Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбендә профориентация

Илнар ҖИҺАНГӘРӘЕВ,Менделеев районы  Песәй урта мәктәбе директорыГөлчәчәк СӘЛӘХЕТДИНОВА,Менделеев районы Песәй урта мәктәбе директорының  тәрбия эшләре буенча  урынбасарыБез зур таләпләр куя торган, үз...

Илнар ҖИҺАНГӘРӘЕВ,


Менделеев районы  Песәй урта мәктәбе директоры


Гөлчәчәк СӘЛӘХЕТДИНОВА,


Менделеев районы Песәй урта мәктәбе директорының  тәрбия эшләре буенча  урынбасары


Без зур таләпләр куя торган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана, җәмгыять   дә бала алдына зур бурычлар куя. Мәктәпкә килгәндә бала хәрефләр белән таныш, дөньяны күзалларга әзер  булырга, ә инде төп мәктәпне тәмамлаганда, ул  дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган  яшүсмергә тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр.  Кем соң мондый вакытта балага ярдәм итәргә, уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә тиеш? Бала «җиде юл чатында» калып, дөрес юлдан үзе китәргә мәҗбүр була. Без – укытучыларның бу эштә төп бурычы – балага үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләргә, тормышны аң белән планлаштырырга, сайлаган юлына дөрес прогноз бирергә өйрәтү.


Безнең Песәй урта  мәктәбендә профориентация мәсьәләсе – тәрбия мәсьәләсендә төп проблемаларның берсе. Ни өчен?


Беренчедән, без авыл җирендә яшибез. Ә авыл – илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә.  Авыл яшәсен өчен, балаларда авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үсемлекчелек, терлекчелек, игенчелек тармаклары белән бәйле булган зоотехник, игенче, сыер савучы,  эретеп ябыштыручы, балта остасы, ветеринар, тракторчы, шофер кебек һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Авыл җирендә яшәгән балаларның әти-әниләре дә терлекчелектә, игенчелектә көн күрә бит. Моның белән бергә әти-әниләрнең хезмәтенә дә дан җырлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп нигезе   шуннан башлана. Чөнки кемдер авыл хуҗалыгын да күтәрергә: икмәк, сөт, ит, бәрәңге дә җитештергә тиеш бит.


Соңгы елларда чыгарылыш укучыларының барысы да (сүз безнен мәктәпне генә тәмамлаган  укучылар турында гына  бармый) җан-фәрманга югары уку йортларына керергә омтыла. Укып бетергәч,  аларның яртысы диярлек үзе сайлаган һөнәр буенча китми: я эш тапмый, я бу һөнәр инде аңа ошамый башлаган булып чыга һәм ул бу юнәлештә эшләргә бөтенләй дә кирәк тапмый. Баксаң, алар бу һөнәрне әти-әнисенең кушуы буенча киткән булып чыга.


 Менә шулай килеп туган проблемалар  без – укытучылырны, ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итә дә инде. Бу мәсьәләдә мәктәпкә әле күп эшләргә, күп тырышырга кирәк; мәктәптә  һәрбер балага индивидуаль якын килеп,  килеп туган таләпләрне истә тотып, бүтән күзлектән карап эш итәргә кирәк.


Укучыларга туган төбәгендә ихтыяҗы аеруча зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүматлар җитенкерәми. Шулай ук алар әле үз сәләт-мөмкинлекләрен дә тулы мәгънәдә колачлый алмыйлар. Болар барысы да укучыларның уку йортларын кисәк кенә төптән уйламыйча гына сайлауларына китерә.


Теге яки бу профессияне дөрес сайлау өчен укучыга үзенең индивидуаль-психологик мөмкинчелекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу шартны үтәгән очракта ул кирәкле һөнәрне сайлап, адаптация үтеп, озак вакытлар шушы өлкәдә уңышлы хезмәт куя алачак.


