Логотип Магариф уку
Цитата:

Дару үләннәре

Дару үләннәре(6 нчы сыйныфта  биология дәресе)Гөлназ САБИРОВА,Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысыДәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.Максат:...

Дару үләннәре
(6 нчы сыйныфта  биология дәресе)
Гөлназ САБИРОВА,
Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле биология укытучысы
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Максат: дару үләннәренең  үзенчәлекләре, әһәмияте, аларның үсү һәм яшәү тирәлеге турында кызыклы мәгълүматлар туплау; фактларны  системага салып, проект төзү; укучыларның дару үләннәре турындагы белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.
Эш төрләре: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, бергәләшеп, дифференциаль эш.
Методлар: әңгәмә, аңлатмалы-иллюстратив, проблемалы-эзләнү.
Дәрес төре: эзләнүле дәрес.
Җиһазлар: мультимедиа җиһазлары: компьютер, проектор, экран, цифрлы микроскоп; төркемнәр өчен басма материал, презентация, гербарийлар, туган авылыбызның Кызыл китабына керүче дару  үсемлекләренең фоторәсемнәре, үсемлекләр турындагы атлас (Соболева Л.С., Закиров Ф.Д. Туган ягым үсемлекләре – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2016), дәреслек (Пасечник В.В. Биология. 6 сыйныф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019), мәктәп яны тәҗрибә участогы альбомнары.
Фәнара бәйләнеш: экология, география, сынлы сәнгать, әдәбият, тарих, музыка.
Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше (1 мин)


Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә исәнлек теләү ничек күңелле! Сәламәт булудан да кадерле берни юк, бер-беребезгә карап елмаябыз,  «Сәлам!» – дибез, дәресне башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү (4 мин)


Укытучы. Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
Укучылар. Чәчәкле үсемлекләрнең семьялыклары белән  таныштык.
Укытучы. Әйдәгез, гербарийлар, бүлмә гөлләреннән файдаланып, чәчәкле үсемлекләргә бәяләмә бирәбез. Сезгә конверттан төрле сүзләрне эзләп табарга, 1 нче таблица юлларына (2 нче слайд) туры килгәннәрен ябыштырып куярга гына кирәк. ( Укучылар парлап эшли.)
 






































































Морфологик билгеләр                                                                             Бәяләмә
Роза БорчакБәрәңгеЛилияКөтүче сумкасы
СемьялыгыРоза чәчәклеләрКузаклыларПаслёнчаларЛаләчәләрӘвернәчәчәклеләр
Яшәү формасыҮлән, куак, агачҮлән, куак, агачҮләнчелҮләнчелҮләннәр
Тамыр системасыҮзәкҮзәк, төерчек бактерияләре барҮзәк, бүлбеЧукҮзәк, тамыразык
Яфрак, сабакта  урнашуыГади, катлаулы, каршыдаш яки боҗрасыманКатлаулы, чиратлашыпГади, чиратлашыпГади, утырма, чиратлашыпГади, төпчек яфраксыз, чиратлашып яки розетка формасы
Чәчәк төркемеЧук, калкан, гади зонтикБашча, чук, гади башакЧук, себеркәчГади зонтикГади, чук
Чәчәк формуласыЧ5Л5ТП1 яки
*Ч5Л5ТП
 
Ч(5)Л(2)+3Т(9)+1П1Ч(5)Л(5)Т5П1О6Т6П1Ч4Л4Т4+2П1
Җимеш тибыСөякчә, алма, җиләк, гөлҗимешКузакҖиләк, тартмачыкҖиләк, тартмачыкКузакча, күп орлыклы, коры

