Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш
Руслан НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика һәм информатика укытучысыМаксат: Белем бирүдә: мәгълүмати-коммуникатив технологияләр к...
Руслан НӘБИУЛЛИН,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең
I квалификация категорияле
физика һәм информатика укытучысы
Максат:
Белем бирүдә: мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, укучыларның физика, математика, информатика фәннәре буенча белемнәрен ныгыту, үткән материал буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү.
Үстерелешле: укучыларда бу фәннәргә карата кызыксыну уяту, дөрес итеп сөйләү, хәтер һәм фикерләү сәләтен арттыру.
Тәрбияви: укучыларда игътибарлылык, төгәллек һәм максатчанлыкка ирешү тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяга карата фәнни белемне формалаштыру.
Дәреснең тибы: мәгълүмати-үстерешле интеграль.
Дәреснең формасы: күргәзмәлелек ярдәмендә проблемалы укыту дәресе.
Ысуллары: фронталь сорау, әңгәмә, күргәзмәле аңлату, гамәли эш.
Метапредмет бәйләнеш: математика, физика, информатика.
Җиһазлау: компьютерлар, смартфоннар, проектор, экран, дәреслек (Пёрышкин А.В., Гутник Е.М. Физика. 9 класс. – М.: Дрофа, 2018).
Дәреснең технологик картасы
Дәрес барышы
Укытучы. Узган дәрестә без «Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында тизлек. Тизлекнең графигы» дигән тема үткән идек. Әйдәгез, бүген белемнәрне ныгытып алыйк. Моның өчен сезгә смартфоннарыгыз кирәк булачак. Укучылар, презентациядә булган махсус сылтама буенча joinmyquiz.com сайтына керәсез. Бу сылтаманы ике ысул белән ача аласыз. QR – кодны смартфоннарыгыздагы камера белән сканировать итә аласыз, сылтама ачылыр, яисә инде браузерларыгызны ачасыз да тиешле сылтаманы шунда яза аласыз. Әзерләнгән сорауларга җавап бирәсез. (Укучылар joinmyquiz.com сайтына керәләр, экрандагы саннарны тиешле урынга язалар һәм тест эшлиләр.) (2 нче слайд)
III. Яңа материалны өйрәнү-эзләнү этабы
Укытучы. Укучылар, сорауларга җавап биргән вакытта, сезгә таныш булмаган сорау очрамадымы? Әйдәгез әле, искә төшереп үтик, нинди хәрәкәт турында сүз алып барган идек. Әйе, без тигез тизләнешле хәрәкәт вакытындагы тизлек турында үттек. Шулай ук тигез хәрәкәт вакытындагы күчешне өйрәндек. Узган темабыз безнең турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында тизлек иде. Ничек уйлыйсыз: бүген без нәрсә үтәрбез икән? Укучылар. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш.Укытучы. Дөрес, бу хәрәкәт вакытында күчешне карап үтәрбез, графигын компьютердагы электрон таблица редакторы ярдәмендә сызарбыз. (1 нче слайд)Безгә турысызыклы һәм тигез тизләнеш белән хәрәкәт итүче җисемнең теләсә кайсы вакыт аралыгында ясаган күчеш векторларының проекциясен исәпләү формуласын чыгарырга кирәк. Моның өчен түбәндәге рәсемне тикшерик. Рәсемдә АС кисемтәсе – даими а тизләнеше белән хәрәкәт итүче җисемнең тизлек векторы проекциясенең графигы.Искә төшереп үтик әле, турысызыклы тигез хәрәкәт иткән вакытта җисем ясаган күчеш векторының проекциясе нәрсәгә тигез? Укучылар. Ул тизлек векторы проекциясе астындагы турыпочмаклыкның мәйданына тигез була. Санча кыйммәте дә шушы турыпочмаклыкның мәйданына тигез.Укытучы. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт очрагында да күчеш векторы проекциясенең АС графигы, Ot күчәре, ОА һәм ВС кисемтәләре белән чикләнгән фигураның мәйданы формуласы буенча исәпләнүен исбатлыйк, ягъни ул очракта да күчеш векторы проекциясенең санча зурлыгы тизлек графигы астындагы фигура мәйданына тигез була.Моның өчен Ot күчәрендә кечкенә генә вакыт аралыгы db ны аерып алабыз. d һәм b нокталарыннан, тизлек векторы проекциясе графигы белән а һәм с нокталарында кисешерлек итеп, Ot дан перпендикулярлар үткәрәбез.Укучылар, d һәм b га туры килгән вакыт аралыгында җисемнең тизлеге нишләячәк? Укучылар. тан кыйммәтләренә үзгәрер.