заман таләпләренә туры килә. (Укучы җавабыннан соң интенсив модель билгеләмәсе экранга чыгарыла. (1 нче слайд)  
Укытучы. Ә менә үткән дәресебездә өйрәнгән «СССРда индустрияләштерү, 1925–1930 елларда үткәрелгән икътисади сәясәт» нинди модель буенча үткәрелгән?
Укучы. Экстенсив модель. (Укучы җавабыннан соң «Экстенсив модель» билгеләмәсе экранга чыгарыла.)  (2 нче слайд)
Укытучы. Бик дөрес. Ә хәзер экранга күз салыгыз? (3 нче слайд) Сезгә икътисад хуҗалыгының өч тармагы бирелгән:
а) азык-төлек, җиңел сәнәгать;
ә) авыр сәнәгать;
б) авыл хуҗалыгы.
Икътисадны торгызу өчен беренче чиратта кайсысын һәм ни өчен күтәрер идегез?
Укучылар. Беренчел тармак: авыл хуҗалыгы күтәрелергә тиеш дип саныйбыз, чөнки азык-төлек, җиңел сәнәгать тармагы өчен чимал базасы булдырылырга тиеш. Икенчел тармак: азык-төлек һәм җиңел сәнәгать – вак-төяк товарлар, кием-салым җитештерү җайга салынырга тиеш.                                   Өченче тармак – авыр сәнәгать – ресурслар базасы булдырылгач кына аякка бастырылырга тиеш дип саныйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Өй эше материалларына таянып, телдән СССРда индустрияләштерү моделен төзегез.
Укучылар. 1925 елда булып үткән ВКП(б)ның XVI съезды карарлары беренче чиратта авыр сәнәгать тармагын күтәрүне алга куя.
Укытучы. Бик дөрес. Ә хәзер игътибар экранга. Биремнәрне дәфтәргә эшлибез! (4 нче слайд)

  1. Вакыйгаларда катнашучыларны авторлары белән туры китер!


 

































 Вакыйгалар Катнашучы
1Донбасс шахтёры, бер эш көнендә 240 т ташкүмер коючы АА.Г.Стаханов         
2«Бөек борылыш елы» доклады БП.Н.Ангелина
3Донецк шахтёры, көнлек норманы 14,5 тапкыр арттырып үтәүче ВН.А.Изотов
4Беренче хатын-кыз тракторчы, бригада җитәкчесе ГИ.В.Сталин

 

  1. Җөмләгә тиешле терминны языгыз.


Беренче бишьеллыкта ... хәрәкәте ярышның төп формасына әверелә.

  1. Сәнәгать объектларының кайсылары беренче бишьеллыкта төзелгән?


а) Төркестан-Себер тимер юлы; ә) Мәскәү метросы; б) Казан метросы; в) Магнитогорск металлургия комбинаты; г) Чиләбе трактор заводы; д) Днепрогэс; е) Харьков трактор заводы.

  1. Терминга аңлатма бирегез!


Индустрияләштерү  – ...
Укытучы. Дәфтәрләрне уң  як күршегез белән алышыгыз, тикшерегез һәм билгеләр куегыз. Билгеләрне бәяләү карточкасына төшерергә онытмагыз. (Җаваплар экранга чыгарыла.) (5 нче слайд)
1) 1-Б, 2-В, 3-А, 4-Ә. (4 балл)
2) ударниклар. (1 балл)
3) а, в, г, д, е. (2 балл)
4) Индустрияләштерү – индустриаль җәмгыятькә күчү өчен, хуҗалык тармакларын техника нигезендә үзгәртеп кору. (1 балл)
«5»ле – 8 балл; «4»ле – 6 – 7 балл; «3»ле – 3 – 5 балл, «2» – 2 балл.
III. Авырлыкларның урынын һәм сәбәпләрен ачыклау
Укытучы. Кайсы биремнәрне эшли алмадыгыз? Төркем белән аралашып яки дәреслек материалыннан дөрес җавапларны табыгыз.

