Антым да бер, шартым да бер...
Миләүшә Дәниф кызы СӘЛАХОВА, Актаныштагы 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 23 ел Милләтне тел саклый, гореф-гадәт берләштерә, һәр яңалык киләчәккә яңа юл сала... Бу – бәхә...
Миләүшә Дәниф кызы СӘЛАХОВА,
Актаныштагы 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик стажы – 23 ел
Милләтне тел саклый, гореф-гадәт берләштерә, һәр яңалык киләчәккә яңа юл сала... Бу – бәхәссез хакыйкать.
Соңгы елларда Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү мәгарифтәге яңалык булып тора. Шушы яңа шартларда эшләү өчен белем бирү учреждениесе, педагогик коллектив һәм һәр укытучы бөтен эшчәнлеген үзгәртеп корырга тиеш.
Яңа буын стандартларын гамәлгә ашыру буенча төп җаваплылык укытучыга йөкләнә, чөнки нәкъ без укучыларның дәрестәге, дәрестән һәм мәктәптән тыш эшчәнлеге белән турыдан-туры җитәкчелек итәбез, оештырабыз, тикшерәбез, бәялибез. Шуңа да бу мөһим эшнең эчтәлеге иң беренче кадрлар белән бәйле: әлеге вакытта традицион система буенча эшләп йөргән белгечләрнең яңа белем бирү стандартлары буенча эшләүгә әзерлек дәрәҗәсе нинди соң?
Бу сорауга җавап педагогик коллективтагы укытучыларның эш системасын бөтен яклап тикшерү, анализлау нәтиҗәсендә алына. Әлбәттә, һәр укытучы үзе, яңа стандартлар буенча эш башланганны көтеп тормый, ул моңа алдан ук әзерләнә башлый. Әзерлек күпкырлы эшчәнлекне таләп итә.
Шушы юнәлештә планлаштырылганнарны тормышка ашыру буенча бездә дә күп эшләр башкарылды. Башлангыч сыйныф мәктәбендә педагогик коллектив яңа стандартларны кертү, проблемаларны чишү, гамәлдә куллану өстендә максатчан хәрәкәттә: федераль дәрәҗәдәге документлар булдырылды, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты, фәннәр буенча махсус программалар, сыйныфтан тыш тәрбия бирү планнары төзелде. Мәктәп җитәкчелеге, педагоглар кыска гына вакыт эчендә, «Икенче буын стандарты» материалларын өйрәнеп, норматив-хокукый документларны ФДББС ка яраклаштырып төзеделәр. Шулай итеп, укыту-тәрбия процессын яңа шартларга күчерү буенча актив эш башланды. Кирәкле һәм тиешле эш планнары язылды, биш юнәлештә: спорт-сәламәтләндерү, гомуммәдәни, интеллектуаль, әдәп-әхлакый һәм социаль яктан яраклашкан шәхес тәрбияләү юнәлешләрендә сыйныфтан тыш чаралар планы төзелде.
ФДББС ка күчү иң әүвәл башлангыч сыйныф укытучыларының җилкәсенә төште. Иң беренче мөгаллимнәрнең ныклы әзерлеге кирәк иде, чөнки чыгарылыш сыйныф укучысы белемле генә түгел, ә туган җиребез гүзәллеген саклаучы, милләтебезнең рухи байлыгы турында кайгыртучы, милли үзенчәлекләребез сагында торучы, туган телебезнең әһәмиятен тирән аңлаучы,гомумән тормышка яраклашкан шәхес булып чыгарга тиеш.
Башлангыч сыйныф укытучысы өчен «универсаль уку гамәлләре» дигән яңа төшенчәләр барлыкка килде. Укытучы өчен укучыны үстерү, укыту авыр түгел, әмма яңалыкка юл яру кебек мәсьәлә барлыкка килде. Әлеге проблеманы уңышлы чишү буенча мәктәп хакимияте, мәктәпнең методик берләшмә утырышы карары нигезендә, педагогларны белем күтәрү курсларына җибәрү, ФДББС юнәлеше буенча укыту, дәресләр, дәрестән тыш чаралар үткәрү һәм башка өйрәтү алымнары оештырылды. Бигрәк тә универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыру, предмет һәм предметара нәтиҗәләргә ирешү буенча эш җанланып китте. Укытучылар үзләренең беренче эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, район буенча мәктәпләрдә ачык дәресләр карадык, семинарлар үткәрдек. «Яңа буын ФДББСына күчү» бездә югары методик дәрәҗәдә алып барылды, дип уйлыйм.
Шулай итеп, ФДББС ка башлангыч баскычтан урта баскычка күчү укытучыдан төрле яклы, җентекле әзерлек, җаваплылык сорый.
Шөкер, хәйран эшләр башкарып киләбез, әмма укытучы өчен регулятив һәм коммуникатив укыту гамәлләрен тормышка ашыру авыррак бирелә. Укытучыга дәрескә әзерләнү генә җитми, ә үзләштерелә торган материалны психологик яктан контрольдә тоту, бәяләү бурычы да бар бит. Ничек кенә булмасын, яңа стандартларны тормышка ашыру эше уңай нәтиҗләрен бирә башлады да кебек.
ФДББСка күчү чорында укыту-тәрбия эшендә хезмәт, сәламәтлек төшенчәләренең булмавы, ата-аналардан ярдәм тоймау, башлангыч сыйныфтан ук проект эшчәнлеге белән шөгыльләнмәү, максатчан программаларга ихтыяҗ булуы, саный китсәң күп инде... Миндә сорау туа: безгә яңа шартларда ничек эшләргә? Җавабым да әзер. Озак еллар тәҗрибә туплаган укытучы буларак әйтә алам: укыту процессында укучы «архитектор һәм төзүче» булырга тиеш. Ә укытучы – аларга юнәлеш бирүче, туплаучы, биек үрләргә әйдәүче, белемгә рухландыручы һәм илһамландыручы.
Үз-үзенә таләпчән, үҗәт, эзләнүчән, үз һөнәрен яратып, күңел биреп башкаручы укытучылар бу сынауларны лаеклы үтеп, уку-укытуны заман таләпләренә ярашлы итеп оештырачак дигән ышанычта калам.
Комментарийлар
0
0
Исәнмесез! Чынлап та шулай бит!!! Миләүшә Дәнифовнаның мәкалә -эссесен укыгач., шундый фикерләргә килдем: башлангыч сыйныфта белем һәм тәрбия нигезләре салына, бала урта сыйныфка килгәндә белемне үзе үзләштерергә әзер булып, оешкан, тәрбияле, әдәпле, белем арттырырга әзер һ.б сыйфатларга ия була.Моңа ирешү өчен башлангыч сыйныф укытучысы һәр яктан әзер,камил булырга тиеш.Миләүшә Данифовнаның эшчәнлеге нәкъ шулай оештырылгандыр, дип уйлыйм. Миләүшә Данифовнага алдыгы хезмәтендә уңышлар телим! Автор: Азалия
0
0