Укытучы. Әгәр аерымланган аралык җитәрлек кадәр кечкенә булса, тизлек векторы проекциясе бу вакыт эчендә сизелерлек үзгәрә алмый. Шуңа күрә бу вакыт эчендә җисемнең хәрәкәте тигез хәрәкәттән бик аз аерыла.Андый очракта графикның ас бүлемтеген – горизонталь дип, ә abcd кисәген турыпочмаклы дип санарга мөмкин. Димәк, бу полоса мәйданының санча кыйммәте db кисемтәсенә тиңдәш вакыт эчендә ясаган күчеш векторының проекциясенә тигез. (3 нче слайд) ОАСВ трапециясенең барлык мәйданын шундый кисәкләргә бүлгәләп бетерергә мөмкин. Димәк, ОВ кисемтәсенә тиңдәш вакыт эчендә ясалган күчеш векторы проекциясенең санча кыйммәте ОАСВ трапециясе мәйданына тигез һәм аның мәйданын табу формуласы буенча исәпләнә (4 нче слайд) Икенче рәсемнән күренгәнчә, ОАСВ трапециясенең мәйданы S – ОАМВ турыпочмаклыгы һәм АСМ турыпочмаклы өчпочмагы мәйданнары суммасына тигез: Шулай булгач, t вакыт эчендә җисем ясаган күчеш векторының проекциясе ны да шушы формула буенча табарга мөмкин. булганлыктан, күчеш векторының проекциясен табу формуласын болай язалар: яки Шулай итеп, тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш векторының проекциясен исәпләү өчен формула чыгарылды.IV. Алган белемнәрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, күчешнең вакытка бәйлелек графигы ниндирәк формада була икән? Әйдәгез, без моны тикшереп карыйк.
Гамәли эш
Укытучы. Компьютерларга утырыгыз һәм кабызыгыз. Microsoft Excel таблица редакторын ачыгыз һәм түбәндәге алгоритм буенча практик эшне башкарыгыз:
Бу – турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш проекциясенең хәрәкәт вакытына бәйлелек графигы. (5 нче слайд)
Сезнең бу графикны тагын берәр кайда күргәнегез бармы?
Укучылар. Әйе, математика дәресендә парабола темасында шушындый график сызган идек.
Укытучы. Дөрес, бу – парабола функциясенең бер тармагы. Укучылар, әйдәгез әле, параболаның формуласын искә төшереп үтик. Нинди рәвештә языла әле ул?
Укучылар. .
Укытучы. Безнең бүген физика дәресендә чыгарган турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш өчен формула белән парабола формуласына аналогия ясап карагыз
Укучылар. .
Укытучы. Димәк, турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш проекциясенең хәрәкәт вакытына бәйлелек графигы – параболаның бер тармагы.
Укытучы. Бүген без турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчешне исәпләп табу формуласын һәм аның ничек итеп вакытка бәйле икәнен билгеләдек. Дәрес вакытында актив катнашкан укучыларга тиешле билгеләр куелыр. Өй эше параграфны укып чыгасы, 7 нче күнегүнең 1 нче һәм 2 нче мәсьәләләрен эшлисе булачак. Бүгенге дәресне ничек итеп бәяләвегез турында беләсе килә иде, шуның өчен экранда булган сылтамага кереп, форманы тутырыгыз. (6 нчы слайд) Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз! (7 нче слайд)

Дәреснең этаплары, вакыт | Этапның бурычлары | Укыту ысуллары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
Максат кую этабы (3 мин) | Элек алган белемнәрнең җитәрлек булмавына нигезләнеп танып белү өчен кызыксыну уяту | Проблемалы ситуация тудыру | Укучыларны яңа белемнәр алу кирәклегенә юнәлтә | Турысызыкы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытындагы тизлек турында белемнәрне кабатлау |
Ориентлашу этабы (7 мин) | Укытучы белән берлектә дәресне планлаштыу | Әңгәмә. Тест эшләү | Элек алган белемнәрне кабатлап, яңа белемнәр алуга кызыксындыу | Смартфоннар кулланып, тест эшләү |
Эзләнү этабы (16 мин) | Проблеманы чишүне оештыру | Әңгәмә | Укучылар белән берлектә проблеманы өйрәнү, чишү юлларын ачыклау | Тыңлыйлар, үзләренең фикерләрен әйтәләр |
Гамәли этап (14 мин) | Яңа алган белемнәрне кулланып, график эшләү | Компьютерлардагы программаны кулланып, график төзү | Индивидуаль киңәшләр бирү | График төзиләр |
Рефлексия-бәяләү этабы (5 мин) | Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү | Экрандагы сылтама аша кереп, форманы тутыру | Укучыларның эшен чагыштыру, бәяләү | Үзләренең эшчәнлеген бәялиләр |
Дәрес барышы
- I. Оештыру-максат кую этабы
- II. Белемнәрне актуальләштерү-ориентлашу этабы