  1. Уку эшчәнлегендә авырлыктан чыгу проекты төзү


Укытучы. Илне индустрияләштерү өчен бик күп ресурслар кирәк. Большевиклар хакимияте ресурсларны кайдан алырга уйладылар икән?
Укучылар (үз вариантларын әйтәләр). Кыйммәтле ювелир әйберләре, картиналар, мәдәният әйберләре сату, икмәк чыгару һ.б.
Укытучы. Күпчелек партия лидерлары Көнбатыш Европа илләрендә сәнәгать үсеше тышкы колонияләрдән алынган ресурслар хисабына тормышка ашырылды дигән карашта була. СССРда «эчке колония» – крестьяннар сыйныфы – төп азык-төлек һәм финанс чыганагы буларак карала.
1927 елда икмәк әзерләү планы үтәлми. Валюта чыганагы булган икмәкне чит илгә сату мөмкинлеге чикләнә һәм индустрияләштерү планнары өзелү куркынычы туа. Килеп туган кризистан чыгу юлын хакимият күмәк крестьян хуҗалыклары төзүдә күрә.
Дәресебезнең темасын  билгеләгез.
Укучылар. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру. (Дәфтәргә язалар.) (6 нчы слайд)
Укытучы. Яңа темабызның максатларын билгелибез.
Укучылар. Күмәк хуҗалыклар төзелү тарихын өйрәнәбез. Ни өчен күмәкләштерү тормышка ашырыла? Нинди ысуллар белән төзелә? Нинди нәтиҗәләргә китерә?
Укытучы. Дәреснең төп проблемалы биреме: 1930 елларда Совет хакимияте күмәкләштерүнең максатын: «Колхозчы-крестьяннар таза хәлле кешеләргә әйләнәчәкләр», – дип аңлата. Уйлагыз. Әлеге лозунг чынбарлыкка туры киләме? Дәрес ахырында без бу фикер белән килешергә яисә кире кагарга тиеш булабыз. (7 нче слайд)
Дәреслек материалын үзләштерү планы (Экранга чыгарыла.) (8 нче слайд)

  1. Тоташ күмәкләштерү сәясәте һәм сәбәпләре.

  2. Кулак хуҗалыкларын бетерү.

  3. «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе.

  4. Ачлык.

  5. Колхоз строе урнашу.

  6. Төзелгән проектны тормышка ашыру


Укытучы. Игътибар экранга! (9 нчы слайд) Таблицаны өйрәнегез. 1928 елларда СССРда һәм ТАССР җирлегендә крестьян хуҗалыкларының санына һәм социаль составына игътибар итегез. Күпме крестьян хуҗалыкларын берләштерү кирәклеген күз алдына китерегез. Нинди нәтиҗәләр чыгара алабыз?



























 СССР (1928 ел)ТАССР жирлегендә
25 млн крестьян хуҗалыгы500 – мең крестьян хуҗалыгы
5% – кулак хуҗалыгы20 мең – кулак хуҗалыгы
85% – ярлы һәм урта хәлле хуҗалык110 мең – ярлы хуҗалык
10% – колхоз (артель, коммуна, ТОЗ)370 мең – урта хәлле
 459 – колхоз (1% җирләр)