Шуларны исәпкә тотып,  мәктәбебездә профориентация тәрбиясе системалы рәвештә укучының яшь үзенчәлекләрен исәпкә тотып алып барыла.


Тәрбия өчен мәктәптә төп җаваплы кеше – сыйныф җитәкчеләре. Һәрбер сыйныф җитәкчесенең тәрбия планында һөнәри тәрбия бирү буенча чаралар каралган. Сыйныф җитәкчесенә фән укытучылары булыша, төрле предприятие, оешмалар, уку йортлары белән эштә тормышка ашырыла. Һөнәри тәрбия түбәндәге юнәлешләр буенча укучыларның индивидуаль психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.


I – IV сыйныфлар. Кече яшьтәге укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә, аның җәмгыятьтә һәм тормышта тоткан урыны аңлатыла. Укучылар көчләреннән килгән хезмәт төрләренә тартыла башлый. Бу процесс хезмәт, уен, дөньяны танып-белү формалары аша алып барыла. Бу этапта «Һөнәрләр дөньясында» дигән тематика белән сыйныф сәгатьләре уздырабыз, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр оештырабыз, технология һәм сәнгать  дәресләрендә төрле һөнәр ияләре белән таныштырабыз.


V – VII сыйныфлар. Бу этапта укучыларда һөнәрләргә карата шәхси кызыксындыру тәрбияләнә, аларның теләкләре һәм мөмкинчелекләре турында модель төзелә.


Бу этапта аерым һөнәр вәкилләре белән очрашулар оештырабыз, коллектив иҗади эшләр, һөнәрләр турында иҗади проектлар төзелә. Аларның тематикасы төрледән-төрле.


VIII – IX сыйныфлар. Укучылар белән сайлаячак һөнәрләре турында индивидуаль сөйләшүләр алып барыла, адекват карарлар кабул ителә.


Бу этапта төрле өлкә һөнәр ияләре белән очрашулар уздырабыз, ә 14 яшьтән узган  укучыларыбыз җәйге ял вакытында  районыбыздагы Мәшгульлек үзәге аша үз теләкләре белән эшкә урнаша. Бу инде – олы тормышка беренче адымнар, чөнки балалар үзләренең эш нәтиҗәләрен хезмәт хакы аша күрә. Болай эшләү безнең мәктәптә күптән инде практикага кертелгән.


X – XI сыйныфлар –үз-үзең өстендә эшләү, һөнәри сыйфатлар тәрбияләү, үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнү чоры. Бу этапта бездә төрле уку йортларында белем алучы элеккеге еллар чыгарылыш укучылары белән очрашулар, сайланган уку йортларына «Ачык ишекләр” көннәренә барулар оештырыла.


Һөнәри тәрбия бирү – күп аспектлы система, ул уку-укыту процессын да, балаларның психофизик үзенчәлекләрен өйрәнүне дә, психодиагностика үткәрүне дә, электив курслар оештыруны да, укучыларның психологиясен өйрәнүне дә үз эченә ала.


Шулай итеп, мәктәптә дөрес һөнәри тәрбия бирү – бик мөһим. Чөнки ул мәгариф системасын, илнең икътисади системасы белән, ә укучыларның теләкләрен һәм мөмкинчелекләрен киләчәкләре белән бәйли. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүеннән һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле. Безнең Песәй урта мәктәбе җәмгыять, мәктәп куйган шушы бурычларны һөнәри тәрбия аша  һәрбер укучыга олы тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файдалы шәхес булып тәрбияләнергә ярдәм итә һәм уңышлы тормышка ашыра.


