Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла үткән сукмаклар

Рузилә ЮНЫСОВА,Арча районы Урта Курса төп мәктәбенеңI квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыГабдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнеп иҗат ителде.Катнаш...

Рузилә ЮНЫСОВА,
Арча районы Урта Курса төп мәктәбенең
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнеп иҗат ителде.
Катнашалар:
Габдулла
Зиннәтулла бабай
1 нче малай
2 нче малай
Әби
Саҗидә
Ямщик
1 нче үтеп баручы
Мөхәммәтвәли
Газизә
Сәгъди
Зөһрә
I пәрдә
1нче күренеш
Мөхәммәтшакир йорты.  Габдулланың әнисен соңгы юлга озаткан көн.
Габдулла (күп елаудан күзләре кызарган). Бабай, мин хәзер кем белән, кайда яшәрмен инде? Бу йортта минем үз әтием дә юк, әнием дә мине ташлап китте. Мин бик кечкенә бит әле, минем әнием белән яшисем килә. Әниемнең куллары шундый йомшак иде, бер тапкыр башымнан сыйпаса да рәхәт булып китә. Бабай, теге абыйлар өйләренә кайтып киттеләр бит, әйдә инде, икәү барыйк та әниемне казып алыйк.  Мин сиңа еламаска сүз бирәм. (Күзләреннән яшьләр тамып төшә.)
Зиннәтулла бабай (бик кайгылы, аның да күзләрендә яшь тамчылары. Үзалдына гына сөйли). Әй бала, бала, бигрәкләр дә тома ятим калдың шул. Шушы яшеңнән ана назы, ата яклавыннан мәхрүм булдың бит. Бу йортта синең бүгеннән беркемгә  дә кирәгең юк.
    Улым, без инде әниең янына догалар укыр өчен генә барырбыз. Ул хәзер анда тынычлап йокласын. Бер кешене дә анда киткәч казып алырга ярамый. Әйдә, хәзер бергәләп атны җигик тә безнең өйгә – Өчилегә кайтыйк. Анда сине әбиең, абый-апаларың көтеп тора. (Габдулланың башыннан сыйпап.) Әйдә, балам, әйдә. (Бергәләп чыгып китәләр.)
2 нче күренеш
Өчиледә Зиннәтулла бабай йорты каршына ат килеп туктый.
 1нче малай (капканы ачып). Әни, әти кайтты.
2 нче малай. Монда әти генә түгел әле, бер кечкенә малай да бар.
Әби (өй эченнән тәрәзәдән карап, канәгатьсез генә).  Шулай булыр диеп уйлаган идем аны. Өйгә кайтып киңәшләшү юк, ризалыкны сорау юк. Ярый, бүген кайгылы көнендә бу турыда сүз кузгатып тормыйм. Алдагы көннәрдә бу баланы кайда да булса урнаштыру җаен карарга кирәк булыр. (Болдырга чыгып.)   Озатып кайттыгызмы? Габдулланы да кунакка алып килдеңмени?
Зиннәтулла бабай. Юк, әнисе, Габдулла безгә кунакка гына килмәде, ул бүгеннән бездә яшәячәк. Мөхәммәтшакир йорты белән аны хәзер бернәрсә дә бәйләп тормый инде. Балага, зинһар, каты орынмагыз. Әнисен озатуны бик авыр кичерде. Юлда да елаудан туктый алмады. Кайтып җиткәндә генә йокыга китте. Арбада печән өстендә генә йоклап торсын, өстенә генә ябыйм да... (Малайларга.) Улым, бу арбадагы малай Габдулла – апагыз Бибимәмдүдәнең улы. Аның хәзер әтисе дә, әнисе дә юк, бүгеннән ул бездә яшәр. Зинһар өчен, рәнҗетмәгез аны, ятимнәрнең күз яшьләре бик ачы була. Апагыз рәнҗеп ятарлык булмасын.
 
3 нче күренеш
  Зиннәтулла картның өй эче. Өй мич яныннан икегә бүленгән. Түрдә  – сәке, анда мендәрләр өеп куелган. Әби кече якта казан астына  ягып аш пешерә.
 Әби. Менә бүген ашка умач уып салгач, тагын бер тапкыр ипи пешерерлек он калды.
