Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәскәүдә X «Фәхретдин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза
Бүген Мәскәүдә X «Фәхретдин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшли.
-
Яр Чаллы лицее укучысы – Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүче
29 ноябрь Мәскәүдә Бөтенроссия иншалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт мәгариф университеты тарафыннан үткәрелде дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
Милли ризыклар открыткалар форматында
Открыткалар җыелмасы ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәме белән бастырылган.
-
Ана телен укытуда отышлы алымнар
Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклы дәвам итә.
-
Музейда яңа мөмкинлекләр
3 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән танышуны җиңеләйтә торган «Күңел күзе белән сизү» һәм «Күчмә музей» инклюзив проектларын тәкъдир итәчәкләр.
-
Абязов фестивале Казан музейларында
Татарстан Республикасы Милли музееның ике филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее һәм Евгений Боратынский музее «Абязов фестивале» мәйданчыклары булды.
-
Багдадта татар киносы тәкъдим ителә
Шушы көннәрдә Багдад шәһәрендә беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза. Әлеге истәлекле вакыйга «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале һәм Гыйрак мәдәният министрлыгының кино һәм Театр департаменты, шулай ук Багдад кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр итә Татаркино оешмасы.
-
Мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур дип белдерде.
-
Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак
Бу ял көннәрен шимбәдән, ягъни 28 декабрьдән 30 декабрьгә күчерү белән бәйле дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Җәйге тәгәрмәчләрдә йөргән өчен штраф
1 декабрьдән җәйге тәгәрмәчле машинада хәрәкәт итүчеләргә штраф салыначак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминский сөйләгән.
-
Казан укучысы «Голос. Дети» тапшыруының финалында катнашачак
Бүген Казанның Совет районындагы 183 нче мәктәп укучысы һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак.
-
Ике чор кисешәчәк: Әлфия Авзалова һәм хәзерге буын башкаруындагы җырлар
15 декабрь 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Кайтаваз. Әлфия Авзалова»дип исемләнгән концерт узачак. Программада үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа композицияләр яңгыраячак.
-
«Һөнәр» фестивале декабрь аенда
Казанда ХVI Бөтенроссия яшь режиссура «Һөнәр» фестивале 3–8 декабрь көннәрендә узачак.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!
29 ноябрь Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне буларак билгеләнеп үтелә.
-
Насыйри укулары
Бүген Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә, «Насыйри укулары – Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында, «Милләтнең йөзе – мәгърифәттә, иҗатта, фәндә» дип аталган симпозиум булып узды. Бу чара күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы алдыннан оештырылды.