 
(Укучылар таблицаны тутырып бетерүгә, экранда дөрес җаваплар белән чагыштыралар, эшләрен тикшереп, бер-берсенә билге куялар.) (3 нче слайд)
Укытучы.  Мәктәп яны тәҗрибә участогы альбомнарына игътибар итегез: күпчелек үсемлекләр нәрсә өчен үстерелә? (Укучылар күпчелек үсемлекләрнең декоратив һәм җиләк-җимеш үсемлекләре булуы турында әйтәләр.)  
III. Мотивация (1 – 2 мин)
Укытучы.
Туган илкәй!
Ни аһәңле, назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен,
Ишетәм анда яфракларның серле шавын…
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен. (4 нче слайд)
Бу юллар Г.Ибраһимовның әсәрләрендә тасвирланган туган як табигатен, табигать белән тыгыз бәйләнештә торган адәм баласы - кешенең аңа мөнәсәбәтен ачык чагылдыра.
(«Мәтрүшкәләр» җыры яңгырый.) Авыл кырыннан ук башланып киткән яшел тугайларда, ә авылның икенче ягында биек-биек тауларда, калын урманнарда Галимҗан йөрергә яраткан. «Ул анда  ат сакларга китә, җиләккә йөри, төрле үләннәр җыя. Азрак икмәк, бәрәңге ала, сусаганда, чәен эчеп куя иде. Аның чәенең тәмлелеге! Беркайчан аруны белмәде, табигатьне бик нык сөйде ул!» –дип искә ала язучының бертуган энесе Хәкимҗан. Энергия бирә торган, үзе серле, үзе тәмле чәй нәрсәдән ясалган булды икән, укучылар? 
Укучылар. Туган як болыннарында үскән үләннәрдән.
Укытучы. Дөрес! Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән, балалар? (Укучылар дәреснең темасын ачыклый.) (4 нче слайд)
Укытучы. Дәреснең эпиграфы булып түбәндәге сүзләр тора:
Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә көч бар,
Серне ача белүчеләр өчен... (5 нче слайд)

  1. Уку бурычын кую өчен проблемалы хәл тудыру


Укытучы. Укучылар, нинди сер турында сүз бара? (Укучылар төрле  җавап бирергә тырышалар, ләкин белемнәре җитеп бетми.)
Проблеманы уртак тикшерү (6 нчы слайд)
Укытучы. Укучылар, К.Чуковскийның «Айболит» әкиятен хәтерлисезме, нәрсә турында ул?
Укучылар. Авыруларга беренче ярдәм  күрсәтүче табиб турында бара.
Укытучы. Ә сез беләсезме, безнең дә ярдәм итүче Айболитыбыз бар! Ул яныбызда гына,  аяк астында гына. Ләкин без  аны еш кына сизмибез, рәхимсез таптап йөрибез. Мәсәлән, мәктәп бусагасыннан атлап чыгуга ук, тузганак,  бака үләне, меңьяфрак, үги ана яфрагы һәм башка шифалы үсемлекләрнең бөтен төрләре бар. Иң гади бу үләннәр бик үзенчәлекле! Бүген беренче ярдәм чарасы булып хезмәт итүче, һәр адым саен диярлек очрый торган ярдәмчеләребез – дару үләннәре турында сөйләшәчәкбез. Дәрес темасын бер сүзтезмә белән генә аңлатып бирегез әле.
 Укучылар. Яшел аптека, болын аптекасы, яшел ярдәмче, яшел Айболит...  
Укытучы. Сез дару үләннәре турында ниләр белергә телисез? (Укучылар дәреснең максатын, бурычларын билгели.) Димәк, дәрестә дару үләннәренең күптөрлелеген, файдалы үзлекләрен белербез, безне мавыктыргыч тарихлар, халык сынамышлары, легендалар, шулай ук бу үсемлекләр белән бәйле тарихи фактлар көтә... Дару үләннәре дөньясына кызыклы юлны башлыйбыз!  
Үсемлекләрнең дару үзлекләре турында мәгълүматлар борынгы Мисырда ук билгеле була. Беренче тапкыр Дискритның «Дару үләннәре турында» иншасында 600 дән артык үсемлек тасвирлана. Нәкъ менә шул вакыттан бирле кешегә Кавказдагы Артемида бакчасы билгеле. Артемиданың тылсымлы бакчасы фармакон дип атала, анда риваять буенча шифалы һәм агулы үсемлекләр үсеп чыккан. Тәрҗемәдә фармакон сүзе бер үк вакытта «дару, агу һәм сихер» дигәнне аңлата.
Укучылар, мондый гыйбарә бар: кайбер үсемлекләр кешенең органнары белән охшаш, һәм алар  шул органның эшен яхшырта. Нинди үсемлекләр турында сүз бара? (Экранга рәсемнәр чыга.) Фасоль борчагының орлыгы – бөерләргә, әстерхан чикләвеге –баш миенә, тырнак гөле тырнакка охшаш. (7 нче слайд) Ләкин галимнәр үзе яшәгән әйләнә-тирәдәге үсемлекләр кешегә файдалырак дип әйтәләр. Гөлҗимеш – гриппка каршы, песи борчагы тамыры – йөрәккә, кычыткан – чәчләргә, бака үләне яралар бәйләргә әйбәт.