 
Укучылар. Күпчелек – ярлы һәм урта хәлле хуҗалыклар. Илдә күмәк хуҗалыклар бик аз. Илдә кулаклар – 5 % чамасы гына. Хакимият ярлыларга таяначак.
Укытучы. Дәреслек материалыннан (136 нчы бит) аңлашылганча, колхозлар төзүдә ике фикер юнәлеше була. Кемнәр һәм нинди юнәлеш тәкъдим итәләр?
Укучылар. 1 нче юнәлеш: И.В.Сталин, «Тоташ коллективлаштыру». 2 нче юнәлеш: Н.И.Бухарин, «Индивидуаль хуҗалыклар».
Укытучы. 1929 елда көчләп күмәкләштерүгә каршы булган Н.И.Бухарин тарафдарлары (149 мең) хезмәт урыннарыннан читләштерелә. СССР Халык Комиссарлар Советы җитәкчесе А.И.Рыков, хезмәт урыныннан төшерелеп, Сталинның фикердәше В.М.Молотов белән алыштырыла. (10  нчы слайд)
Укытучы. Күмәкләштерү сәбәпләрен табып, дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
Укучылар. Сәбәпләре:
– индустрияләштерү өчен ресурслар алу;
– колхозлардан икмәкне боерык белән алып була;
– халыкны бушлай эшләтергә мөмкин;
– идарә итәргә җиңел;
– аерым хуҗалыкларның техника алу мөмкинлеге чикле һ.б.
Укытучы. Ачыклаганыбызча, колхозлар төзүнең максаты – индустрияләштерү өчен авылдан ресурслар алу. Тик сорау туа: средстволарны ничек алырга һәм колхозларга крестьяннарны ничек кертергә? Әйдәгез, авылдагы ситуацияне модельләштереп карыйк. (Төркем җитәкчеләре төрле төстәге карточкаларны ала. Карточкага «кулаклар, урта хәлле крестьяннар, ярлы крестьяннар, батраклар» дип язылган. Һәр төркем карточкада язылган төркем крестьяны роленә керә һәм үз хуҗалыгында булган милек, байлык чыганакларын барлый. Авыл җыенына колхоз оештыручы вәкил килә һәм крестьяннарга җирләрен, терлекләрен, милекләрен берләштерергә тәкъдим итә.) Кемнәр колхозга керергә тели? Кулыгызны күтәрегез. Җавапларыгызны дәлилләгез. Ни өчен колхозга керергә телисез яки керергә теләмисез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла һәм фикерләр алышына.)
Укытучы. Ә менә колхозга керергә теләмәүчеләрне ничек берләштерергә? (11 нче слайд)
1930 елның 5 гыйнварында ВКП(б) ҮК «Коллективлаштыру таләпләре һәм колхоз төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары турында» карар чыгара һәм күмәкләштерүнең катгый срокларын билгели. Ил территориясе өчкә бүленә. (Таблица экранга чыгарыла, картадан районнар күрсәтелә.) (12 нче слайд)
 



















РегионнарКүмәкләштерү вакыты
Төньяк Кавказ, Урта һәм Түбән Идел, Украина1930 елның көзе – 1931 елның язы
Себер, Урал, Казахстан1931 елның көзе – 1932 елның язы
Калган районнар1932 елның көзе – 1933 елның язы