Укытучы. Узган дәрестә без «Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында тизлек. Тизлекнең графигы» дигән тема үткән идек. Әйдәгез, бүген белемнәрне ныгытып алыйк. Моның өчен сезгә смартфоннарыгыз кирәк булачак. Укучылар, презентациядә булган махсус сылтама буенча joinmyquiz.com сайтына керәсез. Бу сылтаманы ике ысул белән ача аласыз. QR – кодны смартфоннарыгыздагы камера белән сканировать итә аласыз, сылтама ачылыр, яисә инде браузерларыгызны ачасыз да тиешле сылтаманы шунда яза аласыз. Әзерләнгән сорауларга җавап бирәсез. (Укучылар joinmyquiz.com сайтына керәләр, экрандагы саннарны тиешле урынга язалар һәм тест эшлиләр.) (2 нче слайд)
t |
III. Яңа материалны өйрәнү-эзләнү этабы
Укытучы. Укучылар, сорауларга җавап биргән вакытта, сезгә таныш булмаган сорау очрамадымы? Әйдәгез әле, искә төшереп үтик, нинди хәрәкәт турында сүз алып барган идек. Әйе, без тигез тизләнешле хәрәкәт вакытындагы тизлек турында үттек. Шулай ук тигез хәрәкәт вакытындагы күчешне өйрәндек. Узган темабыз безнең турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында тизлек иде. Ничек уйлыйсыз: бүген без нәрсә үтәрбез икән? Укучылар. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш.Укытучы. Дөрес, бу хәрәкәт вакытында күчешне карап үтәрбез, графигын компьютердагы электрон таблица редакторы ярдәмендә сызарбыз. (1 нче слайд)Безгә турысызыклы һәм тигез тизләнеш белән хәрәкәт итүче җисемнең теләсә кайсы вакыт аралыгында ясаган күчеш векторларының проекциясен исәпләү формуласын чыгарырга кирәк. Моның өчен түбәндәге рәсемне тикшерик. Рәсемдә АС кисемтәсе – даими а тизләнеше белән хәрәкәт итүче җисемнең тизлек векторы проекциясенең графигы.Искә төшереп үтик әле, турысызыклы тигез хәрәкәт иткән вакытта җисем ясаган күчеш векторының проекциясе нәрсәгә тигез? Укучылар. Ул тизлек векторы проекциясе астындагы турыпочмаклыкның мәйданына тигез була. Санча кыйммәте дә шушы турыпочмаклыкның мәйданына тигез.Укытучы. Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт очрагында да күчеш векторы проекциясенең АС графигы, Ot күчәре, ОА һәм ВС кисемтәләре белән чикләнгән фигураның мәйданы формуласы буенча исәпләнүен исбатлыйк, ягъни ул очракта да күчеш векторы проекциясенең санча зурлыгы тизлек графигы астындагы фигура мәйданына тигез була.Моның өчен Ot күчәрендә кечкенә генә вакыт аралыгы db ны аерып алабыз. d һәм b нокталарыннан, тизлек векторы проекциясе графигы белән а һәм с нокталарында кисешерлек итеп, Ot дан перпендикулярлар үткәрәбез.Укучылар, d һәм b га туры килгән вакыт аралыгында җисемнең тизлеге нишләячәк? Укучылар. тан кыйммәтләренә үзгәрер.Укытучы. Әгәр аерымланган аралык җитәрлек кадәр кечкенә булса, тизлек векторы проекциясе бу вакыт эчендә сизелерлек үзгәрә алмый. Шуңа күрә бу вакыт эчендә җисемнең хәрәкәте тигез хәрәкәттән бик аз аерыла.Андый очракта графикның ас бүлемтеген – горизонталь дип, ә abcd кисәген турыпочмаклы дип санарга мөмкин. Димәк, бу полоса мәйданының санча кыйммәте db кисемтәсенә тиңдәш вакыт эчендә ясаган күчеш векторының проекциясенә тигез. (3 нче слайд) ОАСВ трапециясенең барлык мәйданын шундый кисәкләргә бүлгәләп бетерергә мөмкин. Димәк, ОВ кисемтәсенә тиңдәш вакыт эчендә ясалган күчеш векторы проекциясенең санча кыйммәте ОАСВ трапециясе мәйданына тигез һәм аның мәйданын табу формуласы буенча исәпләнә (4 нче слайд) Икенче рәсемнән күренгәнчә, ОАСВ трапециясенең мәйданы S – ОАМВ турыпочмаклыгы һәм АСМ турыпочмаклы өчпочмагы мәйданнары суммасына тигез: Шулай булгач, t вакыт эчендә җисем ясаган күчеш векторының проекциясе ны да шушы формула буенча табарга мөмкин. булганлыктан, күчеш векторының проекциясен табу формуласын болай язалар: яки Шулай итеп, тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш векторының проекциясен исәпләү өчен формула чыгарылды.IV. Алган белемнәрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, күчешнең вакытка бәйлелек графигы ниндирәк формада була икән? Әйдәгез, без моны тикшереп карыйк.