****************************************************************************************************************


Гүзәлия КӘШФИЕВА,

 Актаныштагы аерым фәннәр тирәнтен үзләштерүле 2 нче  урта мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары


Мәгариф – шәхесне һәм җәмгыятьне формалаштыруда мөһим элементларның берсе. Белем бирү буенча хәзер күп кенә учреждениеларның төрләре, статусы яңарды. Аларның мөстәкыйль эш итәргә омтылышы көчәйде. Яңа икътисади шартларда укыту-тәрбия учреждениеләре югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре белән тыгыз элемтә урнаштырырга тырыша. Болар барысы да мәгариф системасы белән идарә итүнең яңа моделен булдыруны, уку йортларының абруен күтәрүне, аларның фәнни-тикшеренү һәм эксперименталь эшчәнлегенә бәя бирүне яңача оештыруны таләп итә.


Мәктәбебез районда профильле укыту буенча база мәктәбе санала. Ул 1998 елда аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле мәктәп статусы алды һәм шушы көнгә кадәр үз исемен аклап килә. Төп максатыбыз – конкурентлылыкка сәләтле булган, һәрьяктан үскән шәхес тәрбияләү.


Профильле укытуның төп юнәлеше – белем сыйфатын күтәрү. Һәр мәктәп нинди профильләр буенча белем бирергә кирәклеген үзе билгели. Хәзерге заман мәктәбенә һәрьяктан төпле белемле, киң эрудицияле кадрлар кирәк. Бүген укытуга бөтенләй яңача килү – фәннәрне технологик укытуга нык игътибар итү сорала. Без элегрәк, балаларның фикерләү сәләтен үстерүдә белем зур әһәмияткә ия, дип әйтә килдек. Бүген исә балада һәр дәрестә математик сәләт формалаштыру зарур. Профильле укытканда югары уку йортына әзерләү дә күздә тотыла. Ләкин бу – иң мөһиме түгел. Иң мөһиме – укучыны үзенә тиешле һөнәрне, тормыш юлын сайлап алырга өйрәтү, балаларны хезмәткә хәзерләү тора. Шуңа күрә дә мәктәп укучыларны тормыш итүгә, көн күрүгә яраклашкан буын тәрбияләүне төп бурыч итеп алды. Мәктәбебездә югары сыйныфларда профориентация эше алып барылып, яшьләрнең югары квалификацияле белгечләр булып җитешүе – алдагы зур максат.


Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә мәктәптә барлык фәннәрдән белем бирүнең төп максаты, балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның  уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә  дә игътибарны арттыра.


Хәзерге чор балалары,  бүгенге көндә туган белем бирү системасы нәтиҗәсендә, элекке балалардан бик нык аерылып тора. Беренче чиратта,  хәзерге чорда балалар үсешенең социаль шартлары үзгәрде, икенчедән, балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте.


 Хәзерге чор җәмгыяте үз фикере, тормышка аңлы мөнәсәбәте, дөньяга аек карашы, үз йөзе булган кешеләргә мохтаҗ. Андый шәхесне бары тик бергәләшеп эшләгәндә генә тәрбияләргә мөмкин.


Мәктәптә оештырылган укучыларның «Эврика» дип исемләнгән фәнни оешмасы – шуның ачык мисалы. 7 юнәлеш буенча эшләп килүче әлеге оешма укучыларның фәнни эш белән шөгыльләнеп, тәҗрибәләрен районда, республикада яктыртуларына этәргеч булып тора. «Мәктәбемнең сәламәтлеге» ведомствоара фәнни-гамәли проект кысаларында «Мәктәпнең экологик мониторингы» планы төзелде. Укучылар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән өченче ел инде эзләнүле эшчәнлек алып бара.


Укучыларны тормышка әзерләүдә мәктәптә эксперимент рәвешендә уздырылган, 3 елга исәпләнгән «Лидерлык нигезләре»  укыту программасы уңышлы үтте.


Мәктәбебездә укучылар белән профессиягә юнәлеш бирү буенча тыгыз эш алып барыла. Профильле укытуга күчү – укучыларга үзләре сайлаган профессия юнәлешендә ныклы, төпле белем алырга ярдәм итә. Мәктәптә бүгенге көндә ике төрдәге профиль: химия-биология  һәм физика-математика  сыйныфлары эшли.