  1. Проблемалы хәл тудыру


Укытучы. Үләннәрнең файдасы турында кешеләр каян белгәннәр, беләсезме? (Юк) Ни өчен? (Белем җитми.) Йортыгызда эт яки мәче асраучылар бармы? Сезнең күзәткәнегез бардыр, аларның үсемлекләргә карашы нинди?
Укучылар. Кайчак бүлмә гөлен ашыйлар, кыяр я нинди дә булса үләнне тешләп куялар.
Укытучы. Моннан нинди нәтиҗә ясыйсыз?
Укучылар. Организмның үсемлекләргә ихтыяҗы бар. Димәк, кешеләр хайваннарны күзәткәннәр, аларның билгеле бер үсемлекне ашаганын күргәннәр.
Укытучы. Килеп туган проблеманы тагын ничек ачыклап бетерергә? (Укучылар дәреслек, өстәмә әдәбияттан мәгълүмат табалар, укып күрсәтәләр.)  
Укучылар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачып, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне «үлән җыючылар» дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаган. Медицинага нигез салган Гиппократ авыруларны дәвалауда 236 үсемлекне өйрәнә, табигый алымнар куллану идеясен үстерә. Дару үсемлекләре турында фәнне үстереп, табиб Авл Корнелий Цельс заманча фармакологиягә нигез сала. Күренекле таҗик табибы Әбүгалисина да 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза. Ә инде Россиядә 1581 елда «Даруханә» исемле палата ачыла, «Табиб китабы» басылып чыга. Пётр I заманында ук даруханәләр бакчасында дару үләннәрен әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Даруның 45 процентын дару үләннәреннән ясаганнар.
Укытучы. Аларны җыйганда  нәрсәгә игътибар итәргә? 
Укучылар. Көннең билгеле бер вакытында җыярга, авыру яфракларны өзмәскә... (Белемнәрне тулыландырырга кирәк. Укучылар белән проблеманы уртак тикшерү.)

  1. Гамәли эш: «Дару үләне белән танышу» (12 мин)


Укытучы. Өч төркемгә бүленеп, (8 нче слайд) табышмакларга җавап бирәсез, бу үсемлекләрне кайсы вакытта җыябыз? Нинди өч төркем килеп чыкты? (Яз, җәй, көз айлары.) Димәк, шул ел фасылларына туры килгән үсемлекләрне гербарийлардан, дару үләннәре турындагы материаллардан һәм атласлардан карыйсыз.  Рәсемнәрен карагыз, тактадагы ватманга дару үләненең моделен ябыштырыгыз, төркемнең эш нәтиҗәләрен тәкъдим итәрсез. (Нәтиҗәләрне язып бару өчен укучыларга постер-таблица, алгоритм бирелә.) (1015 нче слайдлар)
 

















Үсемлекнең исемеКызыклы факт Икенче төрле бу үсемлек ничек атала?Дару буларак кайсы өлеше җыела?Файдасы
     

 
1 нче төркем «Яз»: үги ана яфрагы, тузганак, кычыткан.
2 нче төркем «Җәй»: бака үләне, тырнак гөл (календула), ромашка.
3 төркем – «Көз»: балан, миләш, гөлҗимеш. (Бер төркем чыгыш ясаганда,  калган төркемдәгеләр  дәфтәрләрендә түбәндәге таблицаны тутыра бара.)
Дару үләннәре
 











Үсемлекнең атамасыАның файдасы
  

 
(Укучылар белемнәрен бәяли торган таблицага билге куеп бара.)
 