Гамәли эш
Укытучы. Компьютерларга утырыгыз һәм кабызыгыз. Microsoft Excel таблица редакторын ачыгыз һәм түбәндәге алгоритм буенча практик эшне башкарыгыз:
- A1:H1 күзәнәкләрен берләштерергә кирәк. Моның өчен түбәндәгечә эшләгез. A1:H1 сайлап аласыз. Тычканның уң төймәсенә басып контекст сайлакны чакыртасыз. Формат ячеек→Объединение ячеек. Түбәндәге сүзләрне языгыз: «Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчешнең вакытка бәйлелек графигы».
- Физик зурлыклар – башлангыч тизлек ( ), тизләнеш ( ), вакыт ( ) һәм хәрәкәт вакытында күчеш проекциясен ( ) тиңдәшле рәвештә А2, В2, С2 һәм D2 күзәнәкләренә языгыз.
- Бу физик зурлыклардан башлангыч тизлек һәм тизләнеш үзгәрми торган зурлыклар. Шуңа күрә түбәндәге күзәнәкләрне даими итеп ясарга кирәк булачагын истә тотарга.
- Хәрәкәт вакыты үзгәрешле булачак. Бу зурлыкны 10 с адымы белән үзгәртәсе. Башлангыч вакыт 0 с, димәк С3 күзәнәгенә 0 саны язасы. С4 күзәнәгенә түбәндәге формуланы язарга кирәк: =C3+10. Тычкан белән күзәнәкнең астагы уң почмагына басып, аска таба тартып төшерәсе. Саннарның унга үзгәргәнен күзәтерсез. Ә А3 һәм В3 күзәнәкләренә тиңдәшле рәвештә 18 һәм 0,5 саннарын язасы.
- Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш векторының проекциясен исәпләү формуласын D3 күзәнәгенә язасы булачак: =$A$3*C3+1/2*($B$3*C3*C3). Игътибар итегез, $ тамгалары хәреф алдында һәм сан алдында да торалар. Бу статик, яисә үзгәрми торган күзәнәкләр булачак. Ә инде тамга булмаган күзәнәкләр – үзгәрә торганнары. Башлангыч момент, яисә вакыт 0 гә тигез булган очрак өчен күчеш проекциясен исәпләү формуласын языгыз. Башка вакыт аралыгындагы кыйммәтләрен исәпләү өчен күзәнәкнең астагы почмагына басып, аска таба төшерәсе. Бу кыйммәтләр – турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш проекциясенең тиңдәшле вакытлары өчен кыйммәтләре булыр.
- Диаграмма ясау өчен, С3:D22 диапазонын сайлап аласы. Түбәндәге графикны сайлап алабыз: Вставка→Диаграммы→Точечная→Точечная с прямыми отрезками
- тамгасына басасы һәм сайлыйсы. Вертикаль күчәргә , горизонталь күчәргә t, с дип язасы.
Бу – турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш проекциясенең хәрәкәт вакытына бәйлелек графигы. (5 нче слайд)
Сезнең бу графикны тагын берәр кайда күргәнегез бармы?
Укучылар. Әйе, математика дәресендә парабола темасында шушындый график сызган идек.
Укытучы. Дөрес, бу – парабола функциясенең бер тармагы. Укучылар, әйдәгез әле, параболаның формуласын искә төшереп үтик. Нинди рәвештә языла әле ул?
Укучылар. .
Укытучы. Безнең бүген физика дәресендә чыгарган турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш өчен формула белән парабола формуласына аналогия ясап карагыз
Укучылар. .
Укытучы. Димәк, турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш проекциясенең хәрәкәт вакытына бәйлелек графигы – параболаның бер тармагы.
- Дәресне йомгаклау-рефлексия бәяләү этабы

Комментарийлар