Мәктәбебездә югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. 2006 елдан бирле Казан  милли-тикшеренү технология университеты (КНИТУ)  белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәктәп базасында әлеге университетның колледжы эшләп килә. Ә 2013 елдан Казан дәүләт энергетика университеты белән хезмәттәшлекне көчәйтеп җибәрдек. Ике яклы килешү нигезендә мәктәптә университет профиль классы ачылды. 2 елга исәпләнгән «Start up energy» түгәрәге оешты. «Дәрестән тыш мәктәп» республика прокты кысаларында мәктәбебез Грант отты, һәм зур масштабта җиһазлар кайтты. Каникул вакытында университет педагоглары килеп, чыгарылыш сыйныф укучылары белән БДИга әзерлек максатыннан гамәли күнекмәләр уздыралар.


Педагогик коллективыбызның активлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, класстан тыш вакытта мәктәптә профориентация буенча ел саен системалы һәм планлы тәрбия эше алып барыла. Март аенда  «Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү айлыгы» буларак аеруча зур эшчәнлек җәелдерелә.  Укучыларда авыл хуҗалыгына караган һөнәрләргә карата кызыксыну уяту,  киләчәктә оешмаларга кирәк булган хезмәт ияләре турында әңгәмә үткәрү, укучыларга берникадәр  һөнәри юнәлеш бирү кебек эшләр башкарыла. сыйныф сәгатьләрендә «Мин һәм минем һөнәрем», «Мин кем булырга телим?», «Әтиләр эшен дәвам иттерәбез», «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» һ.б. темаларга төрле чаралар үткәрелә.


Шушы юнәлештә сыйныф җитәкчеләре һәрдаим системалы, даими рәвештә эш алып баралар, киләчәктә оешмаларга кирәк булган хезмәт ияләре турында әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында  тестлар, анкеталар үткәрәләр, һөнәр сайлауда килеп туган сорауларга җавап бирәләр.


Укучыларга яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, билгеле, үзе дә бик яхшы белем алган, заманча технологияләрне өйрәнүче, үз эшенә иҗади якын килүче, укучыга ихтирамлы һәм игътибарлы педагогик кадрларның булуы шарт. Мөгаллим уңышлы эшләсен өчен, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган кабинет, укыту-методик әсбаплар булырга тиеш. Ә болар барысы да безнең мәктәптә тиешле дәрәҗәдә оештырылган.


 Мәктәптә оештырылган эшчәнлекнең югары күрсәткече – узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә, республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кертелүе.


**************************************************************************************************************


Элиза ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Яшел Үзән районы Мулла Иле төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Сөмбел СӘЛӘХИЕВА,
Яшел Үзән районы Мулла Иле төп мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

Бүгенге көндә үзеңә якын булган профессияне сайлау, тормышта үз юлыңны табу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күңелеңә ятмаган һөнәрне сайлау кыйммәткә төшәргә мөмкин: мондый очракта профессиягә өйрәнү теләге дә, гомумән, бу һөнәр буенча эшлә дә чамалы гына була, ул бернинди рәхәтлек китерми.


Илебездәге хезмәт базары торышы, һөнәр сайлаганда, укучылар алдында торган мәсьәләләр мәктәптә профориентацион эшчәнлеккә башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Укучылар мәктәп тәмамлаганда, тиешле белем һәм күнекмәләргә генә түгел, киләчәктә профессиональ һәм иҗтимагый планда үзен таба алырлык шәхси сыйфатларга да ия булырга тиеш. Мәктәптә профильле укыту концепциясе югары сыйныфка килүче укучының үзенә кирәк профильне төгәл билгеләвен күз алдында тота. Бу төп мәктәпкә зур җаваплылык билгели, чөнки VIII-IX сыйныфларда профильле укытуга ныклы хәзерлек алып барылырга тиеш.


