Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мохитендә компетентлы шәхес тәрбияләү үзенчәлекләре

Тәнзилә Рәхимҗан кызы ҖИҺАНГӘРӘЕВА,Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стажы – 3 елУкучы баланың камил шәхес булып җитешүен компетенцияләргә бәйләп аңлатырг...

Тәнзилә Рәхимҗан кызы ҖИҺАНГӘРӘЕВА,


Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 Педагогик стажы – 3 ел



Укучы баланың камил шәхес булып җитешүен компетенцияләргә бәйләп аңлатырга мөмкин. Уку-укыту процессына килеп кергән “компетентлы укытучы”, “компетентлы шәхес” сүзтезмәләрен ясалма термин итеп кенә карарга ярамый. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Заманның катгый таләбе шуннан гыйбарәт.


... Кайбер балаларга юнәлеш бирү дә җитә, кайберләреннән катгый таләп итү сорала. Авыл мәктәбе укытучысы буларак, мин үземнең беренче вазифамны түбәндәгечә күзаллыйм: миндә укып, белем алып, мәктәптән киткән бала кыенлыклар алдында югалып калмыйча, үз максатына ирешеп яши белергә тиеш. Ул үзен белемле, сәламәт, акыллы һәм нык итеп хис итсен, көчле рухлы кеше булсын. Үз укучыларымны карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәтәм. Интернет-ресурсларны эш өчен, тормыш өчен куллана белүләрен телим. Бу өлкәдәге таләпләрем һәм өйрәтүләрем: төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп табу, информацияне сайлап алу, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белү.


Авыл баласы шәһәрнекеннән мохит-тирәлек йогынтысының тарлыгы белән аерыла. Әйтик, халкы йөз, ике йөз кешедән артмаган авылда үскән баланың күргәне, күзәтеп яшәгән тормышы да шул тирәлек күләмендә генә. Ул шәһәр баласы кебек, социум төрлелеген, ситуация вариантларының күплеген күреп, кичереп һәм белеп яшәмәгән. “Бөтенләй таныш түгел!” - дип тә әйтә алмыйбыз... Мәктәпне тәмамлап, туган авылыннан 40–60 чакырымдагы район үзәгенә чыгып китсә дә, зур-зур шәһәрләргә барып җитсә дә, бала югалып калмаска тиеш. Моның өчен минем укучым уйлый, фикер йөртә белергә, үз фикерен аңлата, дәлилли белергә, үзбәя сыйфатына ия булырга, башкаларның эш-гамәлләрен, фикерләрен реаль бәяли алырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлсен өчен балада уйлау, анализ-синтез фикер, сөйләм теле күнекмәләре нык үскән булу шарт. Бу очракта, “яхшы укучы бала”, “фәннәрне авыр үзләштерүче бала” бүленешен читкә куябыз. Әлеге шартлар, минем фикеремчә, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсенә бәйсез дә үтәлергә тиеш. Уйлау, фикерләү сәләтен логик (математика, физика кебек фәннәр) яисә, сөйләм телен камилләштерүне гуманитар предметларны шәп белүче балаларга гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Һәр баланың интеллектуаль кырын, һәр укучының кузаллавын киңәйтү максатын куеп эшлим. Моңа шәхси тәҗрибәм барышында өйрәндем. Әлбәттә, чор һәм вакыт та үз таләпләрен куя. Аларны да үз позициям белән аваздаш икәнен тоям. Чөнки бүгенге көндә кулланышка кергән, уңышлы гына сынала барган ФГОС таләпләренең минем эш позициясе белән аваздаш икәнен тоемлыйм. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы – бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота, укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек  тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.


Яңа стандартлар уку-укыту системасының эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтү түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштыру, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булу – бүгенге көндә һәрберебез алдында торган бурыч. Үземнең эш алымнарымны тулысынча үзгәртү таләп ителмәде. Әмма, яңа ысуллар-алымнарны өйрәнеп, камилләшү һәм сынап карау этабы әле узылып бетмәгән.


Тагын бер зур гына каршылык бар. Ата-аналар белән эшләү яңа стандартларның асылына төшендерүдән башланса, аларга яңа таләпләргә психологик яктан яраклашырга ярдәм итү формасында дәвам ителә. Киңәшләр бирелә, махсус консультацияләр үткәрелә. Укучым һәм аның гаиләсе ФГОС, БДИ кебек төшенчәләрдән курыкмыйча яшәсеннәр һәм аларны “иң зур киртә” итеп кабул итмәсеннәр иде. Авыл укучысы, авыл мәктәбе даирәсендә бу хакта “Без дә бар да яхшы һәм әйбәт” дип мактанып булмый. Белемгә ихтыяҗ тоеп, аңа омтылып, белгәннәрне камилләштереп уку-укыту шартларын үтәгәндә генә әлеге психологик ныклыкка ирешеп булачак. Авыл баласының укуга, камиллеккә омтылышы артсын, ул бала үзенең белемле киләчәген күзаллап үссен. Балага “белемле һөнәр иясе”, “яңа технологияләр”, “роботлы киләчәк” кебек төшенчәләрне реаль җирлектә аңлату һәм сеңдереп үстерү зарурлыгы килеп басты. Элекке чордагы кебек, “курслар үтеп механизатор булам” дигән позиция хәзер актуаль түгел! Катлаулы системага корылган авыл хуҗалыгы механизациясе тирән белемле, акыллы белгечләр тәлап итә. Авыл баласы ни өчен белем алганын, ул белем ник кирәк булачагын һәм белемле булуның кадерен аңлап үссен, аңлап укысын. Мин бу таләпне укучыларымның аңына сеңдерәм.


Йорт төзегәндә нигез нык булырга тиеш. Авылыбыз, киләчәгенең төп нигезен бүгенге көн укучы балаларыбыз тәшкил итәчәк. Нигезебез нык булсын, авылларыбыз заманга, милләтебезгә лаек белемле һәм эшлекле улларыбыз-кызларыбыз белән горурлансын!



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