Зиннәтулла бабай. Ярый, әнисе, ничек тә җаен табармын, ач булмабыз. Балалар исән-сау булсын. Йөрәгемнең бер өлешен Бибимәмдүдә белән бергә салкын җир асларына салып кайттым менә. Бик авыр икән ул – газиз балаңны салкын гүрләргә иңдерүе. Ул Габдулланың елаулары өзде генә үзәкләрне. «Әнине кайтарыгыз», – дип елап артыннан чыккан мәлдә күз яшьләренә чыланмаган  бер кеше дә калмагандыр. Хатын-кызларны әйтмим дә инде, гомер иткән ир-атлар да түзә алмады. Инде әнисен җирләп кайткач, ялына гына бит балакаем: «Анда инде кеше калмады, барыйк та әнине казып алыйк», – ди. Көчкә тынычландырдым. Зинһар инде, әнисе, балалар да, үзең дә аңа каты бәрелә күрмәгез.
Әби. Тормыш булгач, төрле вакыт була инде, үз балаңның да башыннан гына сыйпап утыра алмыйсың.  Менә хәзер аш бүләм, табынга сигез кашык урынына тугызны куярга туры киләчәк. Табактагы ашның күләме шул бит. Болай да такы-токы ризык балаларга тагын азая дигән сүз.
Зиннәтулла бабай. Әй,  җәрәхәтләмә әле болай да яралы йөрәгемне. Мин исән-сау, син исән-сау, моңарчы балаларның ачлык күргәннәре булмады. Моннан соң да булмас, Алла боерса. Бер кечкенә баладан ризык күпсенеп торма.
Ишектән малайлар кайтып керә.
 
1 нче малай. Әти, Габдулла уянды алып керикме?
Зиннәтулла бабай. Барыгыз, улым, барыгыз, алып керегез әле энегезне. Сез аның абыйлары. Абыйлы малай бәхетле инде ул. Абыйлар – энекәшләрен яклаучылар булалар алар.
   Ике абыйсы белән Габдулла өйгә керә. Ул бик талчыккан кыяфәттә, куркып кына як-ягына карана.
2 нче малай. Әти, ул бездән дә курка, өйгә керергә дә теләмәгән иде, көчкә алып кердек.
  Почмак яктан чыгып килгән Зиннәтулла бабайны күргәч, Габдулла шатлана.
 Габдулла. Бабай, син мине ташлап киткәнсең дип шундый курыктым.
Зиннәтулла бабай (Габдулланың башыннан сыйпап).  Улым, бу йортта синең иң якын туганнарың яши. Алар барысы да сине яраталар. Бу – абыйларың, әниеңнең энеләре, менә монда  әбиең Латыйфа, хәзер апаларың да басудан кайтып җитәрләр.  Алар барысы да сине яраталар, күрешеп чык әле үзләре белән. Менә шулай, улым, кечкенә генә булсаң да, язмыш сине  ничәнче йортның бусагасыннан атлата инде. Балалар, көтү кайтыр вакыт та җитеп килә икән, барыгыз, хайваннарны барлап ябыгыз. Габдулла, бар син дә абыйларың белән. Барыбыз да җыелып беткәч, кичке ашны ашарбыз.
Малайлар чыгып китәләр. Урамда көтүдән кайтучы сыер, сарык, кәҗә тавышлары ишетелә. Бераздан кичке эшләр дә төгәлләнә,  басудагылар да кайтып җитә. Гаилә кичке ашка җыйнала. Һәркем үз урынына килеп утыра, Габдулла кайда барырга белмичә аптырап кала. Бабасы күрсәткән урынга кыяр-кыймас кына килеп утыра. Ләкин моннан өстәл уртасына куелган табакка аның буе җитми.
 Саҗидә (кечкенә савыт алып килеп). Менә, энем, сиңа шушы матур савытка салып бирим әле. Йоклаганда да минем яныма ятарсың, акыллым, ярыймы.
1I пәрдә
1 нче күренеш
Вакыйгалар Печән базарында бара.
Ямщик.  Әй энекәш, булмады бит әле бу. Әйбәт кенә бер гаилә асрамага бала алырга тели икән дигән сүзне ишеткәч, үз өстемә зур җаваплылык йөкләп, бабаңа да, сиңа да бер яхшылыгым тисен дип алып килгән идем  сине. Зиннәтулла бабаң  – бик әйбәт кеше, ләкин гаиләсе ишлерәк шул.
Габдулла.  Абый, мин бәхетсезме?
