Логотип Магариф уку
Цитата:

4 саны һәм цифры (Математика. I сыйныф)

Роза ЛАТЫЙПОВА,Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысыМаксат:– укучыларны 4 санының барлыкка килүе турында, 4 санының микъдар һәм тәртип мәгънәсен аңлатуын, 4 цифрын...

Роза ЛАТЫЙПОВА,
Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Максат:
– укучыларны 4 санының барлыкка килүе турында, 4 санының микъдар һәм тәртип мәгънәсен аңлатуын, 4 цифрын белү, 4 санын язарга өйрәтү;
– предметларны төркемләп чагыштыру, тигезләү күнекмәләрен танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү;
– игьтибарлылык, тырышлык, математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру:
– шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлегенең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру;
– регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген күрә белү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
– коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый
белү;
– танып-белү УУГ: танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.
Планлаштырылган нәтиҗә.
Предметлы:
– 4 санын әйтә һәм яза белү;
– саннар рәтендә 4 санын таба белү;
– 4 санының составын аңлый һәм сөйли белү;
– парлы элементларны таба белү.
Метапредметлы:
– иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү (шәхескә кагылышлы УУГ);
– укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ);
– үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү, мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү (коммуникатив УУГ);
– үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү (танып-белү
УУГ).
Теманың төп эчтәлеге, терминнар, төшенчәләр. Сан. Цифр.
Дәрес тибы. Яңа белемнәр үзләштерү.
Материал: дәреслек. А.Л.Чекин «Математика». I сыйныф, 1 – яртыеллык, тема: «4 саны һәм цифры», 46–47 нче битләр.
Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, ноутбук, презентация.
Эш төре. Фронталь, индивидуаль эш.
Технологик карта белән биредә танышырга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