Бәяләмә


















Төркем исеме________________
Исем, фамилияҮзбәяУкытучы бәясе
1   

 
Бәяләү баллары: төркем эшчәнлегендә актив булды – 3 балл, катнашты – 2 балл, сирәк катнашты – 1 балл, катнашмады– 0 балл.
VII. Укучыларның проект эше белән танышу (56 мин)
Укытучы. Укучылар, сезнең белән районыбызның тирә-як авылларындагы иң кызыклы тарихи-географик объектларны өйрәнеп, туристик маршрут төзи башладык. Республикакүләм бу проектта катнашып, грант алуга да ирештек. (16 нчы слайд) (Экранда Әлдермеш авылының «Сөрәннәр изгелеге» борынгы каберлеге, җырларда җырланган Сая елгасы һәм Сөйдеркә чишмәсе, Өбрә авылында урнашкан бөек композитор С.Сәйдәшев музее аланы, Мәмдәл авылындагы серле Озынбы күле, Сая Әүлия каберлеге һәм Изгеләр чишмәсе, Олы Кавалдагы «Чулпан» табигый ландшафт тыюлыгы һ.б рәсемнәр күрсәтелә.) Туган як табигатенең матурлыгын, тарихи мирасның байлыгын өйрәнгәндә, анда үскән  үсемлекләргә  игътибар иттегезме? (4 укучы проект эшләре белән кыскача таныштырып үтә.) (17 нче слайд)
1 нче укучы ( Сая авылыннан). Бу проект эшен башкарганда, авылыбыз тирәсендә үскән дару үләннәре белән таныштык, аталышын белдек. Сөрәннәр изгелеге борынгы каберлегендә юкка чыгу куркынычы булган энҗе чәчәк, кыңгырау чәчәкне очраттык. Төз тәпичәне бүтән бер җирдә дә күргән юк, анда гына үсә. (Экранда фоторәсемнәре күрсәтелә.) Саядагы Әүлия каберлеге һәм Изгеләр чишмәсе күпләргә таныш. Ул җирләрдән тукранбаш, күкчәчәк, күгәрчен күзе кебек дару үләннәрен, Сая елгасы, Сөйдеркә буйларыннан үги ана яфрагын җыюны оештырабыз.
2 нче укучы (Өбрә авылыннан). Безнең авылның Сәйдәш музее янында гына алан бар, анда җир җиләге җыярга ераклардан да киләләр. Дәү әнием яфракларыннан кыш буена җитәрлек чәй әзерләп куя. «Тәмле дә, файдалы да була», – ди. Озынбы күле буенда да хәзерге вакытта юкка чыгу алдында торган берсеннән-берсе матур умырзая, алтын туй, нәүрүзгөл, күкчәчәк, сары төнбоек чәчәкләрен очратырга була.
3 нче укучы. Әтием «Чулпан» тыюлыгын җитәкли. Тыюлыкта бик матур күл бар. Анда ял итәргә килүчеләргә машина белән керү тыела. Үсемлекләрне таптарга, үләннәрне җыйган очракта да тамырлары белән өзәргә ярамый. Эзләнү эшемнең барышында эре бака яфрагының, көзге тузганак, гөлбадран, мәтрүшкә, болын шалфее һәм урман әрекмәненең Кызыл китапка кергәнен, файдалы үзлекләрен  белдем. Мәсәлән, зәңгәр мәтрүшкәнең чәчәге вак, халык медицинасында аны авыртуны баса, микробларны үтерә торган үлән буларак кулланалар, каты ютәлне йомшарта. Тыюлыкта зәп-зәңгәр һиндыбалар үсә. Аның тамырларын кулланалар. Ул шикәрне алыштыручы матдә дә булып тора. Кан тамырларын киңәйтә, үзәк нерв системасын тынычландыра, бавыр, бөер, талак авыртканда ярдәм итә. Чәчәгендә В, С витаминнары күп. Медицинада ул микробларны үтерүче буларак та билгеле. Тамырларыннан ясалган төнәтмәне аппетит булмаганда кулланалар. Аны даими куллансаң, организм шлаклардан, токсин, радиоактив матдәләрдән арына.
Без үләннәрне куллану һәм дөрес җыю, үз сәламәтлегеңне саклау турындагы белемнәрне тулыландырдык. (18 нче слайд) Әбием киңәшләре дә бик кызыклы, экраннан укып китә аласыз. (Укучылар мөстәкыйль укып алалар.) (19 нчы слайд)   
Тәмле дә, файдалы да салат ясарга өйрәндек: тузганак яфрагын, кузгалак, суган кыягын юып турарга. Йомырка пешереп кушарга. Үсемлек мае белән болгатырга.
Эзләнү барышында язучыларның үләннәр турында язылган  шигырьләрен уку да бик кызыклы булды. Без,  «Яшь натуралистлар» түгәрәгенә йөрүче укучылар, Татарстанның Кызыл китабы ярдәмендә авылыбыз тирәлегендә үсүче үсемлекләрне барлауны киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез.
Укытучы. Дару үләннәрен табигатькә һәм үзеңә зыян китерми генә  дөрес итеп җыя белергә  кирәк. Киләчәк буыннарга нәрсә калыр? Бөтенесен дә рәттән күп итеп җыярга ярамый, аларның кайберләре агулы да әле. (Кызыл китапны күрсәтә.)
4 нче укучы. Әлдермеш мәктәбе бакчасында да дару үләннәре бүлеге бар. (20 нче слайд) Анда сукыр кычыткан, мәтрүшкә, канлы үлән, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, җир җиләге, бака яфрагы, календула, бөтнек, мелисса алып килеп утырттык. Без аларның орлыкларын җыябыз, үләннәреннән гербарийлар ясыйбыз. Җиләк-җимеш бакчабыздан карлыган, чия, слива җыеп алуда актив катнашабыз, кайнатмалары да бик тәмле була.
VIII. Лаборатор эш (2 мин)
Укытучы. Балалар, югары сыйныф укучылары гаҗәеп ачыш ясадылар. Төрле экологик шартларда үскән дару үләннәренең серкәләрен җыеп, махсус буядылар, цифрлы микроскоп аша әйләнә-тирәнең ничек тәэсир иткәнен күзәттеләр. Нәтиҗәсен сезгә дә күрсәтәм. (Әзер чәчәк серкәсе микропрепаратларын цифрлы микроскоп аша проекторда күрсәтә.) Юл буеннан җыелган юкә чәчәге серкәсенең төсе ачык, чөнки анда крахмал юк,  туклыклы матдәләр кимегән, ә урманнан алынган серкә ни өчен караңгы зәңгәр төстә?
Укучылар («Фотосинтез» дәресен искә төшерәләр). Крахмал белән йод реакциягә  кергән, шуңа серкә караңгы төстә, анда туклыклы матдәләр күп дигәнне аңлата. Димәк, машина  юлы буйларыннан үләннәр җыярга ярамый.
Укытучы. Афәрин, укучылар!