Ямщик.  Алай димә, энем. Җиргә һәр кеше үз бәхете һәм үз ризыгы белән туа. Каядыр бик якында гына сине дә үз бәхетең көтеп торадыр. Менә бүген бер тәртипле  гаилә сине үзләренә уллыкка алып кайтып китсә, бик әйбәт булыр иде. (Як-ягына каранып, тавышын күтәрә төшеп.) Асрамага бала бирәм кем ала?
Габдулла. Абый асрамага бирү нәрсә була ул?
Ямщик.  Чит бер гаиләнең сине үз йортына яшәргә алуы һәм яратып, якын итеп тәрбияләве.
Габдулла. Абый, мин Шәрифә әби йортында яшәп карадым инде, тик ул мине яратмады. Ишекне ача алмыйча басып торганда аякларым туңып, бозга ябыша иде. Асрамада яшисем килми минем, үз өебездә яшәргә телим.
Ямщик.  Энем,  кайбер вакытта теләкләр белән мөмкинлекләр берләшеп бетми шул. Көн дә кичкә авышып бара, синең белән нәрсә эшләргә инде. (Тавышын күтәреп.) Асрамага бик укымышлы, тәртипле гаиләдә туган бала бар, кем ала?
1нче үтеп баручы. Абзый әллә малаеңны да сатарга алып килдең инде?
Ямщик.  Юк, сез нәрсә инде. Бу малайны бәхетсезлек бик кечкенәдән саклап торган бит әле. Үз әтисе малай кечкенә вакытта ук үлеп китте. Кызганычка каршы, күптән түгел әнисе дә вафат булды. Бераз вакыт бабасы йортында яшәде, аның да балалары ишле. Бер гаиләгә бала кирәк дигәч алып килгән идем дә,   бай өйдә юк. Инде бу малайны авылда да өзелеп көтеп тормыйлар. Чарасызлыктан чыгып бастым монда.
2 нче үтеп баручы.  Минем исемем  – Мөхәммәтвәли. Без Яңа бистәдә җәмәгатем Газизә белән икәү генә яшибез. Байлар булмасак та, Аллаһы Тәгалә исәнлегебезне бирсә, бер баланың тамагын туйдыра алырбыз, дип уйлыйм. Бирәсеңме, абзый, миңа бу баланы.
Ямщик.  Тик зинһар өчен, баланы какмагыз. Әти-әнисе миңа рәнҗеп ятарлык булмасын. Тормыш аны болай да байтак сынады инде.
2 нче үтеп баручы. Ул яктан тыныч булыгыз, абзый. Хатыным Газизә дә балаларны ярата. Теләсәң, әйдә, үзең дә кереп тормышыбызны күреп чык, чәй эчеп китәрсең.
Ямщик. Юк, рәхмәт чакыруыңа. Көн болай да кичкә авышып бара. Якты күздә юлга кузгалырга кирәк. (Габдуллага.) Йә энекәш, сау бул. Әти-әниеңне тыңла. Бәхетле бул. Инде моннан соң кайгы-хәсрәтләр синнән ерак йөрсеннәр.
Габдулла (ямщикка). Абый, минем синнән каласым килми.
Ямщик. Энем, бу  – бик әйбәт абый. Аларның өендә сиңа рәхәт булыр. Бик сагынсаң, берәр вакыт кунакка алып кайтырмын.
Ямщик чыгып китә. Габдулла күңелсезләнеп кала.
 Мөхәммәтвәли. Әйдә, улым, безне өйдә әниең көтә. Сине күргәч, ул бик шатланыр. Синең кебек бер малайга  күптән кызыгып йөри иде ул.
Җитәкләшеп чыгып китәләр.
 
  2  нче күренеш
Мөхәммәтвәли йорты. Тыйнак кына җиһазланган бүлмә. Бер почмакта тәртип белән эш кораллары тезеп куелган. Йортта, байлык күзгә ташланмаса да, тынычлык сизелә.
 Мөхәммәтвәли. Газизә, син кая. Менә без улым Габдулла  белән кайттык, каршы ал.
Чаршау белән бүлеп алган кече яктан Газизә чыга. Ул мөлаем гына елмаеп, Габдулланы кочаклап ала, киемнәрен салдыра.