Мәктәптә профориентация һәр укучының билгеле бер һөнәр сайлавына юнәлдерелергә түгел, киресенчә, укучыларда аңлы, мөстәкыйль рәвештә һөнәр сайлауга, җаваплылык хисе тоюга китерә торган универсаль сыйфатлар формалаштырырга тиеш.


Профориентацион эшчәнлек – укучыларны төрле профессияләрнең иҗтимагый-икътисади һәм психофизик характеристикалары белән таныштыруга юнәлтелгән укыту-тәрбия системасы ул.


Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Ул дәресләр, дәрестән тыш мероприятиеләр аша тормышка ашырыла. Төп чаралар еллык укыту-тәрбия планында чагылыш таба.


Төп белем бирү мәктәбендә профориентация эше уку-укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары җитәкчелегендә сыйныф җитәкчеләре, китапханәче, предмет укытучылары тарафыннан алып барыла.


Педагогик коллектив алдында торган төп бурычлар булып түбәндәгеләр санала:


- хезмәткә уңай караш тәрбияләү;


- профессиональ эшчәнлекнең асылын аңлату;


- төрле һөнәр ияләре алдында торучы шәхси таләпләр белән таныштыру;


- үзеңнең шәхси мөмкинлекләреңне һәм сәләтләреңне анализларга өйрәтү.


Профориентацион эштә төрле профессияләр турында мәгълүмат җиткерү һәм хезмәт тәрбиясе бирү төп юнәлешләр булып исәпләнәләр.


Профессиональ мәгълүмат бирү юнәлеше һөнәрләр дөньясы, кешегә үзбилгеләнү өчен кирәкле шәхси һәм профессиональ сыйфатлар, төрле уку йортлары һәм профессиягә ирешү юллары, җәмгыятькә кирәкле кадрлар вәзгыяте турында мәгълүмат бирүне үз эченә ала.


Профессиональ тәрбия бирү юнәлеше исә укучыларда һөнәргә омтылыш һәм кызыксыну уятуны күз алдында тота. Бу юнәлештә педагогик эшчәнлекнең асылы укучыларны укыту һәм тәрбияви чараларның төрле формаларында, иҗтимагый файдалы һәм җитештерүче хезмәттә катнашуына, үзләренең көчен актив рәвештә сынап каравына җәлеп ит үгә корылган. Бу чаралар укучыларга практик тә җрибә бирәләр.


Сыйныф җитәкчесе эш барышында укучылар эшчәнлеге һәм үсешен күзәтү, аларның уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек нәти җәләрен өйрәнү, анкета уздыру, укучыларның психологик-педагогик характеристикасын төзү методларын куллана ала.


Шуны искәртергә кирәк: профориентацион эшчәнлек бу эшкә барлык мәктәп коллективы җәлеп ителгәндә генә уңай нәтиҗәгә китерә һәм берничә принципка корылырга тиеш:


1) эзлеклелек һәм даимилек - профориентация эше югары сыйныф укучылары белән генә чикләнергә тиеш түгел. Эш беренче сыйныфтан башланып, чыгарылыш сыйныфларга кадәр дәвам ителә.


2) Укучының яшь үзенчәлекләренә һәм аның белеменә, тормышка карашына, кызыксыну дәрәҗәсенә карап дифференциаль һәм шәхси якын килү.


3) Укучыларга профессиоанль тәрбия бирүдә ата-аналар белән тыгыз элемтә булдыру, төрле эш алымнары куллану.


4) Мәктәп, гаилә, профессиональ уку йортлары, хезмәт мәшгульлек үзәкләре һәм иҗтимагый яшьләр оешмаларының үзара элемтәдә торуы.


5) Профориентациянең тормыш белән бәйлелеге (җәмгыятькә кирәкле кадрлар турында белеп тору).


Мәктәптә бу юнәлештә нинди чаралар үткәрелә соң?


