Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тинчурин театры 91 нче театраль сезонын тәмамлый
Театр сезонны йомгаклый.
-
Югары белемнең яңа моделенә күчү 2026–2027 елларда башланачак
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары белемнең яңа моделенә күчү сроклары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, реформаны тулы күләмдә гамәлгә ашыру ике елдан – 2026–2027 елларда башланачак. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.
-
Казанда «Смена» җәйге китап фестивале узачак
14 һәм 15 июньдә «Черек күл» паркында «Смена» җәйге китап фестивале узачак. Биредә танылган һәм иҗат өлкәсендә каләм чарлый гына башлаган язучылар катнашачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанга бөтендөнья мәгариф министрлары җыелды
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы ачылды.
-
Түбән Камадан Булат Садриев Россиянең иң яхшы физкультура укытучылары исемлегендә
Россия футбол берлеге педагоглар өчен «Футбол магниты» һөнәри конкурсына нәтиҗә ясады.
-
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы уза
Казанда өченче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы уза. Кичә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов матбугат вәкилләре белән очрашты.
-
III Халыкара мәгариф министрлар форумына багышланган матбугат конференциясе үтте
10 июнь Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта III Халыкара мәгариф министрлары форумының башлануына багышланган матбугат конференциясе узды. Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов төрле илләрдә мәгарифнең инновацияләрен һәм үсешен исәпкә алып, мәгариф сыйфатын бәяләүнең яңа объектив системасын булдыру планнары турында сөйләде.
-
XXV федераль Сабан туе Якутиядә узачак
13–14 июньдә Саха Республикасы төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарларны үзенә җыя. Бу көннәрдә биредә милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм меңнән артык республика халкы, шул исәптән Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бишенче сезоны старт алды
5 июнь Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләренең бишенче сезонына старт бирелде. Беренче чара татар халкының традицион бию хәрәкәте – «Әйләнү»гә багышланган иде.
-
Лаешның бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә уйлыйлар
2028 елда Лев Толстой тууына 220 ел була. Шушы уңайдан Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә язучы исемен бирергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Яңа исем» проектының өченче сезонына старт бирелә
«Яңа исем» – каләм тибрәтүче сәләтле яшьләрне барлау максатыннан барлыкка килгән проект. Быел ул өченче тапкыр уздырыла һәм «Күпер» дип исемләнә. Олпат әдипләр белән яшь язучылар арасындагы иҗади тандемда да, яшь язучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итүдә дә чагыла бу «күпер».
-
Татарстанның 19 балалар лагерена капиталь ремонт ясалачак
Быел «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча Татарстанда 19 лагерь, шул исәптән берсе Краснодар краенда капиталь ремонтланачак. Моңа 1,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Алтын мөнбәр» араларны якынайта
«Алтын мөнбәр» XXI Казан Халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 2025 быел 5–9 сентябрендә узачак. 1 июньдә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. Бу масштаблы кинофорумда Американың, Европаның, Азиянең, Австралиянең 67 иленнән кинематографистлар катнашырга теләк белдерде. Игълан ителгән 845 эш арасында – документаль кино, тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете бәйрәме белән котлавы
Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете бәйрәме белән котлады.
-
Татарстанда балалар ялы тиешле дәрәҗәдә оештырыла
Быелгы җәйге каникул чорында балаларны савыктыру кампаниясендә Республиканың 200 меңнән артык бала катнашачак. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шулай ышандыра.