 Газизә. Бик вакытлы кайттыгыз, ашым да пеште. Эшләремне тапшырырга баргач, абыстай күчтәнәчләр дә биреп җибәргән иде, шулар белән тәмләп чәй эчәрбез. Габдулла, улым, әйдә, ятсынып торма. Утыр әтиең янына. Малай кешеләр әтиләре белән янәшә утыралар.
Габдулла кыюсыз гына өстәл  янына килеп утыра.
 Мөхәммәтвәли. Улым, аша, оялып утырма. Әниең тәмле пешерә ул.
Габдулла. Сез мине күп ашый дип ачуланмассызмы?
Мөхәммәтвәли белән Газизә бер-берсенә карап куялар.
Газизә. Аша, улым, аша. Синең үсәсең бар. Егет кеше көчле булырга тиеш. Безнең күршедә малайлар күп, иртәгә алар белән танышырсың, бергәләп уйнарсыз. Әтиең сиңа яңа читекләр, мин кәләпүш чигеп бирермен. (Габдулланың әкрен генә йокыга оеп барганын күреп, Мөхәммәтвәлигә.) Мин тиз генә урынын җәеп куйыйм, син баланы күтәреп салырсың.
Мөхәммәтвәли. Арыган инде ул. Аннан соң мин сиңа ул бала белән нәрсәләр булганын сөйләп күрсәтермен.
3 нче күренеш
Алда булган вакыйгалардан соң ике ел вакыт узган. Мөхәммәтвәли белән Газизә Габдулланы авылга озатырга әзерләнәләр. Икесе дә бик дулкынланалар.
 Мөхәммәтвәли (Габдулланы кочаклап алып). Улым, сине бер дә яныбыздан җибәрәсебез килми, ләкин авыру әниең белән икебезне берьюлы эләктереп алгач аптырашта калдык. Эшли дә алмый башлагач уйлаштык та сине, Казанга алып килгән ямщикны табып, кире авылга озатырга булдык. Бөтенләй көчтән калсак, сиңа бик кыенга туры килер дип курыктык. Инде аерылышу минутлары да якынлаша. Улым, исәнлектә күрешә алсак иде. Әгәр дә  инде безгә күрешергә язмаган булса, безне догаңнан калдырма.
Газизә. Улым, кил әле үземә, кочакла әле мине кысып-кысып. Синең нәни кулларыңнан минем  бөтен җаныма җылылык, тынычлык иңә. Мин инде беркайчан да аерылмабыз, сине үзебез үстерербез диеп уйлый идем. Менә рәхимсез авыру әтиең белән икебезне эләктереп алды да һич кенә дә җибәрергә теләми. Син безне начарлык белән искә алма инде. Менә бу яңа читек белән кәләпүшне безнең төсебез итеп киярсең.
Каты гына итеп ишек шакыйлар.
 Мөхәммәтвәли. Улым, абыең килеп тә җитте, ахрысы. Әйдә, ишекне бергә чыгып ачыйк. (Чыгалар.)
Газизә (артларыннан). Соңгы тапкыр бергә чәй эчмичә, беркая да җибәрмим. Зинһар, чәйгә чакырыгыз.
Ишектән Мөхәммәтвәли, Габдулла, ямщик  керәләр.
 Ямщик. Инде алай бик үтенгәч, бер чынаяк чәй эчик инде. Тик озаклап утырырга бер дә вакыт юк шул. Авылга кадәр юл шактый, төнгә калганчы кайтып та җитәргә кирәк. Әй абзый, шулай ашыга-кабалана яшибез инде. Алай да көнне көнгә чак кына ялгыйбыз.
Мөхәммәтвәли. Исән-сау вакытта ярый әле ул, менә авырып киткәч, бик кыен икән. Икебезнең бергә бу хәлдә калуыбыз читен булды. Беребез сәламәт булып торса, бер генә дә бу баладан аерыласы түгел идек.
Сүзсез генә чәй эчәләр. Дога кылгач, юлга кузгалалар. Бу аерылу Габдулла өчен дә, Газизә белән Мөхәммәтвәли өчен дә бик авыр була.
III пәрдә
1 нче күренеш
Зиннәтулла бабай йорты. Капка төбендә утыргычта Зиннәтулла бабай утыра, янында Габдулла.
 Зиннәтулла бабай. Улым, безгә хәзер Кырлай авылыннан Сәгъди абыең киләчәк. Аның улы үлгән, менә хәзер синең кебек бер малайны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга тели. Син аның белән китәргә ризамы?
