Логотип Магариф уку
Цитата:

Антоним һәм синоним сыйфатлар

(Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Рус төркеме. V сыйныф)Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,Казандагы 20 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытуч...

(Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Рус төркеме. V сыйныф)


Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,


Казандагы 20 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат: укучыларның «Сыйфат» темасына белемнәрен ныгыту, камилләштерү; балаларның фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү; төркемдә эшли белү; табигатьнең матурлыгын күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтү.


Җиһазлау: компьютер, слайдлар, экран, карточкалар.


Дәрес барышы


I. Оештыру. (1 нче слайд. Яз күренеше.).


1. Исәнләшү.


– Хәерле иртә, балалар!


– Кәефләрегез ничек?


– Урамда нинди ел фасылы?


– Көн нинди? (Җылы, матур, болытлы.)


– Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Сыйфат.)


– Димәк, бүген без дәрестә сыйфатлар турында сөйләшербез.


2. Өй эшен тикшерү (өйрәнелгән сыйфатларны кабатлау).


– Әйдәгез, экранда бирелгән сыйфатларның тәрҗемәләрен искә төшерик. 2 нче слайд


1 нче төркем: матур – ...


2 нче төркем: кечкенә – ...


3 нче төркем: көчле – ...


3. Төркемнәрдә эшләү (уйлау, язу, фикерләр белән алышу). ФИНК-РАЙТ-РАУНД


– Бирелгән сыйфатларны тагын ничек әйтеп була? Бу эшкә 40 с бирелә. 10 с уйлыйсыз, 10 с эчендә язасыз, 10 с фикерләр белән алышасыз, 10 с төркемдә башка катнашучыларның сыйфатларын язасыз. Файлдагы 1 нче биремнәрне 1 нче номерлы катнашучылар таратып чыгыгыз. Сезнең алда сыйфатлар язылган кәгазь битләре. Башта аның беренче яртысында эшлибез. Вакыт китте.


– Вакыт чыкты. Ә хәзер, әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Һәр төркемдә 2 нче номерлы катнашучылар җавап бирәләр. Рәхмәт. Балалар, җавапларны чагыштырыйк әле.


(Укучылар җавап биргәч, экранда синонимнары белән сыйфатлар чыга.)


Матур – ямьле, гүзәл, чибәр. 3 нче слайд


Кечкенә – бәләкәй, нәни. 4 нче слайд


Салкын – суык. 5 нче слайд


– Укучылар, без сезнең белән бер үк сыйфатларны төрлечә әйттек. Алар нинди мәгънәле? (Бу сыйфатлар якын мәгънәле.)


– Кәгазь битләрегезнең икенче ягын ачыгыз һәм әйтегез: якын мәгънәле сүзләр ничек дип атала? (Синонимнар.)


(Укучылар шул сыйфатлар өстенә синонимнар дип язып куялар.)


– Укучылар, март аенда инде көндез һава җылы була, ә төнлә һава нинди була? (Төнлә салкын була.)


– Салкын һәм җылы нинди сыйфатлар? (Антонимнар.) 6 нчы слайд


– Әйе, дөрес. Яхшы. Хәзер кәгазь битләрегезнең тагын икенче ягын ачыгыз. Димәк, нинди сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйбыз? (Капма-каршы мәгънәле сыйфатларны антонимнар дип атыйбыз.) 7 нче слайд


(Укучылар кәгазьләренә антоним нәрсә икәнен язып куялар.)


4. Дәреснең темасы белән танышу. 8 нче слайд


– Балалар, әйдәгез әле кәгазь битләрендәге сыйфатларга да антонимнар уйлап языйк.


(Балалар язалар, җавап бирәләр. Аннары экран белән тикшерәләр.) 7 нче слайд


5. Дәреслек белән эш. (Татар теле: 5 нче класс // Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина)


– Укучылар, хәзер без дәреслек белән эшләп алабыз. (4 нче күнегү. 43 нче бит.) Күнегүдәге биремне, сыйфатларны укыйбыз, тәрҗемә итәбез.


– Әйдәгез әле бирелгән сыйфатлар арасыннан антоним һәм синоним сыйфатлар табыйк. Сезгә ярдәмгә Шәвәли килә.


(Тәрҗемә экранда бирелә. Укучылар тәрҗемәләрен чагыштыралар, белмәгән сыйфатларны сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.)


12 нче слайд


Антоним сыйфатлар


Җылы (теплый) – салкын (холодный)


Аяз (ясный) – болытлы (облачный)


Синоним сыйфатлар


Җылы (теплый) – эссе ( жаркий)


Салкын – суык (холодный)


Эссе (жаркий) – суык (холодный)


6. Ял итү (физкультминут) МИКС ПЭА ШЭА


– Балалар, басыгыз, урындыкларны әкрен генә этегез. Такта янына чыгыгыз. Музыка уйнаганда, сыйныфта йөрибез. Музыка туктагач, уң кулны күтәреп, укучылар үзләренә пар табалар. Пар тапкач, укытучының биремен тыңлыйлар һәм бер-берсенең җавабын тыңлыйлар. Беренче булып, мәсәлән, озынрак укучы җавап бирә башлый. Икенче биремгә җавап биргәндә, тәбәнәгрәк укучы башлый. Һәр биремгә җавапны уйлау өчен 5 секунд вакыт бирелә. Аннары укучы әйткән укучы җавап бирә. Мәсәлән, кызыл бантиклы кыз җавап бирә.


Биремнәр:


1) Ак сыйфатына синоним әйтегез.


2) Салкын сыйфатына синоним әйтегез.


3) Болытлы сыйфатына антоним әйтегез.


7. Текст белән эшләү «Сүзне уйлап яз». 13 нче слайд (Яз күренеше)


Бу текст экранда да, балалар өчен кәгазь битләренә язылган.


– Укучылар, сезнең алдыгызда яз рәсеме һәм текст. Бу текстта синоним сыйфатлар төшеп калган. Һәр төркемдәге 3 нче номерлы катнашучы файлдагы текстларны таратып чыгыгыз әле. Рәхмәт. Сез җөмләләргә туры килгән сыйфатларны куеп язарга тиеш. (1–2 мин. вакыт бирелә.) Сыйфатларны куеп бетергәч, төркемдә фикер алышасыз.


14 нче слайд


Яз килә


... яз килә. Яз көне көннәр озыная. ... яклардан кошлар кайта.


Тиздән ... көннәр башланыр.


Яз көне табигать шундый ...!


(Куллану өчен сыйфатлар: матур, җылы, эссе, ямьле.)


(Фикер алышып вакыт чыккач, 4 нче номерлы катнашучы һәр төркемнән басып берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, беренче катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)


– Хәзер охшаш биремне антонимнар белән эшлибез.


15 нче слайд Экранда һәм балаларда кәгазь битләрендә җөмләләр. Аларда антоним сыйфатлар төшеп калган. Бер сыйфат артык.


1) Яз көне көн озын, ә төн ... .


2) Боз каты, ә кар ... .


3) Кыш көне өйдә җылы, ә урамда ... .


4) Шикәр ак, ә күмер ... .


(Куллану өчен сыйфатлар: йомшак, матур, кыска, кара, салкын.)


(Фикер алышып вакыт чыккач, һәр төркемнән 1 нче номерлы катнашучы басып, берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, 2 нче номерлы катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)


8. Тест эшләү (3 минут бирелә).


1617 нче слайдлар. Экранда, балаларда тест биремнәре.


1. Антоним сыйфатлар булган җөмләне билгеләгез.


а) Җәй көне көн аяз, ә көз көне көн болытлы.


ә) Айдар – әдәпле малай.


б) Кичә көн җылы иде, ә бүген эссе.


в) Иң салкын ай – гыйнвар.


2. Сыйфатларга синонимнар языгыз.


Тәртипле – (тәрбияле)


Чиста – (саф)


Яхшы – (әйбәт)


3. Сыйфатларга антонимнар языгыз.


Ак – (кара)


Әдәпле – (әдәпсез)


Начар – (яхшы)


4. Акыллы сүзенә синонимны табыгыз.


а) саран


ә) җылы


б) белемле


в) кышкы


Вакыт чыккач, тестларның җаваплары экранга чыгарыла. Шәвәли ярдәмгә килә. Укучылар җаваплары язылган тестларны яндагы партнерга бирәләр һәм сәгать теле буенча бер-берсенә биреп эшләрен экран белән чагыштырып, дөрес булган биремнәргә «+» куялар. Тикшереп бетергәч, укучылар үзләренең эшләрен алалар һәм ничә «+» булганын карыйлар:


1) Кемнең 4 «+» , шул укучы үзенә «5»ле куя.


2) Кемнең 3 «+», шул укучы үзенә «4»ле куя.


3 нче номерлы катнашучы, тестларны файлга тутырып, укытучыга тапшыра.


9. Дәрескә йомгак ясау.


– Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?


– Синоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?


– Антоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?


10. Өй эше бирү. 18 нче слайд


«Яз» турында сыйфатлар кулланылган:


1) Мәкальләр табарга һәм тәрҗемә итәргә.


2) Мәкальләрдән сыйфатларны табарга һәм аларга синонимнар, антонимнар уйларга.


Презентация.


 Магариф.РФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