 
Укытучы. Документта нинди ысуллар белән күмәкләштерү алып барылачагы күрсәтелми. Ә менә икенче документ – «Тоташ коллективлаштыру районнарында кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында» дигән карарда (1930) көчләп күмәкләштерү ысуллары күрсәтелә. «Кулак» дип колхоз төзелешенә каршы булган көчләр игълан ителә. Документ кулакларны өч төргә бүлә: 1) мал-мөлкәтеннән мәрхүм ителеп, илнең халык аз яши торган районнарга күчерелүчеләр; 2) республиканың башка районнарына; 3) район һәм волостьлар эчендә күчерелергә тиешлеләр.  Кулакларга каршы көрәшү һәм колхозлар төзүгә ярдәм итү өчен,  шәһәрләрдән «егермебишмеңчеләр» дип аталган коммунистлар оешмасы вәкилләре җибәрелә.
Без сезнең белән яшәгән Иске Ибрай авылына колхоз төзү өчен Казан шәһәреннән Миңшакир Хәеров дигән вәкил җибәрелә. 1930 елда 17 ярлы хуҗалыктан торган «Татарстан» колхозы оеша. Кулак дип озатылган Вәлиәхмәт мулланың өенә хуҗалык идарәсе урнаша, каралты-куралары халыктан тартып алынган милек җыю өчен кулланыла.
Колхозлар төзү тарихының ничек барышын мин сөйләп аңлатмыйм, ә экранга авылыбыз тарихыннан кайбер архив материаллары белән расланган фактларны чыгарам. Үзегез шушы санардан чыгып, нәтиҗә ясарсыз. (13, 14 нче слайдлар)
Иске Ибрай авылыннан репрессияләнә – 291 кеше. (63 гаилә)
Милекләре тартып алына – 74  кеше
Концлагерьларга төрле срокларга озатыла – 14 кеше
Атып үтерелә – 6 кеше
Махсус спецпоселениеләргә җибәреләләр:
Мурманскига – 1 кеше
Чиләбе өлкәсенә – 74 кеше
Горький өлкәсенә – 2 кеше
Пермь өлкәсенә – 63 кеше    
 Кемерово өлкәсенә – 5 кеше
Чистай шәһәренә – 6 кеше
Свердловск  өлкәсенә – 20 кеше
Киров өлкәсенә – 1 кеше
Түбән  Новгород – 1  кеше
Өйдә кулда тотыла – 2 кеше
Кайсы жиргә сөрелгәннәре билгесез – 38  кеше
Ир-атлар – 164 , хатын-кызлар –125 кеше. 142 се – балалар.
Махсус поселенияләрдә – 37 бала туа.
    Репрессияләнгәннәрнең социаль составы: 2 гаилә – мулла, 4 гаилә – ярлы крестьян, 7 гаилә – сәүдәгәрләр, 38 гаилә – урта хәлле крестьяннар, 18 гаиләнең чыгышы билгесез.
Иске Ибрай авыл Советы җирлегеннән сөрелгәннәрнең барысы да 58 нче статьяның 10, 11 нче пунктлары буенча гаепләнгән. Төп гаеп – «кулак».   
Бу слайдта суд тарафыннан чыгарылган гаепләү актларын күрәсез. Мин аларны татарчага кайтармадым. Ничек документка язылган сезгә шулай тәкъдим итәм. (15 нче слайд)
Укытучы. Әлеге саннардан чыгып, колхозларның нинди ысул белән төзелгәнен әйтә аласызмы?
Укучылар. Көчләп, репрессияләп.
Ял минуты (1 мин.) (Арганлыкны киметү һәм кан әйләнешен яхшырту өчен тарихи уен эшләнә. Укучылар торып баса. Җөмлә дөрес булса, кул чабалар. Җөмлә дөрес булмаса утыралар. Күнегү тиз эшләнә.)

  1. ГОЭЛРО – илне электрлаштыру планы. (Әйе)

  2. «Хәрби коммунизм» – Николай II сәясәте. (Юк)

  3. НЭП – В.И.Ленин тәкъдим иткән яңа икътисади сәясәт. (Әйе)

  4. Продразвёрстка – крестьяннарны колхозга кертү планы. (Юк)

  5. ГУЛАГ – лагерьлар челтәре белән идарә итү үзәге. (Әйе)

  6. «Броненосец «Потёмкин» кинофильмының авторы – С.М.Киров. (Юк, С.М. Эйзенштейн)

  7. «Чапаев» әсәрен язучы – Д.А.Фурманов. (Әйе)

  8. 1926 елда Зиновьев, Каменов, Троцкий большевиклар идарәсенә каршы бердәм оппозициягә берләшәләр. (Әйе)