Әлбәттә, алар бик күп төрле: сыйныф сәгатьләре, электив курслар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздыру, профориентация почмагы ясау һәм анда мәгълүматларның яңартылып торуы (төрле һөнәрләр, хезмәт базары, һөнәргә өйрәтү учреждениеләре турында белешмә һ.б.), психофизиологик диагностика алып бару, укучыларның уңышлары һәм эш нәтиҗәләрен чагылдырган портфолиоларны даими рәвештә тулыландыру, укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм медицина күрсәткечләренә карап профессияне билгеләү, ата-аналар, балалар белән бергә әңгәмәләр, җыелышлар үткәрү, чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәккә планнары белән танышу, төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу, һөнәри уреждениеләргә экскурсияләр оештыру һәм төрле һөнәр вәкилләре белән очрашу, аларның эшчәнлеген өйрәнү һ.б.


Күп очракта сайлап алынган профессия кешенең киләчәктәге тормыш юлын билгели, шуңа күрә укучыны мөмкин булган хаталардан саклап калу, күңеленә якын булган һөнәрне сайлауда ярдәм итү – мәктәпнең төп бурычларыннан берсе.


******************************************************************************************************************


Гөлнара МӘГЪДӘНУРОВА, Актаныш  районы Киров урта  мәктәбенең  биология һәм химия  укытучысы

 Профильле укыту – мәгарифне яңартуның төп юнәлешләреннән берсе. Моның төп мәгънәсе – укучыларны базар мөнәсәбәтләре шартларында социальләштерүгә бәйле рәвештә, укытуны индивидуальләштерүгә йөз тоту. Бу исә гомуми белем мәктәбен тәмамлаучыларның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга тиеш.


Профильле укыту укучының үзенә һөнәр сайларга мөмкинлек тудыра, чөнки ул, укытуның актив методларын  һәм формаларын кулланып, укучыларның танып-белү һәм гамәли эшчәнлеген үстерүне күз алдында тота. Илдә бара торган мәгарифне үзгәртеп кору, модернизацияләү, барыннан да элек, табигать фәннәренә кагыла.  Укытучы укучыларны заманга ярашлы, тормышта куллана алырлык белемнәр белән коралландырырга тиеш.


Укучыларда һәм укытучыларда  кызыксыну булганда гына һәрбер яңалык гамәлгә ашырыла ала. Профильле укытуга уңай мөнәсәбәт, кызыксыну булдыру, бу эштәге кыенлыкларны һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыклау мөһим.


Билгеле бер профиль юнәлешен  сайлаган мәктәпләрдә педагогларның профильле укыту белән кызыксынуларын да арттыру күздә тотылырга тиеш.  Моның өчен профильле укытуга күчкәндә эшләнәчәк эшләр, кызыксындыру чаралары билгеләнә, шушы юнәлештә мөстәкыль эзләнүләр, IXсыйныф укучылары өчен кызыклы электив курслар, профильле курслар буенча белем бирә торган укытучыларның иҗади  эшләре хуплана, иҗади эшчәнлек өчен шартлар тудырыла.


Бүгенге көндә авыл мәктәбенең нинди дә булса профиль буенча эш алып баруы – бу мәктәп җитәкчелегенең һәм белем бирүче укытучыларның батырлыгына тиң.