Габдулла. Бабай, син барырга кирәк дисәң, мин каршы килмим. Миңа Яңа бистәдә Мөхәммәтвәли әтием янәшәсендә яшәве дә авыр булмады. Алар мине яратсалар, мин дә аларны ярата алырмын дип уйлыйм.
Каршыга җигүле ат килеп туктый. Аннан төшкән кеше белән Зиннәтулла бабай кул биреп күрешәләр.
Сәгъди абый. Мин, Зиннәтулла абзый, сезнең йортта асрамага алырга бер ир бала барлыгын ишетеп килгән идем. Үзем Кырлай авылыннан. Җәмәгатем Зөһрә һәм ике кызыбыз белән гомер итәбез. Бер ир балабыз бар иде, ул вафат булды. Тормышыбыз зарланырлык түгел, баланы ач-ялангач итмәбез, көчебездән килгәнчә, тәрбия кылырбыз. Бераз үсә төшкәч, эшкә өйрәтербез.
Зиннәтулла бабай. Ятим бала дип рәнҗетмәсәгез, кимсетмәсәгез без риза булырбыз. (Габдуллага.) Улым, син Сәгъди абыең белән Кырлайга китәргә телисеңме?
Габдулла. Абый, бу синең үз атыңмы, син мине атка утыртып йөрерсеңме?
Сәгъди абый. Әйе, улым. Мин сине үзем белән атка утыртып та йөртермен, атланып та карарсың. Сыерыбыз да бар. Катык-сөт ашарга да тилмермәссең.
Габдулла.  Бабай, мин китсәм, син үпкәләмисеңме?
Зиннәтулла бабай. Улым, мин сине бик яратсам да, бер әйбәт гаиләгә яшәргә китүеңә каршы түгел.
Сәгъди абый. Алай булса, без озакламыйк инде, юлга кузгалыйк. Анда безне әниең дә көтә.
Саубуллашып атка утыралар. Зиннәтулла бабайның күзләре яшьләнә. Ул ат күздән югалганчы карап кала.
2 нче күренеш
Сәгъди абыйлар йорты.
 Сәгъди абый. Без кайтып җиттек, әнисе. Менә улыбыз Габдулланы каршы ал.
Зөһрә. Бик әйбәт булган, әтисе. Йә улым Габдулла, күрешик әле.
Сәгъди абый. Әнисе, Габдуллага катык белән ипи бир әле, юлда килеп, аның ашыйсы да килгәндер инде. (Габдуллага.) Аннары бергәләп, атны болынга илтеп арканларбыз.
Габдулла. Әти, мин атны тотып барсам ярыймы?
Сәгъди абый. Ярый, улым, ярый. Мин сине атка атландырып алып барырмын. Атыбыз тыныч холыклы, бераз ияләнгәч, үзең генә дә алып йөрерсең.
Габдулла. Алай булгач, мин ашап та тормыйм. Әйдә, хәзер үк китик, әти.
Сәгъди абый. Юк, улым, ашап ал әле. Хәзер әниең баздан катык алып чыга.
Зөһрә (баздан чүлмәк белән катык алып кереп). Мә, улым, салкын катык белән икмәк ашап ал әле, сез кайтышка ашым да өлгерер.
Габдулла кыюсыз гына өстәл янына килеп утыра да алдына куелган икмәк белән катыкны ашап куя.
 Габдулла. Әти, мин ат янына чыга торам.
Сәгъди абый. Бәрәкалла, бик хайван җанлы, йорт җанлы булырга охшап тора бит әле бу бала. Юлда кайтканда сөйләгәннәренә карап, бик зиһенле булачагын да юрап куйган идем. Нәрсә генә дисәң дә укымышлы кеше баласы шул. Тиз арада ияләшеп китсә, бик әйбәт булыр иде. Әкренләп мин аны йорт тирәсендә вак-төяк эшләргә өйрәтермен. Яныңда бер малай булышып йөрсә, бик күңелле бит ул, киләчәккә ышаныч белән карыйсың. Кызлар, ничек кенә кадерле булсалар да, «очасы кошлар» инде ул.
Урамнан Габдулланың «Әти» дип кычкырган тавышы ишетелә. Сәгъди абый кызуланып чыгып китә. Ачык тәрәзәдән аларның ат җитәкләп болынга төшеп киткәннәре  күренә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