  9. Белемнәрне беренчел ныгыту


Укытучы. Ә хәзер төркемнәргә өйрәнү өчен документлар бирәм. (1 нче кушымта)
Күпчелек районнарда крестьяннар каршылык күрсәтә: колхозларга керергә теләмиләр, милекне, терлекләрне юк итәләр, колхоз активистларын үтерәләр, шулай ук ризасызлык хәрбиләр арасында да үсә. Мондый шартларда Сталин 1930 елның 2 мартында «Правда» газетасында «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкалә бастыра. «Колхозларга көчләп кертергә ярамый» дип, бөтен гаепне җирле җитәкчеләр өстенә аудара. Әлеге мәкалә колхозларга ирексезләп кертелгән хуҗалыкларның колхозлардан күпләп чыгуына китерә. «Халыкны яклаучы» роленә әверелгән И.В.Сталин  1930 елның сентябрендә жирле җитәкчеләрдән колхозларга кертүне төгәлләргә боера.
Ә хәзер 1 нче төркем укучыларына сүз бирелә. (Укучылар документа күтәрелгән авырлыкны башкаларга аңлаталар. Башка төркемнәр дә күрсен өчен документ экранга чыгарыла.) (16 нчы слайд)
Укучылар. Әлеге документ өзегендә «кулак» дип игълан ителгән крестьяннарның җитештерү кораллары гына түгел, вак чиләк, гади эчке киемнәре дә тартып алынуы турында сүз бара.
Укытучы. Махсус поселениеләргә җибәрелгән кешеләрнең тормышын өйрәнү өчен 2 нче төркем укучыларына сүз бирелә. (Документ экранга чыгарыла.) (17 нче слайд)
Укучылар.  Вәкил Кирюхин докладыннан медицина ярдәменең һәм азык-төлекнең җитмәве турында беләбез. Спецпереселенецлар – урман кисү эше белән шөгыльләнгәннәр. Көнлек норманы (3м3) үтәмәгән өчен җәза бирелүе турында языла. 12 яшьлек балаларның хезмәт нормасы – 2,5 м3.
Укучы. Көнлек норма күләмен аңлата алмассызмы?       
Укытучы. Урман кисүнең көнлек нормасын (3м3) күзаллау өчен шуны әйтәм: МТЗ-80 тракторы арбасына уртача 6 м3 агач-утын төйиләр. Бер кеше, кул пычкысы белән агачны үзе генә кисә алмый. Шуңа күрә парлап эшләргә кирәк. Ике кешегә бер сменада бер трактор йөге. Агачны төбеннән кисеп аударырга, тиешле үлчәмгә кисеп, урынга өеп куярга кирәк. Бик авыр хезмәт.
Укытучы. Тоташ күмәкләштерү сәясәте 1932–1933 елларда 25–30 млн кешене чолгап алган ачлыкка китерә.  СССРда 7 млн кеше ачтан үлә. Ә хәзер 3 нче төркем укучыларына сүз бирик. (Документ экранга чыгарыла.) (18 нче слайд)
Укучылар. Бер Гаинск урман хуҗалыгында гына да 45 меңләп бала ачлыктан интеккән. Апрель аенда гына 175 баланың үлүе, 285 сенең ачлыктан шешенүе хәбәр ителә. Качып китүчеләр өчен үлем җәзасы кулланылуы турында языла.
Укытучы. Бу документ ничәнче елга карый?
Укучылар. 1932 елга.
Укытучы. Дәреслекләребездә ачлык чорында ТАССРның икмәк әзерләү планнарының уңышлы үтәве, 1933 елда «Правда» газетасында Татарстанның Союзда икмәк тапшыру планын беренче булып үтәргә йөкләмә алуы һәм СССР дәүләтенең шушы елларда чит илләргә 18 млн. тонна икмәк чыгарып сатылуы турында языла. Бер яктан – ачлык, икенче яктан – икмәк планнарының үтәлүе һәм чит илләргә сатылуы сезне нинди фикерләргә этәрә? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Колхоз строеның аякка басуы турында видеофильм карап алыйк. Видеороликта колхозларга нинди яңалыклар керүенә игътибар итүегезне сорыйм. (Фильм караганнан соң, укучылар белән әңгәмә корыла һәм бергәләп нәтиҗәләр ясала.)
Укучылар. Нәтиҗә ясап әйтсәк, колхоз-совхозлар акрынлап аякка баса. Һәр районда МТС үзәкләре оеша. Ачлык мәсьәләсе акрынлап чишелә. 1935 елда крестьяннарга үз хуҗалыгында бер сыер, ике бозау, ун сарык, дуңгыз асрарга һәм бакча җире тотарга рөхсәт ителә. Күчеп йөрү иреге һәм хезмәт төре сайлау чикләнә. Колхозчыларга паспорт бирелми. Колхозлар колхозчының тормышын тоташ контрольгә алып икенче алпавытларга, ә колхозчылар крепостной крестьянга әвереләләр. 
VII. Мөстәкыйль эш һәм эталон буенча тикшерү
Укытучы. Дәфтәргә язмача эшлибез. (19 нчы слайд)

  1. Түбәндәге терминнарга аңлатма бирегез: кулак, коллективлаштыру.

  2. Схема төзегез:


Крестьяннарның күмәкләшүгә каршы протест формалары
 
 
                                                                    
                             _________________     ______________    ___________________

  1. Аббревиатураны шифрлап бирегез: МТС – ...

  2. Җөмләгә төшереп калдырылган сүзләрне куегыз:


1930 елның 2 мартында И.В.Сталинның «Правда» газетасында ... дигән мәкаләсе басылып чыга.
Укытучы. Җавапларны экран белән тикшерегез (20 нче слайд) һәм бәяләү карточкасын тутырыгыз.
VIII. Белем  системасына кертү һәм кабатлау этабы
Укытучы. Бүгенге дәреснең темасын әйтегез.
– Дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме?
– Авыл хуҗалыгында нинди үзгәрешләр булган?
– СССРда коллективлаштыру елларын әйтегез.
– Ничек уйлыйсыз: коллективлаштыру файда китергәнме, әллә зыяны күбрәк булганмы?
– Статистика мәгълүматлары буенча илдә кулаклар саны тулаем крестьяннар сыйныфының 4–5 процентын гына тәшкил иткән. Махсус учреждениеләргә крестьяннар сыйныфының 10–15 проценты эләгә. Бу цифрлар артында нинди процесслар ята?
Дәресебезнең төп проблемасы: 1930 елларда Совет хакимияте күмәкләштерүнең максатын: «Колхозчы-крестьяннар таза хәлле кешеләргә әйләнәчәк», – дип аңлата. Ничек уйлыйсыз? Әлеге лозунг чынбарлыкка туры килдеме? Җавапларыгызны дәлилләгез?
Укытучы. Димәк, дәресебез темасына нәтиҗә ясап, СССРда тоташ күмәкләштерү процессы көч куллану, репрессияләр, куркыту, мәҗбүр итү рәвешендә алып барыла. Колхозлар авылдан индустрияләштерү өчен средстволар алучы дәүләтнең төп инструментына әйләнә.
Алдагы дәрестә М.Геллер белән А.Некричның «Утопия у власти» китабыннан алынган «Күмәкләштерү тәмамланганнан соң илнең бөтен икътисади тормышы Сталин кулына эләгә, барлык гражданнар дәүләткә һәм сәяси, һәм икътисади мөнәсәбәткә тулысынча бәйле була. Бер үк вакытта рухи тормышны монополизацияләү дә төгәлләнде» дигән фикернең дөреслеген тикшерербез. (21 нче слайд)
IX этап. Рефлексия
Өй эше (22 нче слайд)

  1. Мәҗбүри бирем. §16 ны укырга, 1 – 4 нче сорауларга телдән җаваплар әзерләргә.

  2. Ярым иҗади бирем. Дәреслек материалын файдаланып, түбәндәге таблицаны тутырырга


 











Коллективлаштыруның тискәре нәтиҗәләреКоллективлаштыруның уңай нәтиҗәләре
 
 
 
 


  1. Иҗади бирем.


  Әйтелгәннәрне язмача шәрехләгез:
«Минем уйлавымча, күмәкләштерү уңышсыз чара булгандыр, һәм хатаны да танырга ярамый иде. Уңышсызлыкны сиздермәс өчен, куркыту чараларының барысы белән дә кешеләрне хөкем итәргә һәм уйларга өндәргә, һәм аларны чынга ашмаган килеш күрергә мәҗбүр итәргә һәм киресен исбатларга кирәк иде». (Б.Пастернак «Доктор Җиваго»)

  1. Фәнни-тикшеренүләр өчен бирем. Иске Ибрай авылыннан раскулачивать ителгән һәм репрессиягә эләккән гражданнарның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, эзләнү эшен дәвам иттерергә. Якыннарыгыз, туганнарыгыз турында материаллар тупларга.


Укытучы. Ә хәзер дәрестә эшегезне бәяләп, билгеләр куеп, «Бәяләү карточкасы»н миңа тапшырыгыз. (2 нче кушымта) (Укучылар, «Бәяләү карточкасы»н тутырып, укытучыга тапшыра.)
Укытучы. Ә хәзер телдән дәресебезне бәяләгез:
– Мин белми идем...
– Дәрес материалы мине уйларга этәрде...
– Мин нәрсәгә өйрәндем...
– Тәкъдимнәрем...
Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Киләчәктә сезгә уңышлар.  Сау булыгыз!.
Кулланылган чыганаклар

  1. Зеленин И.Е. Революция сверху: завершение и трагические последствия //Вопросы истории. – 1994. – №10. – С. 28 – 31.

  2. Колесникова Л.Н., Лапшов П.С. История России. Хрестоматия. Часть II (1917 – 1991 гг.). – Н.Новгород, 2001. – С. 74.)

  3. Коваль Т.В. Конспекты уроков по истории России XX в.: 9 кл.: Метод. пособие. – М.: ВЛАДОС-ПРЕСС, 2002. – С. 229.

  4. https://yandex.ru/video/preview) «Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру һәм аның нәтиҗәләре»


1 нче кушымта
1 нче төркем. Извращения в работе по раскулачиванию.
…Само раскулачивание принимает зачастую нежелательную форму: вместо конфискации средств производства кулака происходит «раскулачивание под метелку». Когда забираются все предметы домашнего обихода вплоть до носильного белья, икон и квашенной капусты (Дмитриевский район Орехово-Зуевского округа…. В Перемышльском районе  у кулаков были отобраны куры и ведра)…
(Колесникова Л.Н, Лапшов П.С.История России. Хрестоматия. Часть II (1917 – 1991 гг.). – Н.Новгород, 2001, с. 74.)
2 нче төркем. «Революция сверху»: завершение и трагические последствия.
…Положение спецпереселенцев было крайне тяжёлым. «Опеку» над ними осуществляло ОГПУ, а «поселки» мало чем отличались от концлагерей. Оперуполномоченный ОГПУ по Уралу А.С.Кирюхин сообщил вышестоящему начальству, что из-за отсутствия ненадлежащего питания и медицинского обслуживания большая часть переселенцев потеряла трудоспособность и не могла обеспечить выполнение плана лесозаготовок. Руководство леспромхоза стало привлекать к работе стариков, женщин и детей 12-летнего возраста, установив для них норму выработки 2–2,5 кубометров в день при средней норме взрослого 3 кубометра. Чтобы выполнять эту норму, многие оставались в лесу целыми сутками, нередко замерзали, обмораживались, куда за небольшие проступки заключались люди всех возрастов…
(Зеленин И.Е. «Революция сверху»: завершение и трагические последствия. // Вопросы истории. 1994.№10, с. 2831)
3 нче төркем. «Революция сверху»: завершение и трагические последствия.
Положение не изменилось и в 1932 году. «На почве недоедания спецпереселенцев и в особенности их детей свирепствует цинга , брюшной и сыпной тиф, принимая формы эпидемического характера с массовой смертностью. В одном только Гаинском  леспромхозе за апрель месяц убыло 175 человек и имеется больных цингой и опухших от голода 285 человек.  Автор записки вторично ходатайствовал об отпуске 500 т муки для питания 45 тыс. детей, чтобы спасти их от голодной смерти.
    Многие спецпереселенцы предпринимали отчаянные попытки бежать, но заканчивались трагично: беглецов либо пристреливали по дороге, либо возвращали в лагеря. Только в сентябре – октябре 1931 года было зарегистрировано более 37 тыс. побегов.  
 (Зеленин И.Е. «Революция сверху»: завершение и трагические последствия. // Вопросы истории. 1994.№10, стр 2831)
2 нче кушымта. Бәяләү карточкасы
Ф.И.О._______________________________________________  10 сыйныф.





































































Көтелгән нәтиҗәләрВакыты  Вакыты  Вакыты
 
Өй эше (балл һәм билге)   
Дәреснең темасын, максатын билгели алдым (0 яки 1 балл)   
Дәреснең төп проблемасын аңладым (0 яки 1 балл)   
Мөстәкыйль эш һәм эталон белән тикшерү   
Дәрестә катнашып утырдым (һәр дөрес җавап өчен1 балл)   
Дәреслек чыганагы белән эшләдем (1 балл)   
Рефлексия. Дәрес материалын аңладым (1 балл)   
Нәрсә аңламадым? (Сорау  язылса –1 балл)   
Гомуми нәтиҗә (гомуми балл)   
Укытучы нәтиҗәсе   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