  1. Белемнәрне ныгыту (3 мин)


Укытучы. Әйдәгез, «Яшел йомгак» уенын  (21 нче слайд) уйнап алабыз. (Укучылар бер-берсенә яшел туп ыргыталар, тупны тотып алучы тиз арада үзе белгән дару үләннәренең исемнәрен әйтә бара.)  
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бу биремне дә башкарыйк: дару үләннәрен җыю кагыйдәләре белешмәлеге төзеп алырбыз. Дөрес җавапларның номерларын сайлагыз, маркер белән сызыгыз.
Дару үләннәре җыю кагыйдәләре (2 мин)

  1. Нинди дару үләннәре җыярга кирәк?


а) барлык үсемлекләрне рәттән җый – өйдә дә аралап була;
ә) яхшы белгән үсемлекләрне генә җый;
б) яфраклар һәм сабакларны коры булганда җыю яхшырак;
в) үсемлектә тузан һәм пычрак, авыру һәм зарарланган яфраклар булмасын.

  1. Дару үләннәрен кайдан җыярга?


а) тиз арада алып кайтып җиткерү өчен йорт тирәсеннән генә җыю яхшы;
ә) вакытны кыскарту өчен юл буйларыннан гына җый;
б) дару үләннәре күп булган урыннардан гына җый;
в) шуны истә тотарга кирәк: һәр үсемлекнең үз яшәү урыны бар.  

  1. Дару үләннәрен кайчан җыярга?