Безнең мәктәп инде 2005 елдан  бирле агропрофиль юнәлешендә эш алып бара.  Димәк, бу юнәлешкә хас булганча, IX сыйныф укучылары өчен «Декоратив үсемлекләр» һәм «Экология һәм кеше» дигән электив курслар алып барыла. Төп фәннәрдән тыш, X – XI сыйныф укучылары биология фәнен тирәнтен үзләштерә (атнага 3 дәрес), агрономия нигезләре, терлекчелек нигезләре, авыл хуҗалыгы техникасы фәннәре укытыла. Агропрофиль  юнәлешендә укытуга ата-аналар һәм укучылар үзләре дә ике төрле карашта: берләре бу юнәлешкә уңай якын килсә, икенчеләре өстәмә дәресләр керү укучыга төп фәннәрдән БДИна әзерләнергә комачау итә дип тә уйлый. Авыл җирлегендә укучылар саны аз булганлыктан, укучы төрле юнәлеш сайлый алмый. Минемчә, профиль буенча укыту биологиядән БДИ бирүче укучыларга, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча махсус урта һәм югары укуйортларына китүче укучыларга  бик уңай. Ел саен мәктәбебездә 2 – 4 укучы биологиядән БДИ сайлый һәм, әйтергә кирәк, начар нәтиҗә күрсәтмиләр. Моннан тыш, укучыларыбыз  бик теләп төрле конференцияләрдә катнашып килә. Мәсәлән,  укучыларның Казанда һәм Мөслимдә үткән экологик конференцияләрдә «Туфракның эдафик факторлары» дигән проект эше белән катнашып,    Фәридә Вәлитова,  Актанышта үткән  «Без яшь, без сәләтле...» дигән фәнни-эзләнү конференциясендә «Су – яшәү чыганагы» проект эше белән Нәзирә Хафизова, «Лишайниклар һәм биоиндикация» проект эше белән катнашып,   Гөлдания Бикемова  Дипломнар белән бүләкләнде. Районда үткән «Чиста табигать» дип аталган экология буенча видеороликлар конкурсында   Нурзилә Гыйздуллина II урынга лаек булды.


Авыл хуҗалыгын чын күңелдән яратучы,  авыл хуҗалыгы тормышына һәм эшчәнлегенә яраклаша белгән, туган җирне һәм аның байлыкларын яратучы, сак караучы, хезмәт сөючән кеше тәрбияләү профильле укытуның төп бурычлары булып тора.  Агропрофиль юнәлешендә белем бирү генә аз, укучылар күпмедер дәрәҗәдә алган белемнәрен практикада да куллана белергә тиеш. Шуларны тормышка ашыру максатыннан чыгып, мәктәбебездә берничә ел инде  бозаулар һәм куяннар асрала, быел умарталар торгызылды. Бу зур һәм файдалы эштә «Актаныш» агрофирмасы зур ярдәм күрсәтә. Шул исәптән авыл хуҗалыгы юнәлешендә укырга китүчеләргә дә ярдәм итә.


 Мәктәп яны тәҗрибә участогы да – горурлыгыбыз.  2,5 га мәйдан биләгән мәктәп бакчасында  җиләк-җимеш бүлеге, теплица, географик мәйданчык, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Шушы  участокта  укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән бергә эшләп, кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерә, төрле тәҗрибәләр үткәрә. Бу да укучыларны авыл тормышына әзерләргә  булышлык итә. Шулай ук укучыларыбыз урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчеләре булып, ындыр табагында бик теләп эшлиләр, җәй буе ат, сыер көтүләре көтәләр.   Ә көз көне бәрәңге, чөгендер алуда,  аеруча активлык күрсәтеп, ширкәтебезгә теләп булышалар. Хезмәтебезне күреп бәяли беләләр, вакытында укучылар хезмәт хакы алып, әти-әниләрен сөендерәләр.


Агротехнологик юнәлештә белем алып, киләчәккә һөнәр сайлаган һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле уку йортларына кергән укучыларыбыз да күп. Алар арасында ветеринария табиблары, медиклар, агрономнар, заводларда авыл хуҗалыгы  продукциясен җитештерү белгечләре, механиклар, фармацевтлар бар.


Мәктәп укытып тәрбияләгән укучылар әхлаклы, мәдәниятле, кайсы гына өлкәдә эшләсә дә заманча технологияләргә нигезләнеп эш итә белүче,  тирән белемле, җирне, хезмәтен яратып башкаручы кеше булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