Авыл баласы шәһәрдә югалып калмасын
Фәхретдинова Лилия Калләм кызы, Буа районы Янтуган урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыКүренекле галим Ш.А.Амонашвили: «Балаларга үсәргә ярдәм итү өчен, аларда үзеңне күрә белергә кирәк;...
Буа районы Янтуган урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Күренекле галим Ш.А.Амонашвили: «Балаларга үсәргә ярдәм итү өчен, аларда үзеңне күрә белергә кирәк; үзеңә камилләшү өчен, аларны балачагыңның кабатлануы итеп кабул итәргә кирәк; гуманлы педагог булу өчен, балалар тормышы белән яши белергә кирәк», – дигән.
Кешене тәрбияләү, туганнан алып, бөтен тормышы буйлап бара торган өзлексез һәм катлаулы процесс. Кешене тәрбияләү процессы үсешендә иң зур һәм иң әһәмиятле вакыт балачакка туры килә. Бала тәрбиянең төп нигезләрен мәктәптә ала. Шуңа күрә дә шәхеснең формалашуы, камилләшүе һәм үсеше мәктәп елларына туры килә.
Янтуган урта гомуми белем мәктәбе авыл җирлегендә урнашкан. Бөтен ил тәрбиячеләрен борчыган проблемалар безгә дә кагылды. Социаль-икътисади сәбәпләргә бәйле, авыл мәктәбендә балалар санының кимүе күзәтелә. Шул шартларда мәктәпнең төп максаты – баланы шәхес буларак тәрбияләү – актуаль булып кала, ә аны тормышка ашыру җик җиңелләрдән түгел.
Янтуган урта мәктәбе бүген авылны саклау һәм үстерүнең төп факторы, авылның мәдәни һәм рухи үзәге булып тора. Мәгариф өлкәсендә барган инновацион процесслар хәзерге заман мәктәбенең яңа моделе барлыкка килүгә йогынты ясый. Мәктәп укучыларга тирән һәм күпкырлы белем бирү белән генә чикләнмәскә, ә тормышта үз урыннарын табарга да өйрәтергә тиеш.
Мин үз алдыма укучыларны җәмгыять тормышында турыдан-туры катнашучылар, аның үсешенә йогынты ясый алучылар итеп тәрбияләүне бурыч итеп куйдым. Моның өчен төпле белем, толерантлылык, оештыру сәләте, үз гамәлләрең өчен җавап бирә алырлык булырга кирәклеген төшендерергә тырышам.
Шул максаттан чыгып, сыйныфта «Без бергә!» дигән программаны тормышка ашыра башладык. Бу программаны тормышка ашыруны көндәлек дежур торудан башладык. Дежур торучыларның вазифасына эчке тәртип кагыйдәләренең, санитар-гигиеник таләпләрнең үтәлешен контрольда тоту керә. Атна ахырында эшләнелгән эшләргә йомгак ясала. Дежур торучылар атналык отчет төзиләр. Шул отчет белән сыйныф алдында чыгыш ясыйлар.
Балаларның төрле идеяләр белән бик тиз кабынып китүләрен һәм бик тиз суынуларын исәпкә алып, төрле традицияләр үрнәгендә үсешкә ирешергә омтылам. Төрле традицияләрнең һәр кеше өчен мөһим икәнен аңлатып торуның кирәге юк, аларны өйрәнергә һәм тормышка ашырырга гына кирәк.
Тәрбия системам традицион бәйрәмнәргә: Белем бәйрәме, Әниләр көне, Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне кебек бәрәмнәргә йөз тота.
Бу бәйрәмнәргә әзерләнү өчен бик күп тырышлык һәм көч куела. Бәйрәмгә әзерләнү чорында укучылар үзләренең әти-әниләрен дә җәлеп итәләр. Сыйныфта үткәрелә торган барлык тәрбия чаралары да реаль тормыш белән аерылгысыз бәйләнеп алып барыла.
Үзара аралашу, бер-берсенә ярдәмләшү балалар арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итә.
Минем фикеремчә, хәзерге заман балаларын шушы төр тәрбия, спорт, хезмәт, экскурсияләр һәм башка шундый кызыклы чаралар ярдәмендә генә Интернет “пәрәвезеннән”, телевидение шаукымыннан йолып алып була. Яхшы тәрбия «орлыгы»ның яшь чагында утыртылуы, бала үскәч әйбәт уңыш бирер.
Төпле белем һәм тәрбия алып, шул ук вакытта беренчел хезмәт башлангычын үткән авыл балалары зур шәһәрләрдә югалып калмаслар, тормыш сынаулары аларны сындырмас, дип ышанып каласы килә.
Комментарийлар