а) яңгырлы һава торышы вакытында;
ә) коры һава шартларында;
б) барлык кирәкле үсемлекләрне бер көндә;
в) һәр төр үсемлек өчен җыюның үз вакыты бар.

  1. Дару үләннәрен ничек җыярга?


а) дару үләннәрен барысын да бергә җый;
ә) барлык дару үләннәрен җыйма: үсемлекләр алга таба үрчи алсын өчен орлыклар җитешсен;
б) барлык үсемлекләрне тулысынча җыеп ал;
в) дәвалау максатында кирәк булган үсемлекләрнең бер өлешен генә җый;
г) барлык үсемлекләрне бер савытка сал;
д) үсемлекләрнең төрле төрләрен төрле савытларга сал.

  1. Дару үләннәрен ничек дөрес киптерергә?


а) үсемлекләрне җыйган көнендә киптерергә кирәк;
ә) киптергәндә еш кына үсемлекләрне әйләндереп ал, бүлмәне җилләт;
б) турыдан-туры кояш яктысы төшүдән сакла;
в) үсемлекләр бер-ике көн буе кибәргә тиеш, ашыгып алма;
г) тизрәк үсемлекләрне киптерү өчен мичкә яки кояш нуры төшкән җиргә куеп тор.
(Экранда җаваплар күрсәтелә, укучылар үзбәя – баллар куя.)
«Тиз уйла» дигән бирем (2 мин)
Укытучы. Үсемлек исеме килеп чыксын өчен, хәрефне яңартыгыз. (Экранда хәрефләр чыга.)
1 нче төркемгә – штмәрүәк, 2 нче төркемгә – шладын. 3 нче төркемгә – нгөлрбада. (Төркемдәге укучылар башка төркем балаларының җавапларын тикшереп алалар, ул үләннәрнең файдалы үзлеген әйтәләр. Экранда дөрес җаваплар күрсәтелә, баллар куела.).

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау (3 мин)


Укытучы. Эпиграф сүзләренә әйләнеп кайтыйк әле:
 Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә көч бар
Серне ача белүчеләр өчен...
Шулай итеп, без сезнең белән нинди серләрне ачтык? Бу дәрестә нинди яңалыклар белдегез? (Укучылар җавап бирә, дару үләннәрнең дәвалау үзлекләрен әйтәләр.)
Укытучы. Бик дөрес, укучылар! Балалар, табигатьнең кыйммәтен, матурлыгын сез аңлыйсыз, мин сезгә ышанам. Проекттагы маршрутыбыз белән танышырга килгән кунакларга сез экскурсовод буларак дару  үләннәренең күптөрлелеге, аларны  сакларга кирәклеге турында да сөйләрсез. Табигатебезне саклауда бу эшегезнең файдасы зур булачак!

  1. Рефлексия (1 – 2 мин)


Укытучы. Укучылар, минем кулда ваза бар, тик ул әлегә чәчәксез. Мин сездән вазаны матур итеп чәчәкләр белән тутырырга  ярдәм итүегезне сорыйм. Аның өчен һәрберегезнең алдында кәгазь чәчәкләр бар.
Кызыл – максатка ирештем! Мин барысын да яхшы аңладым, бик кызык булды!
Алсу төс – яңалыкны күп белдем! Теманы үзләштердем! Мин моны тормышта кулланачакмын! 
Зәңгәр – Мин  яхшы эшли алмадым! Миңа күбрәк тырышырга кирәк!
Ак – Мин дәрестән канәгать түгел! Кыен булды! Мин берни дә аңламадым.
Укытучы. Балалар, сез бик әйбәт эшләдегез. Дәрес өчен рәхмәт сезгә! (Билгеләр куела.)
XII. Өй эше
(Укучылар өй эшен үз теләкләре белән сайлап ала.)

  1. 1. «Татарстан Республикасының Кызыл китабына кергән дару үләннәре» дигән темага мәгълүмат әзерләргә.

  2. Фиточәй яки дару үләннәре катнашкан рецептлар җыентыгы ясарга.

  3. «Якташ язучыларыбыз иҗатында туган як табигате» темасына шигырь, җыр, табышмаклар җыентыгы ясарга.

  4. Үзебезнең якта еш очрый торган дару үләннәре турында чыгыш ясарга әзерләнергә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